Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Диспансеризация мең бәладән коткара
1.02.2023

Диспансеризация мең бәладән коткара

Удмуртиядә профилактик медицина тик­шерүләре уздыру эше дәвам итә. 2023 елда республикабызда яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк булган 428 713 кеше диспансеризация һәм профилактик медосмотр уза алачак.

Диспансеризация Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәргән «Сәламәтлек саклау» милли проекты нигезендә гамәлгә ашырыла. Барлык профилактик чараларның төп максаты – кан әйләнеше системасы авырулары, шикәр чире, үпкә һәм яман шеш авырулары кебек җитди чирләрне иртә чорда ачыклау. «2022 ел нәтиҗәләре буенча, диспансеризация һәм медосмотрны Удмуртиядә 321,9 мең кеше узган, аларның 50 503ендә авыру очрагы ачыкланган. Шул исәптә кан әйләнеше системасы авырулары – 13 742 очрак, шикәр диабеты – 1248, яман шеш очрагы 383 очрак теркәлгән. Шуларның 70%ы – башлангыч стадиядә.

Барлык пациентлар да вакытында табиблар күзәтүе, тикшерүләр уза һәм тиешле дәвалау ала. Агымдагы елда да республикабыз халкын үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга һәм хастаханәгә тикшеренүгә килергә чакы­рабыз», – ди Удмуртия сәламәтлек саклау ми­нистры вазифаларын башкаручы Наталья Яки­мова.

Диагностик тикшеренүләр төрләре җенес һәм яшькә бәйле. Профилактик медосмотр — ул тагын да таррак тикшеренү. Аңа анкеталаштыру, гәүдә озынлыгы, тән авырлыгын, кан басы­мын, күзнең басымын (40 яшьтән) үлчәү, флюорография, ЭКГ, кандагы глюкоза һәм холестеринны билгеләү, табиб-гинеколог, терапевт каравы керә. Әгәр тикшерү вакытында нинди дә булса авырулар булуга шик булса, пациент өстәмә тикшеренүләргә җибәрелә. Ковид авыруы кичергән кешеләр тирәнтен диспансеризация узарга мөмкин.

Диспансеризацияне 18-39 яшькә кадәргеләр – өч елга бер; 40 яшьтән – ел саен; ковид белән авырганнар сәламәтләнгәннән соң 60 көннән соң узарга мөмкиннәр.

Диспансеризация узу өчен «Госуслуги» дәүләт хезмәтләре порталы, төбәк порталы, регистратура яки Удмуртия Сәламәтлек саклау министрлыгының колл-үзәге телефоны буенча 8-800-100-24-47 язылырга була.