Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Бизнес берләштерә!»
23.03.2023

«Бизнес берләштерә!»

13-15 мартта Казан шәһәрендә XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Җыенга Россия Федерациясенең 40тан артык регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Удмуртиядән әлеге җыенга Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин, Воткинск татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рафаэль Фәтхуллин, «Заря» җәмгыяте җитәкчесе Фәрид Вәлитов (Завьялово районы Пирогово авылы), шәхси эшмәкәр Фирдинат Мәҗитов (Кияс районы Тауҗамал авылы), «Сармит» җәмгыяте җитәкчесе Римма Хәкимҗанова (Сарапул районы Сигаево авылы), «Профистрой» җәмгыяте җитәкчесе Артур Нуруллин (Воткинск шәһәре), Станислав Касимов (Балезино), «Совхоз-правда» җитәкчесе Ренат Юзмиев (Завьялово районы Совхозный авылы), Фәрид Халитов (Ува районы) катнаштылар.

«Милләткә хезмәт – сезнең яшәү рәвешегез»

диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узган җыенның ачылу тантанасында. Ул: «Җыен – Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе һәм тулы бер хәрәкәткә әверелде. Авыл эшмәкәрләре – безнең ышанычыбыз, терәгебез. Без сезгә рәхмәт белдерәбез. Җыен кысаларында эш тәҗрибәгез белән уртаклашырсыз, төрле кызыклы проектларны үз төбәгегездә җәелдерерсез дип ышанып калабыз», – диде. Шулай ук эшмәкәрләргә татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Сарапул районы Сигаево авылыннан «Сармит» җәмгыяте җитәкчесе Римма Хәкимҗанова Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Малайлар үсеп, гаилә эшен дәвам итә

Икенче көнне эшмәкәрләр Чувашстан республикасына юл тотып, Урмай, Шыгырдан авылларында булдылар. XVI гасырда бу җирләргә хәрби татарлар җибәрелә башлый. Шуларның берсе Урмай исемле була. Авыл — тулысынча татар авылы. 900дән артык хуҗалыкта 3260 кеше яши, 31 урам бар. Авылда йорт җиһазлары цехы, такта материаллар склады, тимер эшләнмәләре цехы, ипи пешерү цехы һәм кибете бар. Делегатлар әлеге хуҗалыклар белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Урмайда дини тәрбиягә зур игътибар бирелә. Биредә 3 мәчет эшли. Урмай авылы мәдәният йортында китапханә, кино залы, балалар сәнгать мәктәбенең татар фольклоры бүлеге, «Мишәр» җыр һәм бию ансамбле эшли. Авыл мәктәбендә 370 укучы белем ала.
Шыгырдан авылында делегатлар Фәрит Чабатовның крестьян-фермер хуҗалыгында балык үрчетү серләренә төшенделәр. Хуҗалык төрле юнәлештә эш алып бара, 423 гектарда бөртеклеләр, яшелчә, бәрәңге игә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Шулай ук катнашучылар авылның Үзәк мәчете, «Мөслимә» мәчете эшчәнлеге белән дә таныштылар, авыл халкының үз көчләре белән булдырган янгын сүндерү бригадасын карадылар. Шыгырданда 7 мәчет, 1 мәдрәсә эшли. Авылда 2 урта мәктәптә 800дән артык бала белем ала. Мәгариф учреждениеләре иркен, якты биналарда урнашкан, уку кабинетлары заманча җиһазландырылган. Сәфәр Шыгырдан авыл мәдәният йортында тантаналы чара белән дәвам итте.
Данис Шакиров кунакларны Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм җыенны уздыруда зур ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәт белдерде. «Безнең төп максатыбыз – 11 ел элек, беренче җыен вакытында күрсәткән хуҗалыкларның бүгенге яшәешен күрсәтү иде. 2012 елда әле малай гына булган егетләребез үсеп җитеп, гаи­лә эшен дәвам итәләр. Бүгенге сәфәребез файдалы булды һәм зур тәҗрибә бирде дип ышанам. Әлеге чараны оештырырга ярдәм иткән­нәре өчен Чувашстан Республикасы җи­тәкчелегенә зур рәхмәтләремне бел­дерәм», – диде ул.

