Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Архивларда сакланган гаилә серләре
2.11.2023

Архивларда сакланган гаилә серләре

Үз һөнәренең остасы булып танылган, тирә-якта ихтирам яулаган милләттәшләребез бик күп. Үз шөгыльләре белән башкаларга шатлык өләшүче андый кешеләргә карап сокланабыз, горурланабыз, тик кызганыч, аларның яшәеше, эчке дөньясы, тормышы турында кызыксынмыйча да калабыз. Менә шундый мөхтәрәм кешеләрнең берсе — фотограф Әхәт Хисаметдинов.

Минем дә студент чагымда аның турында бик күп мактау сүзләре ишеткәнем булды. Аның шәһәр хакимияте каршында урнашкан фотостудиясенә барып, фотога төшү бер матур хыял иде. Хуҗасы фотография төшерү буенча шәһәрдә осталарның остасы буларак таныл­гач, студиянең эче дә искиткеч серледер төсле тоелды миңа. Кызганычка каршы, әлеге теләгем чынга ашмыйча калды. Күптән түгел миңа Әхәт Хисаметдиновның кызы Альбина Иващенко белән очрашып танышу бәхете елмайды.

Альбина Иващенко: «Чын фамилиябез Латыйпов икәнен белдем»

Альбина Иващенко Ижау шәһә­ренең Халыклар дуслыгы йортында яшьләр инициативалары һәм иҗтимагый проектлар бүлеге методисты булып эшли. Югары культуралы булуы, гыйлемлелеге, эчкерсезлеге, мөлаемлыгы белән үзенә игътибарны җәлеп итеп тора. Әтисе Әхәт ага Хисаметдинов турында кызыксынгач, Альбина сүзен нәсел агачыннан, әби-бабаларының килеп чыгышыннан ук башлады.
Әтием Ижау шәһәрендә яшәүче гап-гади татар гаиләсендә туган. Әби-бабайлар Ижауга якынча 1933нче елларда Барҗы авылыннан күчеп килгәннәр. Бу авыл элек Алабуга районына караган. Һәм Барҗы-Ятьчә янында урнашкан була. Авыл су астында калгач, аның халкы Кичкетаң авылына күченгән. Бабамның гаиләсен репрессиялиләр һәм аларны Магнитогорскины төзергә җибәрәләр. Бик күп ачы югалтулар кичерергә туры килә аңа: хатыны, өлкән улы үлә. Үзе исә исән калган бердәнбер якын кешесе – кызы белән көчкә качып китә. Качып, бер җирдән икенче урынга күченеп, күп михнәтләр күреп йөргәннән соң, туган якларына кайта. Бабамның кызы, ягъни әтиемнең олы апасы Мөнҗибә бүгенге көндә исән. Аңа хәзер 97 яшь һәм ул Ижау­да Татар Базары бистәсендә яши. Бабам чит җирләрдә танышкан олы яшьләрдәге бер татар гаиләсенә ияреп, Кырындыга кайта, кызын әлеге әби-бабайда калдырып, үзе Ижауга китә. Ул монда килеп, фамилиясен үзгәртә. Аның чын фамилиясе Латыйпов булса, эзләп тапмасыннар өчен уена беренче килгән фамилиягә – Хисаметдиновка үзгәртә. Икенче тапкыр өйләнә һәм кызын үзе янына алып килә. Әтием исән чакта мин болар хакында белмәдем. Әти үлгәннән соң гына, архивларда казынып, нәсел шәҗәрәмне өйрәнгәннән соң белдем. Кичкетаң авылына барып, анда репрессияләнүчеләр китабыннан Сәхәбетдин һәм Биби­җамал исемнәре, туган даталары аша әби-бабам хакында мәгълүмат алдым. Бабам үзенең һәм гаилә әгъзаларының фамилиясен үзгәрт­кәннән соң, хатынын һәм кызын Ижауга алып килгән. Бу турыда беркемгә дә, хәтта улына – әтиемә дә беркайчан да сөйләгәне булмаган. Бабам 1903 елда туган. Аның гаиләсе бай булган һәм алар ашлык эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Аларның районнарда үз пекарнялары, тегермәннәре булган. Барҗының үзәгендә яшәгәннәр. Ике катлы йортлары, йортның ас­тында кибетләре дә булган. Бабам мәдрәсәдә белем алган, гарәпчә укыган, дини, укымышлы кеше булган. Без үскәндә, бу турыда белми идек. Мин аларның татарча сөйләшүләрен хәтерлим, алар шундый тыйнак, һәрнәрсәгә сагаеп карый иделәр. Хәзер инде ни өчен аларның шулай бар нәрсәдән куркып яшәгәннәрен аңлыйм. Иң кызыгы: әти дә бу турыда берни дә белмәгән.

