Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Халыклар дуслыгы — илебезнең байлыгы
13.07.2023

Халыклар дуслыгы — илебезнең байлыгы

21-25 июньдә Чувашия Республикасының Чебоксар шәһәрендә «Диалог культур» дип аталган Бөтенроссия милләтара яшьләр лагере узды. Лагерьда Россия төбәкләреннән һәм җиде чит илдән килгән 150 делегат катнашты. Лагерьны үткәрү максаты – милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләрнең игътибарын төрле халык мәдәниятләренә һәм традицияләренә җәлеп итү. Катнашучыларны иҗади конкурс нәтиҗәләренә карап сайладылар. Моның өчен милли костюмда иҗади номер яздырып, оештыручыларга видео җибәрергә кирәк иде. Чебоксарда оештырылган әлеге лагерьга Удмуртиядән 5 кешегә бару бәхете елмайды. Шуларның икесе – удмурт, мари, бисермән кызлары һәм мин – татар.

Ижаудан Чебоксарга хәтле без 5 сәгать поездда һәм 3 сәгать автобуста бардык. Бер-беребез белән юлда таныштык. Виолетта Анисимова – удмурт кызы. Ул Удмуртиянең «Шунды» (Кояш) яшьләр оешмасы рәисе. Мария Дмитриева да – «Шунды» оешмасы әгъзасы. Надежда Сидорова – Юнда авыл мәдәният йорты, бисермән мәдәният үзәге җитәкчесе. Роза Шамшетова – «Ужара» (Таң) мари яшьләре берлеге әгъзасы. Без тиз арада уртак тел таптык, дуслаштык. Уйласаң, Удмуртия Республикасында гына 120дән артык милләт яши икән.

Әле лагерьга килеп тә җитмәдек, ә аның файдасы инде сизелә дә башлады. Мәсәлән, мин бисермәннәр турында үзем белмәгән мәгълүмат алдым. Башкалар Удмуртиядә «Яңарыш» татар газетасы нәшер ителгәнен белделәр.

Чебоксарда безне «Чувашия» отеленә урнаштырдылар. Ә чаралар Чуваш Республикасы Милли китапханәсендә үткәрелде. Беренче кичне  катнашучыларга лагерь символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр өләштеләр, төркемнәргә бүлделәр. Аннары бер-беребез белән танышуга юнәлдерелгән уеннар уздырдылар. Психолог-педагоглар дуслык атмосферасы булдыра алдылар. Ахырда без бер гаилә кебек булдык.

Икенче көнне лагерьның рәсми рәвештә ачылу тантанасы үтте. Катнашучылар барысы да милли киемнәрдән килделәр.

«Барлык халык вәкилләренең дә басып, Россия гимнын җырлаулары бик матур күренеш булды! Бу вакытта миндә горурлык хисе уянды, үзебезнең, чыннан да, бердәм һәм көчле халык икәнлегебезгә инандым!»

Милли киемнәргә карап, мин башка төбәкләрдән килгән татарларны таптым.

Азат Кәлимуллин лагерьга Казан шәһәреннән килгән. Ул 7 елдан артык «Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе» иҗтимагый оешмасына керә. «Ассамблеяда без төрле чаралар, форумнар оештырабыз, Татарстан Республикасында милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту эшен алып барабыз. Лагерь яңа кешеләр белән танышырга, белемнәремне арттырырга ярдәм итәр дип уйлыйм», – диде ул.

Ризилә Шршаның фамилиясен ишеткәч, мин бик гаҗәпләндем. Аның татар булуына да шикләндем. Ул үзенең ерак бабасы чуваш бизәкләре белән шөгыльләнүен, «Шарса» дип аталган тәңкәләр муенсасы ясагач, аның үзен дә «Шрша» дип йөртүләрен сөйләде. Фамилия дә шулай барлыкка килгән. «Миңа лагерьда катнашырга тәкъдим иткәч, мин озак уйладым, ләкин соңыннан юкка килмәгәнемне аңладым. Бу аралашу, үсеш һәм эшчәнлекне үзгәртү өчен яхшы мөмкинлек. Чара да югары дәрәҗәдә оештырылган», – диде Ризилә.

Лагерьда катнашучылар өчен Чуваш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Тантанага Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин, Чувашия Респуб­ликасы башлыгы Олег Николаев, «Россия чувашларының федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе, Россия Герое Николай Гаврилов  килгәннәр иде. Алар катнашучыларны сәламләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр. Сораулар төрле иде: Россиядә милләтара мөнәсәбәтләр, киләсе елда лагерьның кайда узуы, Чувашия Респуб­ликасында яшьләргә ярдәм итү һәм башкалар. Шулай ук катнашучылар «Чебоксарда экскурсиягә кая барырга була?» – дип сорадылар.

