Елена Галиева: «Һәр кешегә ярдәм итәргә тырышабыз»
«Ватанны саклаучылар» фонды хәрбиләргә ярдәм күрсәтә.
Удмуртиядә «Ватанны саклаучылар» дәүләт ярдәм фонды филиалы июнь аенда ачылды. Ул башкалабызда «Россия» кинотеатры бинасында урнашкан. Россия Президенты Указы буенча оештырылган бу фонд махсус хәрби операциядә катнашучыларның мәсьәләләрен хәл итү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра. Биредә шифаханә-курорт дәвалануына, укытуга һәм эшкә урнашуга юлламалар алуда, социаль ярдәм алуга гариза калдырырга мөмкин. Биредә эшләүче социаль координаторлар һәммә мөрәҗәгать итүчегә ярдәм итәргә әзер. Алар Казанда укып, өйрәнеп кайтканнар. Социаль координаторлар өчен иң мөһиме – һәркемгә шәхсән якын килү һәм махсус хәрби операциядәгеләр яки аларның гаилә әгъзалары, ветераннар белән тере аралашу. Алар арасында милләттәшебез Елена Ильяс кызы Галиева да бар.
Әңгәмәбезне ни өчен аның исеме Елена булудан башладык. «Мин – Удмуртиядә туып-үскән татар кызы. Тик Удмуртиядә яшәгәч, әти-әни миңа «Елена» дип исем кушкан. Без гаиләдә 3 кыз: апам Венера, сеңлем Наилә, мин уртанчысы. Татарча исемем – Ләйсән. Мине икетуган сеңелләрем «Ләйсән апа» дип йөртәләр. Хәтта икетуган сеңел-энеләрне өйрәтер өчен нәнәй дә шулай дип дәшә иде. Паспортта Елена булсам, туганнарым өчен Лена мин.
Мин Камбарка районы Шолья авылында туганмын, Кама авылында үстем. 15 яшьтә Сарапулга күчендек. Авиация техникумында делопроизводитель белгечлеге алдым. Аннан кияүгә чыктым. Читтән торып ИжДТУда менеджер белгечлегенә укыдым. Тормыш иптәшем белән балаларыбызны тәрбиялибез. Кызыбызга – 15, улыбызга 8 яшь. Быел Ижауга күчендек. Чөнки балаларга алга таба укуларын дәвам итәр өчен биредә уңайлыклар күбрәк», – ди Елена.
Бу һөнәрне ничек сайлавы хакында да кызыксындым. Ул мисаллар китереп, энәсеннән җебенә кадәр аңлатты. «Бирегә күченгәч тә, башта Устинов районының социаль түләүләр республика үзәгенә эшкә урнаштым. Анда 4 ай филиал җитәкчесе урынбасары булып эшләдем. «Ватанны саклаучылар» фонды ачылу, анда хезмәткәрләр җыюларын ишеткәч, резюме җибәреп карарга булдым. Миңа әлеге эш кызыклы булып тоелды. Чөнки гаиләдә дә хатын-кыз күпчелек шундый эшләрне башкара: табибка язылабыз, тегендә-монда чабабыз. Документ эшләре артыннан йөрү кебек эшләр миңа ошый. Дөресен әйткәндә, үземне дә тикшереп карыйсым килде. Эшкә чакыру алгач, Казанда укып, өйрәнеп, алардагы эш белән танышып кайттым да, фонд ачылуның беренче көненнән үк эшкә чумдым. Эш, русча әйткәндә, «ненормированный» диярлек. Махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә ярдәм итүне һәрдаим истә тотып, башымда йөртәм. Монысына бу әйбер кирәк, тегесенә шуны эшлисе, өченчесенә нидер белешәсе…
Соцкоординатор булып офиста эшләү яки районнарга баруны сайлау мөмкинлеге бар иде. Тик мин райондагыларны сайладым. Үзем дә авылдан булгач, аларга ярдәм аеруча кирәклеген чамалыйм. Билгеле көннәрдә Алнаш һәм Завьялово районнарындагы авылларга йөрибез. Көндез халык белән очрашып, кичләрен кәгазь, компьютер эше белән утырырга туры килә. Махсус хәрби операциядәгеләр китеп-кайтып торалар, шунлыктан безнең исәптә торучылар саны да арта. Без аларның һәммәсенең дә гаиләләре белән элемтәдә торабыз.