Ярты авыл үлеп бетә

Күптән түгел «Яңарыш» редак­циясенә килеп, «Ижау шәһә­ренең Татар Базары бистәсе тарихы» дигән китап алдым. Укый башлаган идем, әтинең әнисе ягыннан да туганнары турында мәгълүматка тап булдым. Фәйзуллиннар гаиләсе турында сүз бара. Танылган, гыйлемле нәсел. Алар медицина ака­демиясендә, ИжДТУда укытканнар. Әбием Хәйринур язмышы шулай ук тетрәндергеч тарихка ия. Ул Әгерҗе районы Биектау авылыннан. Аның әтисе агач остасы, үз остаханәсе булган. Ул кешеләрдән заказлар алып, кыш буе шуларны башкара, ә яз көне заказларны өләшә дә, янә яңаларын җыя торган була. Кулына кергән акчага бар кирәк-ярак әйберне сатып алып, баеп кайткан. Өйдә тормыш көтү өчен кирәкле бар әйбер дә була, бай яшиләр алар. Кыйммәтле тукымалар һәм тегү машиналары… Әбиемнең әтисенең атасы беренче хатыны вафат булгач, икенче тапкыр өйләнгән. Алар күршедә, аерым яшәгәннәр. Ә әбиемнәр гаиләдә дүрт бала үсәләр: иң олысы малай, аннан әбием һәм ике сеңелләре. Гаиләгә кайгы килгәндә, әбигә – 7 яшь, уртанчы кызларына – 4 яшь, иң кечеләренә яшь ярым гына була.
Әлеге вакыйганың дөресме, әллә легенда гынамы икәнен хәзер беркем дә әйтә алмый, әмма бу хәл бик тетрәнгеч. Әбиемнең әтисе заказларын таратып, төрле ерак җирләрдә йөргәч, 1918 елда авылга испанка авыруы алып кайта. Чир таралып, бер-бер артлы кешеләр үлә башлый. Авылны карантинга ябалар, кешеләр өйләрендә бикләнеп утырырга тиеш була. Ә берникадәр вакыт үткәннән соң, йортларны ачып, һәр гаиләдән мәетләрне чыгаралар. Ярты авыл кырыла. Аларны җыеп, бер кабергә күмәргә мәҗбүр булалар. Әбиемнең әти-әнисе дә, олы абыйсы да үлә. Әби белән сеңелләре ятим кала. Исән калган бабалары һәм үги әбиләре бар мөлкәтне үзләренә ташыйлар. Ижаудан Фәйзуллин фамилияле туганнары да кайтып төшә. Тарихта алар тарафыннан әбием турында «Ятим баланы үзебезгә алып карап үстердек, гыйлем бирдек», дип язылган. Ә чынында исә бу гаиләнең үзләренең дә гаиләсе ишле, балалары күп була, алар үз балаларына яхшы гыйлем бирәләр, ә әбине асрау кыз итеп тоталар. Ә 16 яше тулгач, авылдагы бер ахмак кешегә кияүгә биреп җибәрәләр. Сеңелләрен исә авылда берничә ел сарайда тотулары турында да белдем. Берәр җыенып, шул якларга барасым, каберләрен күрәсем килә, – ди Альбина ханым. – Әбием үлгәч, Фәйзуллиннар өебезгә килгәннәр. Шулвакытны аларның берсе: «Хезмәтче кыз кара ничек яхшы яшәгән!» – дип әйтеп ычкындыра. Бу турыда Мөнҗибә апам сөйләгән иде.
Әби бик тыныч, сабыр, түзем кеше иде. Әби-бабам белән үскәч, телем татарча сөйләшеп ачылган. Бабам үлгәндә, миңа 4 яшь була. Соңгы елларында әби чирләп ятты, ялгыша да башлады. Әти шәһәр кешесе булып, русча белем алып үскән. Бабам Ижауда гомер буена йорт идарәсендә эш­ләгән. Мин шәһәр торак идарәсе архивларыннан эзләп, аның слесарь-сантехник булып эшләве турында мәгълүмат таптым. Слесарь булып эшләсә дә, яхшы хезмәт хакы алган. Ул сугышта катнашмаган, күрәсең, фамилиясен үзгәрткәч, аның турында хәрби комиссариатта мәгъ­лүмат булмаган. 1932 елда Ижауда ниндидер Хисаметдинов барлыкка килгән һәм шуның белән вәс­­сәлам.
Мин гаилә фотоальбомыбыздан бер фото тапкан идем. Аның бик матур каллиграфик язу белән гарәпчә имзаланган булуы мине кызыксындыргач, әти аның бабамның язуы булуы турында сөйләп, бик гаҗәпләндергән иде. Бабай сораган һәркем өчен шә­маил язып бирә торган булган. Без­дә дә аның кулы белән ясалган ике шә­маил бар иде, аларның берсе Зина апабызда бүген дә саклана. Әби үлгәч, ул аны үзенә алып калган, һаман да диварында эленеп тора.

