Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Натуральный» Фәүзия Бәйрәмова!
24.08.2023

«Натуральный» Фәүзия Бәйрәмова!

Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе, күп еллар Ижау шәһәрендә татар теле дәресләре укыткан, дәрәҗәле шәхес Вәсилә ханым Хәкимова шалтыратып: «Без Фәүзия Бәйрәмова белән Әгерҗе районы авылларына сәяхәткә чыгабыз, Девятерня авылына да керәбез, килә алсаң, әйбәт булыр иде», – дип әйткәч, 17 август көнне мин дә күрше авылга юл тоттым.

Девятерня авылы халкы башкалардан аерылып тора. Биредә җыр-биюгә, гореф-гадәтләрне саклауга битараф булмаган кешеләр яши. Әлбәттә, аның башында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов һәм аның тормыш иптәше Алия тора. Белемле, гыйлемле шәхесләр, укытучылар да күп әлеге авылда. Шуңа күрә очрашу үтә дә кызыклы үтте. Авылның проблемалары да күтәрелде, әдәбият, дин буенча да фикер алышулар булды.

Бар да күлмәк-калфактан

Көн кичкә авышкач, авыл халкы мал-туарын карап, хуҗалык эшләрен тәмамлауга, көтелгән кунаклар Фәүзия ханым Бәйрәмова, Вәсилә ханым Хәкимова да Девятерня авылына килеп җиттеләр. Көне буена шактый очрашуларда булсалар да, арымаганнар, көләч йөзләре белән клубка килеп керделәр. Аларны мәдәният хезмәткәрләре Алия һәм Фәнис Арслановлар, авыл халкы каршы алды. Очрашу җырлы-моңлы бәйрәмгә әйләнде. Фәнис белән кызы Назлыгөл барлык тамашачыларга моңлы җыр-көйләрен, биюләрен бүләк иттеләр. Кызлар-апаларның барысы да матур күлмәк-калфаклардан булуы күңелгә сары май булып ятты.

Әгерҗе төбәге тарихы өйрәнелмәгән

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия ханым Бәйрәмова сүзен авыл тарихларының өйрәнелмәвенә басым ясап башлады. «Татарстанда бүгенге көндә 5 меңнән артык авыл бар. Әлеге авылларның тарихы өйрәнелмәгән дип әйтергә була. 300гә якын авылның гы­на тарихы турында китаплар бар. Әгерҗе төбәгенә килгәндә, ул бик аз гына өйрәнелгән. Раиф Мәрданов хезмәтләренә генә таянып күзалларга була. Казан галимнәре Болгар, Свияжск, Арча якларын өйрәнә. Ә Әгерҗе районы нәүмиз булып кала. Минем район турында «Әгерҗедә дә татарлар яши» дип аталган мә­каләм басылып чыккан иде инде. Казанга Язучылар берлегенә, җыелышларга барганда, җирле язучылар Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусиннар белән очраша идек. Аларны анда белүче дә булмаганга күңел әрни иде. Югыйсә, бит алар авылдан килә, аларга бер чынаяк чәй дә эчерүче юк.
Милләтне татар авыллары саклый. Кай­берәүләр моның белән килешми: «Шәһәрләрдә музейлар, күргәзмәләр бар, тарихны шулардан өйрәнергә була», – дип әйтергә мөмкиннәр. Юк, җәмәгать, авылда ул тере, чын тарих. Шуңа күрә мин Әгерҗе районын өйрәнә башладым. Өйрәнүне Красный Бордан башларга кирәклеген аңладым. Әле бу эшнең башы гына. Соңгы вакытта Әгерҗе районы авыллары турында бераз китаплар чыга башлады. Моны шул җирлектә яшәгән кешеләр чыгара. Тарихны өйрәнү бит ул үзеңнең кемлегеңне белү өчен кирәк. Кызганыч, бүгенге көндә татар телендә тарих язучылар биш-алты гына. Ә авыл халкы рус телендә язылган тарихны укымый да ул», – диде.