Безнең бурыч – һәр ветеранны, аларның гаиләләрен кайгырту һәм аларга игътибар күрсәтү. Нинди төр ярдәм кирәк булса, шуның белән эшләргә тырышабыз. Әйтик, хәзер күпчелегенә ветеран таныклыгы алырга, түләүләр өчен гариза язарга ярдәм итәбез. Моның өчен телефонда «Госуслуги» порталы кушымтасы булуы кирәк. Аны урнаштырып, эшләү тәртибен өйрәтәбез. Мондый очракларда кеше югалып калырга, эшне нидән башларга белмичә, аптырап торырга да мөмкин. Без алар ярдәмсез калмасыннар өчен тырышабыз. Хәзер отпускка кайтару буенча документлар җыеп әзерләп, Удмуртия Башлыгына исемлек төзеп бирдек.
Махсус хәрби операциядән сәламәтлекләре чикле булып кайтучыларны да кайгыртабыз. Аларга хастаханәләргә реабилитация ярдәме, протезларын алыштыру, ремонтлау кирәк булса, үзебездә эшли алмасалар, Мәскәүгә җибәреп, башка хастаханәләр белән сөйләшәбез.
Бер хәрби озакламый Мәскәүгә аяк протезын яңартырга бара», – ди.
Эше җиңелләрдән булмаса да, мондый һөнәр иясенә бар яктан да көчле, чыдам, нык булырга кирәк. Елена да эшен ярата, кызыксынып өйрәнә, белмәгәннәрен юристлардан сорап, җитәкчеләр белән киңәшләшеп эшли. «Эшебездә көн дә, төн дә юк. Сораулары булган миннән ярдәм көтүче гаиләләр шалтыраталар, аңлатам. Телефоннарда интернет булуы да уңайлы. Авылларның үз чатларына мине дә кушалар һәм мин яңалыкларны урнаштырып барам. Әйтик, хәзер мәктәпкә әзерлек вакыты булгач, уку кирәк-яраклары алу өчен бер кибет иганәче булды. 2 мең сумга сертификатлар бирә. Балалар киемнәре белән булышучы кибетләр дә бар.
Җәен мәктәпне тәмамлаучылар укырга керүгә ташлама алу буенча мөрәҗәгать итүчеләр булды. Урта һөнәри белем алуга ташлама юк. Бары тик югары белем алучыларга гына ташлама каралган. Тик без мөрәҗәгать итүчеләр булса, барыбер шалтыратып сөйләшеп карыйбыз, тырышабыз. Шулай уку йорты хәлгә кереп, 9нчы сыйныфны бетерүче берничә укучыга ярдәм иттек.
Гражданнарны, барыннан да бигрәк, сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусын, социаль ярдәм чараларын алуда ярдәм күрсәтү, хокукый мәсьәләләр буенча аңлатулар кызыксындыра. Шушы уңайдан Удмуртия Башлыгы махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләре, якыннары, хатыннары, әти-әниләре белән еш очрашып тора. Бу да мондый гаиләләргә нык ярдәм итә. Алар анда турыдан-туры үзләрен борчыган сорауларны бирәләр. Узган атнада булган очрашуда да минем карамактагы 2 гаилә соравын хәл итә алдык», – ди Елена Ильяс кызы.
Елена тик утыручылардан түгел, үз дигәненә ирешә. Бу исә аңа зур җаваплылык өсти. Биредә әле 3 ай гына эшләвенә карамастан, эшнең барлык нечкәлекләренә төшенгән. Халык белән аралашырга аларга психологлар да ярдәм итә, өйрәтә.
Елена Ильяс кызы үзенең эше турында болай ди: «Иң мөһиме, мин кешеләргә ярдәм итә алам. Минем карамакта контузия алган хәрби бар. Берни хәтерендә калмаган, туган көнен дә хәтерләми, паспортын югалткан. Мин документларының кайда калуын белештем, хәзер шуларны торгызу буенча йөрибез. Безнең эштә гаилә белән бердәм эшләү дә кирәк. Якыннары белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә, эшләребез тизрәк хәл ителә. Аларның да ярдәме, хәрбиләргә игътибары бик мөһим. Без аларның барысы өчен дә борчылабыз, һәрдаим шалтыратып сөйләшәбез.
Проблемалар белән күзгә-күз очрашкач, кешеләр еш кына кемгә мөрәҗәгать итәргә белмиләр, ә без монда ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Газета укучылар арасында, танышларыгыз арасында шундыйлар бар икән, бер дә курыкмыйча безгә мөрәҗәгать итсеннәр», – ди ул.
Елена кебек батыр йөрәкле, кыю, ярдәмчел, үз эшенең осталары булган кызларыбыз – махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләре өчен зур терәк. Илләребез тыныч, имин булсын дигән теләктә хушлаштык без аның белән.
Сорауларыгыз туса, ярдәм кирәк булса, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Аның адресы: Ижау шәһәре, К.Маркс урамы, 242 («Россия» кинотеатры бинасы). Эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00гә кадәр килергә яки 8(3412) 27-19-40 телефонына шалтыратырга мөмкин.