Юллар төзекләндерелә
Глазов шәһәрен урап узучы юлны төзекләндерү эшләре төгәлләнде.
18 июнь көнне “Ижау” юл төзүче подрядчы оешма кабул итү комиссиясенә чираттагы объектны уңышлы тапшырды. Төзекләндерелгән юл участогының озынлыгы – 3 чакрым. Эш барышында төзүчеләр юлның иске өске катламын кырып алып, тигезләп, яңа асфальт түшәгәннәр, юл кырыйлары ныгытылган, автотрассадан төшү урыннары җайланган. Глазов шәһәрен урап узучы юлны төзекләндерү Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Тулаем алганда, әлеге проект буенча агымдагы елда Удмуртиядә 94,2 км озынлыктагы 23 участок төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә төзекләндерү эшләренең гомуми үтәлеше 35% тәшкил итә.





