Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Әминә Айшаньцзян: «Бер дустың булса, бер мөмкинлегең артык булыр»
9.11.2023

Әминә Айшаньцзян: «Бер дустың булса, бер мөмкинлегең артык булыр»

30-31 октябрьдә Ижауда татар эшмәкәрләре форумы узды. Аны халыкара дип тә әйтергә мөмкин. Форумда илебезнең 8 регионыннан һәм Кытайдан килгән бизнесменнар катнашты. Һәрберсе дә үзләре яшәгән шәһәрдә ныклы эш алып баручылар, шул ук вакытта халкыбызның гореф-гадәтләрен, телебезне, мәдәниятне саклау өчен дә күп көч куялар. Бу юлы максатлары – тәҗрибә туплау, бер-берсенең эш алымнарын өйрәнү, киңәшләшеп, үзара хезмәттәшлекне ныгыту.

Удмуртиядә татар эшмәкәрләре клубы әле быел гына оешты. Җитәкчесе – Дамир Хаҗиев. Форумны оештыру да аның идеясе була. «Чараның максаты – бөтен ил буенча сибелеп яшәгән фикердәшләребез белән танышу. Россиядә безнең кебек үк инициативалы егетләр бик күп. Алар белән күрешеп аралашуның, башка шәһәрләрдә оештырылган татар клубларының эшләре белән танышуның югары нәтиҗәләрен күрербез дип уйлыйм», – диде ул.

Удмуртиянең татар эшмәкәрләре Ульяновск өлкәсендә булып, андагы «Сембер» эшкуарлар клубы белән танышып кайтканнар иде инде. Удмуртия эшмәкәрләре үз оешмаларын ачканда да, аларның ярдәме зур булган. Форумда клубның җитәкчесе Эльмира Алиакберова үзләренең 20 еллык тарихлары белән таныштырды. «Актив татар эшмәкәрләре очраша, аралаша идек. 2000нче еллар башы, авыр вакытлар. Административ каршылык­ларны җиңелрәк үтү өчен берләшергә булдык. Шулай ук төп максатларыбызның берсе – татар телен саклауда, мәдәниятне үстерүдә ярдәм итү. Үзара тәҗрибә уртаклашу, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү дә һәрвакыт мөһим иде безнең өчен. Клуб эшләгән дәвердә уңышларыбыз күп булды. Шәһәргә тулысынча төзекләндерелгән «Татар мәдәнияте үзәге» тапшырылды. 2003 елга кадәр моның белән беркем дә шөгыльләнергә теләмәгән иде. Без финанслауны үз өстебезгә алдык, Татарстан Республикасы да бик нык ярдәм итте. Үзәк әле дә эшли, анда балалар бушлай җыр-бию белән шөгыльләнәләр. Шулай ук без Кол Галигә һәйкәл урнаштырдык, 2009 елдан өлкә ифтары, Бөтендөнья Татар Конгрессы ярдәмендә «Татар кызы» конкурсын оештыра башладык. Удмуртия егетләренә дә «афәрин» дип әйтәсе килә. Алар безне үзләре эзләп таптылар, без исә тәҗрибәбез белән уртаклаштык, киңәшләребезне бирдек», – дип сөйләде Эльмира. Шулай ук Казан, Саранск шәһәрләреннән татар эшкуарлары белән дә тыгыз элемтә булдырылган.
Форумда катнашучыларны, җирле пред­приятиеләр, аларның эшчәнлеге белән таныштырдылар, республикадагы инвестицион мөмкинлекләр турында да бай мәгълүмат җиткерделәр. Ижаудагы инвестицион проектлар хакында шәһәр башлыгы урынбасары Дмитрий Загребин, Сарапул һәм Вот­кинск шәһәрләрендәге мөмкинлекләр турында Виктор Шестаков, Алина Асылханова сөйләделәр. Форумда катнашучылар каршында Республиканың Дәүләт Советы Депутаты Рамил Гайнуллин да чыгыш ясады.
Удмуртиягә килүчеләр арасында Кытай кунаклары да бар иде. Әминә Ай­шаньцзян һәм Әсхат Аблахит 20 ел элек Казанда үз бизнесларын булдырганнар. Хәзер безнең республика белән дә эшләргә әзерләр. «Без тракторлар, йөк машиналары өчен Кытайдан алып кайтылган запчастьләр сатабыз. Хәзерге вакытта Казанда яшибез. Кытайда шундый мәкаль бар: «Бер дустың булса, бер мөмкинлегең артык булыр». Шуңа күрә, Удмуртиягә килеп, яңа дуслар таптык. Уртак эшләребез уңышлы булыр, дип уйлыйбыз», – дип әйттеләр алар.
Форумда Бөтендөнья татар конгрессының татар эшкуарлары белән хезмәттәшлек итү Комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев та катнаш­ты. Конгресс инде күп еллар Россиянең төрле төбәкләрендәге эшмәкәрләр белән ныклы элемтәдә тора. Моны Татарстан Республикасы Хөкүмәте дә хуплый. 27-28 ноябрьдә Казан­да «Эшлекле татарлар форумы» билгеләнгән. Аларның бер өлеше сәнәгать, икътисад тармагында эшләсә, икенчеләре – авыл хуҗалыгы эшкуарлары. «Аларның барысын да нәрсә берләштерә? Һәрберсе үз регионнарында татар мәдәнияте, татар мәгърифәтчелеге белән татарның рухи үсешенә инвесторлар булып торалар. Бу эшне аларга кем кушкан? Күрәсең, әти-әни тәрбиясе. Һәрбер татар эшмәкәре үз регионында татар иҗтимагый үзәкләре, милли-мәдәни мөхтәриятләр белән берлектә милли эшне алып баралар. Менә без Удмуртиядә – Ижау шәһәрендә җыелдык. Бу төбәк – борынгы татарлар яши торган урын. Шуңа күрә татар эшмәкәрләренең бизнес клубы оешты да.
Алар башка регионнардагы татар эшмәкәрләре һәм бизнес клублар белән актив эшләргә тырышалар. Татарстан белән Удмуртия республикалары Хөкүмәтләре арасында килешү бар. Ул килешүне реаль контент белән тутырырга да кирәк. Менә бу – шуның бер адымы. Икенче яктан, Ижау шәһәрендә хәрби корал һәм электроника юнәлешендәге җитештерүчәнлек белән шөгыльләнә торган заводлар шактый. Калашников автоматын гына алыйк, Россиядә җитештерелә торган продукциянең 80%ы Удмуртиядә җитештерелә. Ә дөнья күләмендә – 20%. Монда бик зур потенциал салынган», — дип сөйләде Фәрит Уразаев.
Мәскәүдәге татарлар һәм төрки халык­лар конгрессы җитәкчесе, тумышы белән Әгерҗе төбәге егете Рөстәм Ямалиев форумда көтеп алынган кунак иде. Ул Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүче татарлар белән даими элемтәдә тора. Бу юлы да Ижауның Халыклар дуслыгы йортында актив татар яшьләре, мәктәп укучылары, милли оешма вәкилләре, укытучылар, тәрбиячеләр белән очрашырга вакыт тапты ул. Редакциябездә дә кунакта булырга өлгерде. Газетабызның эшенә югары бәя биреп, 20 кешене үз хисабына милли басмабызга яздырды. Ә форум барышында Удмуртиядә яңа оешкан клуб вәкилләренә теләкләрен җиткерде: «Үзара аралашып, ярдәмләшеп, позитив фикерләр белән генә эшләсеннәр. Һәрбер кешенең шундый ниятләре булса, эшләре дә барыр. Бирегә шундый яхшы егетләр җыелган. Алар милли оешмаларга, татар яшьләренә, мәчетләргә булышсалар, киләчәктә аның бәрәкәте дә булыр иде».