«Таш эрер, әмма адәм күңеле эремәс»

Килгән тамашачылар Фәүзия ханымны тыңлап кына утырмадылар. Сорауларын бирделәр, рәхмәтләрен җиткерделәр. Авыл мәдәнияте тормышында бик актив булган Римма апа Ахунҗанова: «Әгерҗе районының иң ерак авылына килеп җиткәнегез өчен чиксез рәхмәт сезгә. Мондый олуг, мөхтәрәм кешеләрне без ун-егерме елга бер генә күрәбез. Әгерҗе районы – онытылып калган бер почмак инде ул… Без – атеистлык юнәлеше көчле булган заманда үскән, яшәгән буын. Ләкин шулай да, дин тыелган чакта да, без диннән аерылмадык, киресенчә, ул заманда дин көчлерәк кебек иде. Мин – комсомол секретаре, Камаев Мулламөхәммәт парторг булып эшләгән вакытларда җыелыш саен безне: «Атеистлык юнәлеше буенча эшләмисез!» – дип тиргиләр иде. Ни өчен тиргиләр? Чөнки безнең авылда Бохара мәдрәсәсендә һәм Ташкент ислам инс­титутында укыган, 1966-1971нче елларда Ленинград мәчете имамы булып торган, үзен Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң килгән пәйгамбәр дип игълан иткән Фәйзрахман Саттаров туган иде (1996 елны Казандагы Торфяной бистәсендә фикердәшләре сатып алган йортта үзенең дини җәмгыятен туплый, Казан читендәге өйдә беркемне дә кертмичә, бикләнеп торган мөселман сектасының җитәкчесе). Менә хәзер ирек тә бит, диннән беркем дә тыймый, ләкин безнең авыл халкы башка авылларга караганда пассиврак. Әле без дингә дә ныклап кереп китә алмыйбыз. Кайнанам: «Таш эрер, әмма адәм күңеле эремәс», – дип әйтә иде. Менә бүген дә очрашуга халык әз килгән. Югыйсә, нинди эчтәлекле очрашу бит!» – дип борчылуын белдерде.

Һәркем үзеннән башларга тиеш!

Фикер алышуга хөрмәтле укыту­чы Мөх­тәрәмә апа Мөхәммәтҗанова ку­шылды. «Авылыбыз халкын мин пассив дип әйтмәс идем. Ел саен җәй көне дини яктан белемле булган Рөстәм Гатауллин кайтып, балалар өчен укулар оештыра. Үзе кайта алмаса, шәкертләрен җибәрә. Балалар бик теләп йөриләр, аларга шәһәрдән ялга кайткан балалар да кушыла. Минемчә, һәркем үзеннән башларга тиештер бу эшне. Фәүзия ханым, сезнең белемегез алдында баш иям. Иптәшем белән сезнең китапны укып чыгып, сокландык. Зур рәхмәт сезгә!» – диде.
Аның сүзләрен куәтләп, укытучы Нурия Мөсифуллина: «Сезнең белән очрашып, 53 китабыгыз барлыгын белгәч, миңа оят булып китте. Мин сезнең иҗатны белмим икән әле. Бүген күңелләр нәүмизләнеп китте, зур рәхмәт сезгә. Бездә – үзегез күргәнегезчә, татар мохите. Бүгенге очрашу, фикер алышу проблемаларны да кузгалтты. Без бер караганда дини юлга басарга җитлеккән дә кебек, ләкин ныклап кереп тә китә алмыйбыз. Әле генә без биш-алты кеше җыелып, районыбыз­да үткәрелгән Татарстан Республикасының тарихи һәм архитектура һәйкәле булганга, дәүләт тарафыннан сакланучы мәчетле, бай тарихлы Саклау авылы җыенына барып кайт­тык. Андагы тарихка, мохиткә сокландык. Безгә күбрәк рухи азык алыр өчен әнә шундый изге җирләргә йөрергә кирәк. Сезнең белән очрашканнан соң, үз-үземә китапларыгызны укырга сүз бирәм», – диде.
Фәүзия Бәйрәмова: «Биредә дин пассив булуга халык гаепле түгел. Дин буенча сезгә яшь, гыйлемле, көчле лидер кирәктер. Башта бит нәрсә укыганыңны аңларга, аннан соң ни өчен икәнлеген аңларга кирәк. Әнә шуны аңлатырга, аңга сеңдерергә гыйлемле кеше кирәк. Үрнәк мисал булырга тиеш, шул үрнәк артыннан халык иярә дә инде», – диде ул, әлеге сорауларга җавап итеп.