Фотография җене яшьли кагылган

Әти – 1945нче елгы. Армиягә алынганчы фотолар белән шө­гыльләнә. Аның 14 яшьлек чакта Ленин китапханәсендә фотоаппарат тотып төшкән фотосы да бар. Мавыгулары күп иде: цирк студиясендә акробатика, бокс белән шөгыльләнде. Ул Мәскәүгә цирк училищесына укырга керергә тели. Ләкин бу хыялы чынга ашмый. Әти бик яшьли өйләнә. Мин туганда, аңа 19 яшь була. Мин туу белән аны армия хезмәтенә алалар. Ул анда өч ел хезмәт итә. Бу вакытта мин тулысынча әби-бабай тәрбиясендә үскәнмен. Без Пушкинская урамында яшәдек. Әтинең балачагы да шунда – шәһәр үзәгендә яшәп үткән, 30нчы мәктәптә укый. Дуслары профессорларның, университет һәм мәктәп укытучыларының балалары була. Алар әле мин үскәндә дә кунакка килеп йөрделәр. Мисал өчен, профессор-дерматолог дусты мине диатездан дәвалады да әле. Әти балачактан ук күпкырлы кызыксынулар белән янып яши. Өйдә китаплар күп иде. Бабам улының белемле булуын теләгән. Фотография өлкәсендә күп укый, өйрәнә, үзенә остазлар таба. Аны фотография төшерү серләренә өйрәткән Михаил Зильман Россиядә танылган, хәтта Ленинны төшергән фотографның шәкерте була.
1967 елдан фотограф булып эшли башлый. Радиозавод каршын­дагы «Волна» клубында балаларга фотографиягә төшерү буенча дәресләр бирә. Ул вакытта аңа 22 яшь була. «Радист» лагеренда да балалар өчен дәресләр алып бара. Аның шәкертләре төрле Бөтенсоюз конкурсларында призлы урыннар һәм дипломнар ала.
Әнием милләте белән рус. Миңа тугыз яшь булганда, әтием әни белән аерылыштылар. Мин үз теләгем белән әти белән калдым. Чөнки мин үземне белгәннән бирле татар мохитендә тәрбияләндем, ә сеңлем әнием белән үсте. Әтием бик кайгыртучан иде. Бервакыт ике як үпкәм шешеп, авырып киттем. Шуннан соң әти минем сәламәтлекне бик кайгырта башлады. Миңа һәрвакыт: «Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, ул чакта син авырмаячаксың», – дип әйтә иде.