Ике көн дәвам иткән форум кысаларында милләттәшләребез Ижауда, Воткинск шәһәрендә экскурсияләрдә булдылар. Очрашу Ижауның Җәмигъ мәчетендә дә узды. Эшмәкәрләр Удмуртиядә Ислам тарихы, дини тормыш, мөфтият оештырган социаль проектлар, мәктәп, спорт залы белән таныштылар. Укыту һәм тәрбия эшләре турында сораш­тылар. Мәчеттә эшкуарларны Казан егетләре Рөстәм Исламов һәм Зөлфәт Зарипов кызык­лы проектлары белән таныштырдылар. Алар авылларда мәчетләрне төнлә яктырту белән шөгыльләнәләр. Ел дәвамында мондый яктырту җайланмалары Татарстанның 31 авылының иман йортларында куелган. «Яшьләр авылларда клубларга да, кич утырырга да йөриләр. Элек аларның күбесе мәчетнең ишеге каян ачылганын да белмиләр иде. Ә мондый яктырткычлар куелгач, Аллаһ йорты әллә кайдан күренеп, үзенә чакырып тора. Яшьләрне шулай динебез белән таныштыру мөмкинлеге дә бу», – диде Рөстәм Исламов.
Әлеге форумның эшенә милләттәшләребез югары бәя бирде. «Бергә, бердәм булып эшләгәндә, уңышларыбыз да күп булыр», – дигән фикерне җиткерделәр аларның һәр­берсе дә.
Татар эшкуарлары форумы ел да оештырылачак һәм ул күчмә булачак. Киләсе елда форум Саранск шәһәрендә үтәчәк.

Эльвира Хуҗина, Хәмидә Гайфуллина.