Илшат Әминов: «Татар халкына татарча мәгълүмат кирәк»
Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының һәр елны бөтен Россиядән татар журналистларын җыеп, форум уздыруы матур традициягә әверелде. Аны һәр төбәкнең журналистлары көтеп тора. Быел форум 24-26 октябрь көннәрендә узды. Әлеге форумда 17 төбәктән килгән 50 делегат арасында Удмуртиядән 5 журналист катнаштык.
Газета — милли автономия бәйләнеше мөһим
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессында делегатларны сәламләп, бик матур бер гыйбрәтле хикәя сөйләп, эшкә дәрт өстәде. «Бер абзыйның уллары күп булган. Көннәрдән бер көнне ул аларны җыеп, чыбыклар өләшкән дә, сындырырга кушкан. Уллары, әлбәттә, әтиләре кушкан эшне эшләгән. Аннан барлык чыбыкны бергә бәйләп, тагын бер кат сындырып карарга кушкан. Ләкин уллары аны сындыра алмаган. Минем дә сезгә әйтәсе килгән сүзем шул: сезнең һәрберегез төбәкләрдә үзенчә генә эшләп, сыйфат та, нәтиҗә дә күрсәтә ала. Ә бергәләп, бердәм булып, милләт мәнфәгатьләрен яклап эшләсәк, нәтиҗәсе бермә-бер артык булачак. Шуңа күрә төбәкләрдәге газеталар татар милли-мәдәни автономияләр белән кулга-кул тотынып эшләргә тиеш. Мин конгресска төбәкләрдән килгән һәр газетаны укып, аларның милли автономияләр белән хезмәттәшлек итүен карап торам. Тагын шунысы бар: кайбер милли-мәдәни автономия җитәкчеләре татар газеталарын кирәк дип тә тапмыйлар. Без аларга милли-мәдәни автономия җитәкчесе булып, милләт өчен күпме генә эшләсәң дә, төбәгеңдә нәшер ителгән газета белән элемтә булмаса, бу эшчәнлекнең файдасы юклыгын да аңлатырга тырышабыз. Шуңа күрә киләсе елда форумны баш мөхәррирләр һәм җирле автономия җитәкчеләре катнашында уздырырга ниятлибез. Үзара хезмәттәшлек булмаган регионнарда конгресс күпер булып торачак», — дип, Васил Шәйхразыев һәр төбәкнең татар тормышы белән кызыксынуын, хәбәрдар булуын белдерде. Түгәрәк өстәл вакытында Россиянең барлык төбәкләрендә чыгып килүче газета-журналларга бәяләмә бирелде. Бу урында безнең «Яңарыш» газетасын иң төзек һәм яхшы газеталар рәтендә булуын билгеләүләре аеруча горурлык уятты.
Каюм бабай эзләре буйлап
Шундый күтәренке рухта башланып киткән форумның программасы, чыннан да, бик бай иде. Төшке аштан соң, без танылган татар язучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның Казан уртасында урнашкан музей-утарында булдык. Әлеге музей Казанда 2002 елның 2 февралендә ачылган. Бу агач йорт Иске Татар бистәсе тарихи-тыюлыгы территориясендә урнашкан һәм XIX гасыр татар агач архитектурасының торгызылган һәйкәле булып тора. Биредә без Каюм Насыйриның туган нигезе Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында Насыйрилар нәсел агачының бер тылсымлы ядкаре булып исән калган «Каюм коесы» поэмасы авторы, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән очраштык. Алай гына да түгел, икенче көнне форум делегатларын нәкъ Каюм Насыйри йөргән сукмакларга алып киттеләр. Тик бу авылга юл туры гына булмады. Иң элек, Исаково авылында урнашкан ачык һавадагы «Татар авылы» этномузеена тукталдык. Музей 2009 елда нигезләнгән. Мәйданы 1,5 гектардан артык. Әлеге үзенчәлекле музей керә-керешкә үзебезнең «Лудорвай» музей-тыюлыгын хәтерләтте. Этномузейдагы татар йортлары һәм төрле корылмалар XV-XX гасыр кешеләренең көнкүрешен һәм шөгыльләрен тасвирлый, биредәге эш кораллары, йорт савытлары һәм җиһазлары нәкъ шул чорның рухын тоярга мөмкинлек бирә. Монда сугыш елларында хатын-кызлар һәм яшүсмерләр төзегән җил тегермәне, тимерче һәм чүлмәкче йорты, татар мунчасы белән татар миче, сиртмәле кое, таган һәм тагын әллә ниләр бар. Болар берсе дә дәүләт байлыгы түгел, ә этномузейны оештыручы, аның җитәкчесе Миңледамир абый Камалетдиновның үз акчасына үз куллары белән төзегән байлыгы. Мондагы урта хәлле крестьян йортында «Зөләйха күзләрен ача» дигән нәфис фильмның да берничә өлешен төшергәннәр. Һәр объект, һәр корылма турында Дамир әфәнде үзе җентекләп сөйләде, мин хәтта милләтебез турында моңа кадәр ишетмәгән мәгълүматлар да алдым бу сәяхәттән.