нә аңлата торган иде. Ничәнче ел булганын белмим, ул 68нче мәктәптә акробатика түгәрәге ачарга теләк белдерде. Директор аның тәкъдимен хуплап кабул итте. Әти, малайларны җыеп, дәресләрен башлап җибәрде. Балалар белән эшләү бик ошый иде аңа. Ул анда 4 ел эшләде. Мин дә шушы малайлар рәтендә түгәрәккә йөрдем.
1968 елда әти Удмурт дәүләт универ-ситетының филология факультетына читтән торып уку бүлегенә укырга керде. Университетта укыган елларда әти ныклап фотограф булып эшли башлады. Шул елларда ул курсташы белән гаилә корып җибәрде. Икенче хатыны, минем үги әнием, гомер буе китапханәче булып эшләде. Шул елларда әтигә бәхет елмайды: Ижауга танылган хәрби фотокоррес­пондент Давид Минскерның абыйсы Михаил Минскер килеп, берничә семинар үткәрде. Әти фотограф һөнәре нечкәлекләрен көннән-көн ныграк үзләштерде», – дип, балачак ис­тәлекләре белән уртаклашты Альбина ханым.
Әхәт Хисаметдинов күп еллар универ­ситетның дизайн факультетында фото эше буенча укыта. Аңа фотолар кафедрасы ачарга тәкъдим итәләр. Моңа әзерләнеп йөргәндә, ул авырып китә һәм бик озак эшли алмый. Ә аннары анда җитәкчеләр алышына һәм аның теләге чынга ашмый кала.

Илдә бердәнбер фотография профессоры

Шулай ук университетта эшләгән елларында ул Табигый фәннәр академиясе белән берничә ел тыгыз хезмәттәшлек итә. Академиядә аңа фотография профессоры исемен бирү тәкъдиме белән чыгалар һәм әлеге исем аңа бернинди кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрсез бирелә. Фотография профессоры дигән исем алучы Россиядә, мөгаен, ул гынадыр.
Әхәт Хисаметдинов 1967 елдан 2014 елга кадәр фотограф булып эшләү дәверендә күп кенә танылган шәхесләрнең фотосурәтләре һәм альбомнары авторы була. Михаил Калашников белән дә озак еллар эшләгән һәм аның шәхси фотографы булган. Әхәт абыйның күп кенә фотосурәтләре танылган конструктор исеме белән бәйле китапларда һәм альбомнарда кулланылган. Галина Кулакова, музыкантлар, язучылар, композиторлар, җәмәгать эшлеклеләре, рәссамнар, Олег Лундстрем, Ролан Быков, Михаил Веллер, Александр Градский, Стас Намин, «Машина времени» һәм башка шәхесләр һәм төркемнәр белән эшли. Аның коллекциясендә Удмуртиянең иҗади шәхесләре һәм коллективлары, язучылар, рәссамнар, югары уку йортлары укытучылары, профессорлар, гади кешеләр тормышы чагылыш таба. Эшчәнлеге портретлар белән генә чикләнми, аны шәһәрдә булган һәр вакыйга кызыксындыра: вакыт тизлеге белән үзгәрүчән йөзләр, кешеләр, аларның тормышы, хисләре; республикада булган яңалыклар (таныл­ган шәхесләр килүе, мактау тактасы ачылу, демонстрацияләр, автоузышлар, спорт ярышлары, мәктәп бәйрәмнәре, дини чаралар һ.б.).
Әхәт Хисаметдинов туган шәһәре, аның тарихы белән дә бик нык кызыксына. «Балачактан ук әти мине Ижау буйлап экскурсияләргә йөртә иде. Ул шәһәрнең һәр почмагын, борылышын яхшы белде. Ул Ижауның истәлекле урыннарын күрсәтеп кенә калмый, аның тарихындагы вакыйгалар турында җентекләп сөйли иде», – ди Альбина ханым. Әхәт Хисаметдинов туган якны өйрәнүче Гата Кутузов, Анатолий Новиков белән дус була. Гата Кутузов аннан даими фотооткрыткалар ясата. Әлеге негативлар бик күп сакланган.

