Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Шикле әйберне калдыру яхшырак
6.07.2023

Шикле әйберне калдыру яхшырак

Бүгенге көндә Ислам дине, шәригатебез кагыйдәләре турында күп уйдырмалар, ялгыш фикерләр ишетергә мөмкин. Өстәвенә, көн саен диярлек алга китешләр, үзгәрешләр булган гасырда яшибез. Кайбер мәсьәләләрдә хәтта дин галимнәренә дә төгәл җавап бирү авыр. Мин үземне, дус­ларымны кызыксындырган сораулар турында Ижау Җәмигъ мәчете имамы, Удмуртия Диния нәзарәте секретаре Фәнзил хәзрәт Гарипов белән сөйләштем. Ул биргән җаваплар газета укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйм.

– Фәнзил хәзрәт, сәдаканы кайсы кул белән бирергә һәм бу вакытта нәрсә әйтергә кирәк?

– Әлбәттә, моны уң кул белән эшләү яхшырак. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдистә: «Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә Үзенең күләгәсе астында җиде кешене яшерәчәк», – дип әйткән. Һәм аларның берсе, сәдаканы бөтен кешедән яшереп, хәтта уң кулы биргәнне сул кулы белмәгән кеше булачак, ди. Сәдака биргәндә: «Бисмилләһ» (Аллаһы Тәгаләнең исеме белән) дип әйтү яхшы. Чөнки кешенең кылган һәр гамәле үзенең байлыгын, мөлкәтен күпме сарыф итә алуын күрсәтер өчен түгел, ә ихластан һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен булырга тиеш. Шуңа күрә «Бисмилләһ» дип әйтү яхшырак. Кеше сәдака кабул иткәндә, уң кул белән алса, дөресрәк. Шәригатебездә барлык чиста эшләр уң кул белән башкарыла. Барлык пычрак эшләрне без сул кул белән эшлибез. Мәсәлән, тәһарәт алганда уң яктан башлыйбыз. Сул кул белән борын сеңгерәбез. Сәдаканы кабул иткәндә: «Аллаһ кабул итсен», – дип әйтү яхшырак булыр. Кешегә түбәндәгечә рәхмәт әйтергә була: «Аллаһның рәхмәте булсын», «Аллаһ синнән кабул итсен».

– Исламда гаиләнең никах белән яшәве мөһим. Ни өчен? Рәсми төстә язылышып, никахсыз яшәргә ярыймы?

– Никах – ул намаз, ураза, зәкят, ата-аналарының, балаларының хокукларын үтәү кебек үк Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу. Аллаһы Тәгалә безне ир-атлар һәм хатын-кызлар итеп барлыкка китергән. Шулай ук Аллаһы Тәгалә безгә гаиләләр булдырырга кушты. Раббыбыз Коръәндә: «Аллаһының кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһының үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәһи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһының бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр», – дип әйтә (Рум сүрәсе, 21нче аять).

«Ир белән хатын никахлашып, гаилә коргач, алар бер-берсендә тынычлык табалар. Икенчедән, бу гыйбадәт булгач, никахка кадәр ир һәм хатын бер-берсе өчен тыелган (хәрәм) булалар. Ягъни, исламда никахка кадәр ир белән хатын-кызга бөтен төрле якынлык та (кочаклашу һ.б.) тыелган. Чөнки бу зина кебек авыррак гөнаһка китерергә мөмкин. Ләкин никах йоласы Аллаһы Тәгалә алдында башкарылганда, кешеләр аның боерыгын үтиләр һәм бер-берсенә хәләл булалар. Шуңа күрә, никах бик җитди, мөһим гыйбадәт кылу булып тора, аңа зур игътибар бирергә кирәк.» 

– Хәзер катнаш парлар арасында да никах укытучылар күп. Шул ук вакытта алар никах укытсалар да, барыбер үз динебездә калдык дип уйлыйлар. Бу дөресме?

– Монда кеше үз файдасы өчен генә никах ясый. Бездә, Удмуртия мөселманнары Диния идарәсендә кабул ителгәнчә, никах алдыннан яшьләр белән әңгәмә үткәрелә. Имамнар никахның нәрсә икәнен, аның шартларын, ничек башкарылуын, кем ул Аллаһ, ни өчен Аңа табынырга кирәклеген аңлаталар. Никах шартларының берсе: яшь пар мөселман булырга тиеш. Әгәр бу шарт үтәлмәсә, ягъни аларның берсе: «Мин исламны кабул итмәячәкмен», – ди икән, ул чакта мондый никах дөрес түгел. Ягъни, андый кешеләргә никах укылмый. Иң кызыгы: хәтта Удмуртия Епархиясе митрополиты да шундый ук кагыйдәләр яклы, катнаш парларны никахлаштырмыйлар. Без дә бу кагыйдәне үтибез. Әгәр дә инде, мөселман булмаган кеше ислам кабул итәргә риза булса, без никах укыйбыз. Ләкин кеше: «Юк, мин үз динемне калдырмаячакмын», – ди икән, мондый очракларда никах укымыйбыз. Әгәр дә, ниндидер имам бу шартлар үтәлмәгән рәвештә никах укый икән, ул моны бары тик үз файдасы өчен генә эшли дип уйлыйсы кала. Һәм ул, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачак.

