Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Дмитрий Медведев — Ижауда
25.01.2023

Дмитрий Медведев — Ижауда

Дмитрий Медведев автоматларның һәм снайпер винтовкаларының яңа модельләрен, сугыш кирәк-яракларын, «Калашников» концернының перспективалы эшләнмәләрен карады. Эш төркеме утырышында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов, Россия Федерациясенең куркынычсызлык советы, финанс министрлыгы, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, хезмәт һәм ведомство җитәкчеләре катнашты. «Без Ижауда – танылган «Калашников» концерны территориясендә җыелдык. Биредәге техниканы карап чыктык. Махсус хәрби операция барышында аеруча таләп ителгән пилотсыз очу аппаратларына ихтыяҗ булганын истә тотып, шуларны җитештерү турында сөйләшәбез. Сүз меңләгән берәмлек корал турында бара, һәм, әлбәттә, ел ахырында ирешелгән темпны саклап калырга кирәк», – диде Дмитрий Медведев.
«Калашников» концернында югары төгәллекле сугыш кирәк-яраклары һәм күчмә зенит-ракета комплекслары җитештерелә. Шулай ук автоматларның һәм снайпер винтовкаларының яңа модельләре җитештерү җайга салынып, дәүләт оборона заказы тулы күләмдә үтәлде. 2022 елның 23 декабрендә оборона министры Сергей Шойгу Үзәк хәрби округы гаскәрләренә эш сәфәре вакытында «Калашников» концерны предприятиеләрендә дәүләт оборона заказының үтәлешен тикшергән иде. Министр җитештерүнең технологик процессы, шул исәптән ату коралларының ахыргы җыю линиясе белән танышты һәм 2023 елга Удмуртия предприятиеләре өчен дәүләт оборона заказы шактый арттырылды. Бу уңайдан заводларда 1800 дән артык эш урыны барлыкка килде.