Үзебезнекеләр

Өченче көнне  Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә күңел ачу комплексында пленар утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны, җыен делегатларын Удмуртиянең «Асылъ­яр» җыр һәм бию ансамбле җыр-бию белән каршы алды. Рөстәм Миңнеханов ансамбльгә милли костюмнар тектерү өчен сертификат бирде.
Шул ук көнне Татарстан Рес­публикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә, «Бизнес берләштерә!» хезмәттәшлек девизы астында җыен делегатлары өчен дискуссия мәйданчыклары узды. Воткинск шәһәреннән Рафаэль Фәтхуллин белән Артур Нуруллин Татарстанның Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән бер мәйданчыкта фикер алышканнар. «Бу мәйданчыкта эшләү безгә алга таба хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырырга ярдәм итте. Рәис Нургали улы белән тәҗрибә уртаклаштык, киләчәккә зур планнарыбыз бар. Гомумән, җыен һәрберебез өчен файдалы булды», – диде Рафаэль Муллаян улы.
Җыен көнендә шәхси эшмәкәр Фирдинат Мәҗитов «Татарстан -Яңа Гасыр» каналының «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашып, телевизор караучыларга үзләренең эшчәнлеге турында бәян итте. Аның хуҗалыгы белән газета укучыларыбызны да таныштырабыз.
«Мәҗитов Фирдинат Гыйльмигаян улы» исемендәге үсемлекчелек һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән шөгыльләнүче хуҗалык 2003 елда оеша. 2012 елда шәхси эшмәкәр «Мәҗитова Эльза Рамил кызы» крестьян-фермер хуҗалыгы ачыла. Хуҗалык терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта хуҗалык «Мүшәк» муниципаль берәмлеге (Мүшәк, Тауҗамал авыллары) һәм «Карамас-Пельга» муниципаль берәмлеге (Байсар авылы) территориясендә уңышлы гына эшләп килә. Мүшәк авылында тракторлар һәм тагылма авыл хуҗалыгы җиһазлары кую өчен гаражлар һәм бокслар урнашкан. Әлеге авыл хуҗалыгы техникасы белән 2000 гектар җир эшкәртелә. Милектә 12 комбайн, 11 трактор, 1 КамАЗ бар. Тауҗамал авылында 250 урынлы терлекчелек фермасы һәм терлек азыгы саклау өчен складлар, Байсар авылында 200 урынлы ферма эшли. Барлыгы 400 баш терлек бар. 2022 елда 2400 тонна сөт савып алынган. Шулай ук 30 ат асрала. Хуҗалыкта 38 кеше хезмәт куя. Уртача хезмәт хакы – 30 мең сум. 3 кеше – Удмуртия Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Әлбәттә, яшьләр авылдан китү сәбәпле, эшче көчләр җитми. Шуны истә тотып, эшне җиңелләштерергә тырышалар. 2022 ел азагында РСМ – 2375 тракторы алганнар. Әлеге тракторны җир эшкәртү өчен 8 метрлы дискатор, 10 метрлы чәчү комплексы белән җиһазландырганнар. Бу тракторда 3 тракторчы урынына бер тракторчы эшли ала.
2014 һәм 2020 елларда «Гаилә фермасы» конкурсында катнашып, фермалар төзү, реконструкцияләү, нәсел таналары алу өчен 5 000 000 һәм 15 000 000 сум күләмендә грантлар алганнар. Татарстан Республикасының Әгерҗе районы предприятиеләре белән дә актив эшлиләр. 2022 елда 5000 гектарда бөртекле культуралар җыюга аларга да ярдәм иткәннәр. Производство эшчәнлеге белән беррәттән милли, дини бәйрәмнәрне, дәүләт һәм спорт чараларын үткәрүдә хәйрия ярдәме күрсәтәләр, ике татар авылында милли мохитне саклап калу өчен тырышалар.
Әлеге җыеннарда катнашып, тәҗрибә туплап, үз эшен ачып җибәргән Фәрид Вәлитов хәләл продукция җитештерү белән кызыксына. Бу юлы да яңа эш алымнары күреп кайткан ул. Күптән түгел хезмәте өчен Фәрид Әнәс улы Россиянең агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булды.
Әйе, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт кую җиңелләрдән түгел. Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребезнең әлеге авыр тармакта хезмәт куеп, уңышларга ирешүләре белән горурланабыз.

Рәфилә Рәсүлева.