Аннары Каюм Насыйриның туган авылы – Кече Шырдан авылына юл тоттык. Шырданда К.Насыйри исемендәге музей-китапханә белән танышып, Эльмира Шәрифуллина поэмасындагы кое, Насыйри чишмәсе янына бардык. Яшел Үзәннең тагын бер авылында – Олы Ачасырда да Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы бар икән. Бер карашка гади генә булган авыл йортында бик зур байлык саклана. «Каюм Насыйриның туган авылы – Кече Шырдан. Нигә бу йорт күрше авылга күчкән? дигән сорау туа. Бу йорт 1947 елда Габделгани Минзарифов тарафыннан Олы Ачасырдан Каюм Насыйриның туган нигезеннән Шырданга күчерелеп салына. Ул кеше бу йортта үзе гомер иткән. Ә 1997 елдан бирле бу йорт халыкка музей буларак хезмәт итә. Белгәнебезчә, Каюм Насыйри – бик күп хезмәтләр авторы, энциклопедист, галим, этнограф, кул эшләре остасы. Музейда аның шәхси әйберләре – үз кулы белән эшләнгән шкаф, диван һәм сарайда сәкесе, шкафта XIX гасыр ахырында гарәп графикасы белән татар телендә язылган китаплар саклана. Иң мөһим китапларның берсе — галим үзе язган русча-татарча сүзлек. Каюм Насыйри дару үләннәре җыю белән дә шөгыльләнгән. Музей хезмәткәрләре бу өлкәдә дә эшчәнлек алып бара икән: «Яз җитүгә, без үләннәр җыя башлыйбыз, сарайда караңгыда дөрес итеп, Каюм бабабыз язып калдырган ысуллар буенча киптерәбез, аннан үләннәрдән чәйләр ясыйбыз. Бездә 4 төрле чәй бар: сары мәтрүшкә, зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге һәм бөтнек», – дип, безне дә Каюм Насыйри рецепты буенча пешерелгән үлән чәйләре белән сыйладылар.
Сораулар күп…
Каюм бабай эзләре буйлап өч авылда экскурсиядә булганнан соң, Яшел Үзән шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә «Татмедиа» файдалы укулар да оештырды. Газета-журналларны маркетплейсларда (интернет-кибетләрдә) ничек сатарга, күп акчалар сарыф итмичә генә нинди чаралар оештырырга, газета өчен социаль челтәрләрдә ничек акча эшләргә, яшь буынны журналистикага ничек җәлеп итәргә кебек бик мөһим сорауларга җаваплар эзләнде, фикер алыштык.
Форумның өченче көне «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» генераль директоры Илшат Әминов белән очрашудан башланды. Газета-журналларның киләчәгенә кагылган иң борчулы сорау – «Россия почтасы» элемтә бүлекләре белән хезмәттәшлек итү. Нәкъ шул турыда сөйләшүдән башланды очрашу. Милләттәшләребезнең газеталарга язылып та, вакытында аларны ала алмавы, матбугат үсешенә аяк чала. Проблеманы бер республика кысаларында гына түгел, Россия күләмендә чишәргә кирәк. Әгәр «Россия почтасы» эшен җайлап булмаса, альтернатив юллар эзләрбез», – диде «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» генераль директоры Илшат Әминов: «Татарлар Интернет челтәрендә активлашты. Бу бик сөендерә. Сездән һәм бездән башка халыкка татар телендә контент (язмалар) беркем эшли алмый. Ә татар халкына татарча мәгълүмат кирәк», – диде. Әлеге очрашу кысаларында Татарстан Республикасының «Яңа Гасыр» телеканалы һәм Кырым Республикасының «Миллет» телеканалы арасында хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешү имзаланды.
Тагын бер җиңүебез!
Өч көн дәвам иткән форумның йомгаклау өлешендә Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле газеталар, эфирга чыгучы теле һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында уздырылган «Хәбәр» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр. Җиңүчеләр арасында безнең «Яңарыш» та бар иде! Үзебезнең исемне ишетү – форумнан алган хис-кичерешләрнең иң югары дәрәҗәсе булгандыр мөгаен. Форум кунакларын Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм «Яңарыш» газетасы уздырган фестиваль-конкурсларда катнашып, беренче адымнарын ясаган, бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Рәшит Ваһапов фестиваленең лауреаты, халыкара конкурслар җиңүчесе Рөстәм Егоров сәламләве горурлык өстенә горурлык булды!
Татар журналистларын шулай бер йодрык итеп үз янына туплаучы, кирәк чакта ярдәм итүче, яңа эшләргә дәртләндерүче Бөтендөнья татар конгрессына, газета укучыларыбызга «Без бергә!» кушымтасын бүләк итүче «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына ихластан рәхмәт җиткерәбез.
Гүзәл Шакирова.