– Кеше гомерендә бер тапкыр булса да Аллаһы Тәгаләгә дога кылган икән, аны мөселман кануннары буенча күмәргә ярый, диләр…

– Җирләү мәсьәләсе бик җитди, аны яхшы аңларга, кешенең мөселман яки мөселман булмаганына карарга кирәк. Әгәр дә кеше үзенең барлыкка китерүчесе Аллаһ икәнлеген, аңа гына табынырга кирәклеген аңласа, иманның 6 нигезенә ышанса, намаз, ураза, зәкят, хаҗ турында белсә һәм боларның барысын да кабул итеп, Аллаһка ышануын барлык гамәлләре белән күрсәтсә – ул мөселман була. Әгәр дә кеше исән чагында: «Мин Аллаһка ышанам», – дип әйтсә, без аны мөселман дип саныйбыз. Чөнки ул үз иманын сүзләре белән раслады. Әйе, бәлки ул намаз укымагандыр, бәлки Рамазан аенда ураза тотмагандыр, бәлки ул ата-анасына начар мөгамәләдә булгандыр һ.б. Әмма начар гамәлләре өчен ул үзе җавап бирәчәк. Безнең бурыч – аны соңгы юлга озату. Әгәр дә исән чагында әби яки бабай үз балаларына, якыннарына: «Мин сезгә мине мөселман йоласы буенча күмәргә васыять итәм», – ди икән, ул чакта барысы да, хәтта православие динен тотучы якын туганнары булса да, алар аны ул кушканча җирләргә тиеш булалар. Чөнки бу аларның якын кешесенең соңгы васыяте иде. Шуңа күрә, без нигездә кешенең үзен кем дип санавына карыйбыз. Кызганычка каршы, бүгенге көндә татарлар, Ислам динен тотучы башка халыклар арасында да күпләрнең мәчетне 5 очракта гына искә алуын күрәбез. Беренчесе – бала туганда, икенчесе – никах, өченчесе – соңгы юлга озату, дүртенчесе – җирләү вакытында сәдака тарату, бишенчесе – гает көннәрендә. Гадәттә, менә шушы биш нәрсә кешене мәчеткә килергә мәҗбүр итә. Әлбәттә, бу гамәлләрнең барысы да яхшы, ләкин бик аз.

– Миңа мөселманча җирләү мәрасимендә катнашырга туры килде. Һәм анда бер кыз кычкырып елый башлады. Шул вакытта мулла аңа кырыс итеп, болай эшләргә ярамаганлыгы турында әйтте.

– Бу дөрес. Мөселманнарга, әгәр бу чын күңелдән, хисләрен күрсәтү өчен эшләнә икән, елау тыелмый. Бу турыда күп кенә хәдисләр дә бар: Пәйгамбәр (с.г.в.с.) үзенең үлгән балалары һәм оныклары өчен кайгырган, елаган. Ләкин ислам дине кабул ителгәнчегә кадәр яшәгән гарәпләр кебек, йөзеңне тырмый-тырмый, ярсып еларга ярамый. Шулай ук кешенең күз яшьләре башкалар күрсен өчен дип түгел, ә эчкерсез булырга тиеш. Хатын-кыз артык хисчән булу сәбәпле, Рәсүлебез аларны зиратка кертмәгән. Хәзер дә хатын-кызларга зиратка керү рөхсәт ителми. Чөнки алар үз хисләренә бирелеп, җирләү эшенә комачау­ларга мөмкин. Җирләү белән бәйле эшләр тәмамлангач, хатын-кыз зиратка керә ала.

– Мөселманнарга рус зиратына керергә ярыймы?

– Монда каршылыклар юк. Әйтик, җир­ләүдә катнашырга, дустыңны озатырга килергә мөмкин. Иң мөһиме, шәригатькә, исламга каршы килгән әйберләрне эшләмәү.

– Хәзер Интернет, социаль челтәрләр заманы. Исламда кешеләр төшкән фото­сурәтләргә, видеоларга нинди караш?

– Галимнәр боларны кулланудан тыймыйлар. Тик, эш шунда ки, бу әйберләрне ике юл белән кулланырга мөмкин: рөхсәт ителгән һәм тыелган эшләр өчен. Әгәр дә кеше Интернетны, социаль челтәрләрне рөхсәт ителгән әйберләр өчен кулланса, бу проблема түгел. Әгәр дә кеше аны тыелган эшләр өчен куллана икән, бу – хәрәм. Димәк, кеше файда китерә торган видео төшерә һәм анда тыелган, хәрәм нәрсәләр юк икән, замана мөмкинлекләрен куллана ала. Фотолар турында сорау бик авыр. Монда галимнәрнең фикерләре арасында да каршылыклар бар. Ләкин күбесе фотоны сурәт ясауга тиңли. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) исә рәсемнәр ясауны тыйды. Шуңа күрә галимнәр бу эштән тыелырга киңәш итәләр. Беренчедән, фото аша сихер ясау очраклары бик еш була. Икенчедән, фото аша күз тияргә мөмкин. Кыямәт көнендә сурәт ясау­чыга Аллаһы Тәгалә әйтер: «Үзең ясаган сурәтне терелт». Тагын бер хәдистә сурәтләр булган йортларга фәрештәләр керми, дип әйтелә. Әгәр дә без фәрештәләрнең безнең белән йортларыбызда яшәвен телибез икән, бу әйберләрдән читләшү яхшырак.

– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Раилә РӘФЫЙКОВА.