Эзтабарлар – һәрвакыт эзләнүдә
«Долг» эзтабарлар оешмасы үзенең 35 нче сезонына әзерләнә. Өч дистә елдан артык булган тарихында «Долг» оешмасының егетләре-кызлары яу кырында ятып калган 6000нән артык солдатны табып, җир куенына куйды. Билгесез югалган бихисап солдатларның исемнәрен ачыклап, якыннарына җиткерде.
Эзтабарлар оешмасы җитәкчесе Фаил Ибраһимов экспедицияләрдә катнашкан яшьләргә илебез өчен иң ачы еллар турында мәгълүматны тере тарих җирлегендә аңлата. Быел Удмуртиядә Яшьләр елы игълан ителгәч, патриотик тәрбия бирү аеруча мөһим. «Оешма аша күпме балалар узды. Минем өчен бу – иң мөһиме. Сөйләп кенә патриотлык хисләре тәрбияләп булмый. Бөек Ватан сугышы турында да бер-ике дәрестә генә сөйләп бетереп булмый. Ә менә бәрелешләр булган урында солдат котелы, кружкасын тапсалар, аның нинди хәлдә икәнен күрсәләр – шул вакытта сугышның нинди ачы хәсрәт икәнен аңлатып була. Сазлыклы җирдә учак ягып булмаганын да үз күзләре белән күрәләр. Без җылы палаткаларда яшибез. Ә солдатларның шинельдән кала берни дә булмаганын сөйлим. Чокыр казый башласалар, анда – су. Безнең әби-бабайларның җиңүгә нинди хәсрәтләр, авырлыклар аша ирешкәннәрен балалар үзләре аңлыйлар. Яшьләр, чыннан да, Бөек Ватан сугышы белән кызыксыналар. Оешмага йөрүчеләрнең дә гаиләләрен ачы сугыш еллары читләтеп үтмәгән. Яу кырларындагы экспедициядән соң егет-кызларның фикерләү рәвеше бөтенләй башкача», – ди Фаил әфәнде. Егетләр моны үзләре дә раслый.
Роберт Миңнуллинның да ике карт бабасы Ватан өчен көрәшкән. Берсе мәңгелеккә яу кырында ятып калган. Шуңамы, тарихның әлеге дәһшәтле өлешен ныклап өйрәнә ул. Узган ел беренче тапкыр экспедициягә чыккан. Юлы уңган. «Беренче медальонны ялгыш кына таптык. Нәкъ минем янда булып чыкты. Тик бәхет миңа елмаймады, аны башка кеше казып чыгарды. Ә аннан ерак түгел тагын бер медальон ята иде. Җитәкчебез: «Беренче тапкыр бер солдатның ике медальонын таптык», – диде. Кичкә кадәр медальоннарны ачарга ярамый иде. Шуңа күрә лагерьга кайтуны түземсезләнеп көттек. Кайчагында медальоннар буш була. Ә бу юлы икесе эчендә дә кәгазь бар иде, тик аларның берсенә генә язылган иде. Экспертиза үткәреп, расшифровка ясадык», – дип сөйләде Роберт. Экспедициягә тагын барырга әзерләнүен дә яшерми егет. «Әби-бабайларга илебезне дошманнардан азат иткәнгә бик зур рәхмәт. Экспедицияләр вакытында тере тарих белән очрашабыз. Алга таба Любань белән Санкт-Петербургка гына түгел, ә тагы да ераккарак, бәрелешләр барган башка урыннарга да барырга телим», – ди ул.
Дөрестән дә, бу елларда хәбәрсез югалган меңләгән сугышчының исемнәрен ачыклап, аларның гаиләләренә күпме көтелгән хәбәр җиткергән эзтабарлар. Табылдыклар арасында сирәк очрый торган солдат медальонын табу – аеруча зур сөенеч. «Без хәзер 1943 ел буенча эшлибез. Ә 1943 елдан башлап, мондый медальоннар бирүне бетерәләр. Шуңа күрә, балалар аларны табуны зур өмет белән көтәләр. Ә тапсалар, бөтен урманга «Медальон», – дип, куанып кычкыралар. Әгәр медальонда солдатның исеме сакланган икән, димәк, 80 елдан соң без аның туганнарын табып, җирли алабыз дигән сүз. Әйтерсең лә шушы медальон аша солдат безгә хат суза: мин монда ятам, минем исемне белегез», – дип сөйләде Фаил Ибраһимов.
Яшьләргә патриотик тәрбия бирү өстендә эшләүче, аларны тарих белән якыннан таныштыручы «Долг» оешмасына, җитәкчесе Фаил әфәндегә, эзтабарларга уңышлар теләп калабыз!
Хәмидә Гайфуллина.