Фотография – ул сәнгать җимеше, тарих…

Үзгәртеп кору чорында ул татар тормышы белән кызыксына башлый. Гарәп, татар телен өйрәнә башлый. 1996 елда ул Мәккәгә хаҗ кыла. «Күз алдына китерегез, камера белән хаҗга бару динебез тарафыннан катгый тыела. Изге урында ирләр ялангач, ак махсус тукыма (ихрам) белән генә уранып йөри. Ә әти камерасын шул ихрам астына яшереп алып керә. Күрәсең, ул вакытта тикшерүләр хәзерге кебек катгый булмаган. Әти хаҗдан кызыклы фоторепортажлар сериясе белән кайт­ты. Алар күп кенә күргәзмәләрдә күрсәтелде. Әтием хаҗ кылганы белән горурланып яшәде, ул кешеләргә ярдәмчел, ачык кеше иде», – дип сөйли Альбина ханым.
1997 елда Әхәт Хисаметдинов «Мәдрәсә» дип аталган милли-мәдәни фонд оештыра, тулысынча милли мәдәният эшенә чума. «Ул вакытта Казаннан бик күп татар дәреслекләре алып кайта, мәктәпләргә тарата… Бездә кайбер дәреслекләр әле һаман да саклана», – ди әңгәмәдәшем.
Башта Әхәт Хисаметдинов Красная урамында үз фотостудиясен ачып җибәрә. Аңа фотога төшәргә бик күп шәхесләр, шәһәргә гастрольләргә килүче артистлар киләләр. Иҗади статусы күтәрелгәч, аңа шәһәр хакимияте каршында яңа төзелгән бинадан фотостудия өчен урын бирәләр. Ул вакытта мэр Анатолий Салтыков була. Вакытлар үзгәрә, җитәкчеләр дә алышына. Барысы да хосусыйлаштырыла һәм сатыла башлый. Шул исәптән Әхәт Хисаметдиновтан да әлеге фотостудия бүлмәсен алалар. Ләкин ул өметсезлеккә бирелми, шушы бинаның подвалын ремонтлап, кечкенә бүлмә ясый. Анда ул документларга фотолар ясау белән шөгыльләнә. Бу елларда аның сәламәтлеге какшый, йөрәге даими борчый башлый. Ул бу вакытта пенсиядә булгач, үз архивы белән шөгыльләнү, аны тәртипкә китерү теләге белән яна. «Бу елларда без әти белән архивны цифрлаштыра башладык, – ди Альбина Иващенко. – Еш авырый башлагач, ул татар иҗтимагый тормышыннан да бераз ераклашты. Ул вакытта инде Удмуртиядә бик күп татар оешмалары барлыкка килгән иде. 2014 елда тагын бер инфаркт кичереп, әтиебез көтмәгәндә вафат булды. Ике улында да фотография эшенә, туган якны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләде. Энекәшем Тимур Удмуртия телевидениесендә тапшыру да алып барды, хәзер ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Энем Русланга 35 яшь, ул фотограф булып эшли».
Әхәт Хисаметдинов – бар гомерен фотография эшенә багышлаган шәхес. Аннан соң зур мирас, якты истәлек булып бихисап архив калган. «Архивны саклап калу өчен цифрлаш­тырырга кирәк, ул – зур тарих. Әмма моның өчен җиһаз кирәк. Мин әлеге җаваплы эш белән шөгыльләнеп карадым. Әйтик, пленкаларда завод цехлары, оешмалар, вакыйгалар, кешеләр чагылыш тапкан. Аларның нинди вакыйгалар, нинди кешеләр икәнен мин белмим дә. Шуңа күрә цифрлаштыру бик авыр. Әлбәттә, цифрлаштырсаң, кешеләр үзләренең яшь матур чакларын күреп, танып бик нык сөенерләр иде. Әтинең архивы югалмасын өчен музейга тапшырырга да теләдем. Әлегә бу мирасны саклап калу юлларын хәл итмәдек. Бу безнең – Хисаметдиновларның изге бурычы», – ди Альбина Әхәт кызы.

Эльмира Нигъмәтҗан