Чын язучыларны 10-20 елга бер күрәбез

Оныгын ияртеп килгән Рәмзия апа Фәррахова да сүз алды. «Әлеге очрашуны көтеп алдык. Оныгым да күреп, ишетеп калсын дип, алып килдем. Элек сезне телевизордан, газета-журналлардан гына күргән булсак, менә очрашырга насыйп булды. Без сезне туры әйтә белгәнегез өчен яратабыз. Татарны татар, мөселманны мөселман итеп күрсәтә белгәнегез өчен хөрмәт итәбез», – диде. Фәүзия ханымны аркасыннан сөеп: «Натуральный Фәүзия апа Бәйрәмова», – дип тә шаяртты.
Укытучы, мәдәният хезмәткәре Алия Арсланова: «Аллага шөкер, без мәктәптә дә, клубта да, китапханәдә дә милли-мәдәни чаралар, җирле язучы-шагыйрьләр белән очрашулар еш үткәрәбез. «Әгерҗе хәбәрләре», «Яңарыш» газеталары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Авыл халкы да эшчән, мал-туар тоталар, кортчылык белән шөгыльләнәләр. Шәхси эшмәкәрләребез дә шактый. Безгә, әлбәттә, сезнең кебек язучылар сирәк килә. Мин Иске Эсләк авылы мәктәбендә укыганда очрашуга язучылар килгән иде. Ул минем гомерем буена истә калды. Мондый очрашулар бала күңелендә гомерлеккә кала. Менә шундый очрашулар еш булсын иде», – диде.
Фәүзия Бәйрәмова исә: «Хәзер язучылар авылларга килми шул, бигрәк тә сезнеке кебек ерак авылларга. Югыйсә, райондашыгыз Таҗи Гыйззәт «Кандыр буе» пьесасын авылда яшәп язган. Ә без 300ләп язучы шәһәрдә премиягә чират көтеп ятабыз, авылларга чыкмыйбыз. Ә халыкка сөйләшергә, аралашырга мохит кирәк. Күрәм: бирегә белемле, зыялы халык җыелган. Сезнең белән очрашуларга галимнәр, язучылар чыгарга тиеш», – диде.
Алиянең соравына каршы Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Вәсилә Хәкимова киләчәктә авылларда күренекле язучылар белән очрашуларны
оештырырга ярдәм итәчәген белдерде.
Укучы кыз Илүзә Галимова да Фәүзия ханыма үз соравын бирде. «Иҗат итәр өчен язучыга нәрсә кирәк һәм язучы нинди булырга тиеш?» – диде ул. «Язучы актив булырга, күп өйрәнергә тиеш. Һәр нәрсәне күзәтеп, теркәп бару кирәк. Авылларда шәхесләр, язмышлар күп, ниндиләре генә юк! Әнә шуларны өйрәнеп язарга кирәк», – дип җавап бирде Фәүзия ханым.

Халкыбыз бөек

Авылларда бүгенге көндә килеп туган тагын бер мәсьәлә – ул балаларның рус телендә сөйләшүе. Бу турыда ачынып фикер алышты авыл халкы. Ярый ла кунакка кайткан шәһәр баласы гына сөйләшсә, хәзер бит аның авылыныкы да рус телендә сөйләшә. Бу барлык авылларда диярлек күзәтелә. Өстәвенә, авыл мәктәбендә дә ата-аналар хәзер рус телендә укытуны таләп итәләр икән. Монысы инде милләт фаҗигаседер. Биредә Фәүзия ханымның сүзләре рас килә: «Халкыбыз үзе бөек, үзе фаҗига. Менә шуны ничә еллар күтәреп барабыз без…»
Китапханәче Ләрисә Нәҗметдинова Фә­үзия ханымның киләчәктәге планнары, уй-хыяллары белән кызыксынды. «Мин 1868 елны Себергә сөрелгән 45 мулла һәм аларның артыннан киткән хатыннары турында материал тупладым. Менә шул материалларны кулланып, китап язасым бар. Милләтемнең ислам диненә кайтуына ышанам, Татарстанның бәйсезлеге өчен дога кылам», – диде.
Менә шундый эчтәлекле, җылы очрашу узды Девятерня авылы мәдәният йортында. Кыска гына вакыт арасында авылның тормышы, проблемалары, шатлык-кайгылары чагылып үтте, киләчәккә нигез булып планнар да корылды. Фәүзия ханым тупланып килүче музей, ишек алдында Фәнис Арсланов ясаган агач сыннар белән дә танышты. Сүз уңаеннан Девятерня авылы мәдәният йорты «Районда иң яхшы учреждение» исеменә грант та откан, тиздән мәдәният йорты тагы да матурланачак, җиһазлар белән тулыландырылачак. Әлеге очрашуны оештырган Вәсилә Харис кызы Хәкимовага зур рәхмәт белдереп, мондый очрашуларның күбрәк булуын теләп калабыз. Ә авыл халкы һәрвакыт якты йөз белән каршы алып, фикер алышачак, гыйлем эстәячәк. Чөнки халкыбыз бөек, милләтебез горур!

Рәфилә Рәсүлева.