«Чебоксарда Василий Чапаев туып-үскән. Бүген шәһәрдә аның музее бар. Чуваш милли музеенда «Россиянең чигелгән картасы» бар. Ул илебезнең күптөрлелеген, аның күпмилләтлелеген һәм көчен чагылдыра. Шуларны һичшиксез күреп кайтырга кирәк»,  – дип аңлаттылар спикерлар.

Очрашудан соң без икътисад фәннәре кандидаты Светлана Астахова җитәкчелегендә милләтара темаларга проектлар язарга өйрәндек, нинди грантлар барлыгын, аларны ничек алырга мөмкин булуын белдек. Шул ук көнне безгә шәһәрне күрсәттеләр. Чебоксар буенча экскурсия бик ошады. Бик чис­та, матур шәһәр. Биредә яшәүче кешеләр дә ачык, игелекле. Йөреп, аякларыбыз аргач, без кире китапханәгә кайттык. Биредә «Этноквиз» дип аталган уенның беренче турында  милли костюмнарны, икенчесендә – шәһәрләрне, өченче турда халыкларның милли тормышын ничек белүебезне сынадылар. Иң күп балл җыйган команда «Что? Где? Когда?» уенында Бәллүр ябалак иясе Алена Повышева белән уйнады. Уенда татарлар турында да сораулар бар иде. Мәсәлән, Урта Идел буе һәм Урал татарлары яз көне бәйрәмдә авылдашларының йорт­лары буйлап бәхет, иминлек һәм уңыш теләп, аларны җыярга йөргәннәр. Бу нәрсә? Ә сез беләсезме? Җавап: тавык йомыркасы.

Өченче көн физик күнегүләр ясаудан башланды. Чувашия фитнес-аэробика федерациясе президенты Оксана Вербина  лагерьда катнашучыларга көне буена күтәренке рух бүләк итте. Иртәнге аштан соң, без тагын кызыклы очрашуга киттек. Лагерьга Александр Цыпкин килде. Ул – Россия язучысы, публицист һәм стратегик коммуникацияләр буенча эксперт. Бу кеше шәхси брендны ничек югары дәрәҗәгә чыгарырга һәм башкалардан ничек аерылып торырга икәнен төгәл белә. Аның чыгышы бик файдалы булды.

«Мәсәлән, Цыпкин барлык очрашулардан максималь файдаланырга киңәш итә: «Кайбер очрашулар сезнең тормышыгызны кискен үзгәртә ала»» , – ди ул.

Язучы хәзерге чынбарлыкка туры килә торган бик күп киңәшләрен дә бирде. Катнашучыларның хәтерләрендә бу очрашу бик озак сакланыр.

Кызыклы шәхес белән очрашу дүртенче көнне дә булды. «Хәзерге заман яшьләренең иҗади потенциалы» дип аталган очрашуга Совет һәм Россия театр һәм кино актеры, Россия Федерациясенең халык артисты Владимир Стеклов килде. Ул катнашучыларга яраткан шигырьләрен укып илһамландырды һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

24 июньдә  Чувашиядә яшәүчеләр Респуб­лика көнен бәйрәм итәләр. Чебоксарның кызыл мәйданында зур сәхнәдә концерт оештырылды. Бәйрәм белән котларга бик күп регионнардан төрле ансамбльләр килгән иде. Мәсәлән, сәхнә артында без Удмуртиянең Завья­лово районыннан «Марӟан» Халык җыр һәм бию ансамблен, Татарстан Республикасы Мамадыш  районыннан «Нократ бизәкләре» халык җыр һәм бию ансамблен очраттык. Делегатларга да концертта катнашырга мөм­кинлек бирелде. 4 көн өчендә без бер сә­гатьлек концерт әзерләдек. Биредә милли кос­тюмнарда дефиле, төрле телләрдә җырлар, милли халык биюләре күрсәттек. Соңгы номерда Россия субъектларының 89 флагы бе­лән сәхнәгә чыктык. Төрле халыкларның бергә, янәшә басып торулары бу көнне аеруча мөһим иде.

Соңгы көнне лагерьда күңелле, ләкин бераз моңсу да иде. Кайтырга вакыт җитте. Дүрт көн өчендә без дуслаштык, бер гаилә кебек булдык. Саубуллашканда, телефон номерларын языштык, бер-беребезгә кунакка йөрергә сөйләштек.

Озын юлга карамастан, Бөтенроссия милләтара яшьләр лагерена барганыма һич кенә дә үкенмәдем. Сәфәр яңа дус­лар, яңа белем, күңелле хатирәләр бүләк итте. Биредә мин илһам алдым һәм башка милләт кешеләре белән аралашкан вакытта үзем өчен кыйммәтле тәҗрибә тупладым. Милләтләр  арасында һәрвакыт дуслык мөнәсәбәтләре булырга тиеш. Без бер-беребезне ишетеп, хөрмәт итеп, диалог төзи белергә тиешбез. Шул вакытта гына без бердәм булырбыз.

Раилә Рәфыйкова.