Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Гүзәл Хәбибуллина: «Куллар – минем күзләрем»
16.03.2023

Гүзәл Хәбибуллина: «Куллар – минем күзләрем»

Ижау кызы Гүзәл Хәбибуллина белән сөйләшүгә фикерләремне алдан туплап, сорауларымны әзерләп барсам да, очрашкач, югалып калдым.

Гүзәлне беренче тапкыр социаль челтәрдә күрдем. Шәхси битендә «куллар белән күреп, массаж ясыйм» диелгән иде. Берничә көн аңа ничек мөрәҗәгать итәргә белми йөрдем: язсам, ничек укыр микән? Шулай да күрешергә теләк белдереп яздым. Озак та үтмәде Гүзәл аудио хәбәр белән, үз ризалыгын белдерде. Сөйләшенгән вакытка аның йорты каршына килдем дә, домофон төймәсенә басарга батырчылык итмичә, бераз басып тордым.
Гүзәл фатир ишеген ачып, елмаеп каршы алды, киемнәремне элеп, бүлмәгә узарга кушты. Фатир чип-чиста, һәр әйбер — үз урынында. Гүзәл дә кереп утырды. Менә шул вакытта тынлык урнашты. Адашымның күңелен тырнамаслык, аны рәнҗетмәслек кайсы сораудан башларга әңгәмәне?

– Гүзәл, үзең белән таныштыр әле.
– Мин 1990 елның 21 августында гаиләдә икенче бала булып туганмын. 5 яшемдә балконга чыгып, кояш нурлары җылысыннан ләззәтләнеп басып торганда, урамнан бер малай: «Әй, сукыр, сикер әйдә аска», – дип кычкырды. Шулвакыт мин үземнең башкалардан аерылып торуымны, күзләремнең күрмәвен аңладым. Бик озак еладым, бу дөньяга ачуым нык иде. Әни дә: «Синең күзләрең күрми», – дип, моңа кадәр аңлатмады. Ә мин туганнан бирле күрмәгәч, дөнья шундыйдыр дип кабул иттем. Минем чагыштырып карау мөмкинлегем юк, сез күргән дөньяны мин бары тик тоям гына. Мин тугач та, әни үз эченә бикләнгән, намазга баскан. Күп еллар дәвамында мине төрле табибларга йөртеп караган, булырдай булмагач, чынбарлыкны кабул итәргә тырышкан. Мин балалар бакчасына йөрмәдем. Урта белемне Якшур-Бодьядагы мәктәп-интернатта алдым. Аннан Кисловодск шәһәренең медицина көллиятендә массаж ясаучы һөнәрен үзләштердем.

– Мәктәптә, көллияттә укыганда, тормыш шартларына ияләшү ничек узды?
– Мәктәп-интернат күрмәүчеләр өчен. Мин анда үзем кебекләр арасында аерылып тора идем, бөтенләй күрмим. Ияләшү бик авыр булды. Мәктәптә укыганда, рельефлы-нокталы Брайль шрифты белән язылган дәреслекләрдән укыдык, язарга өйрәндек. Ә көллияттә язарга җитешү авыр иде, шуңа да анда күпвакыт укытучы сөйләгәннәрне диктофонга яздырып, кайткач, шуны яңадан тыңлап, өйрәнә идем. Көллияттә дә начар күрүчеләр күп иде, ә мин дөм сукыр булуым белән анда да аерылып тордым. Ул вакытта инвалидлар белән психологлар эшләмәде. Балачак елларым күңелгә зур яра салды, үпкә калдырды. Әниемнән дә сабый күңеленә җитәрлек мәхәббәт һәм наз булмады. Массаж ясаучы һөнәрен үзләштереп, Ижауга кайткач, минем тормыш юлымда бик яхшы кеше, искиткеч психолог очрады. Ул минем дөньяга карашымны үзгәртте, балачак ярамны төзәтергә, үземне шәхес буларак кабул итәргә өйрәтте. «Гүзәл, һәр кеше бер-берсеннән аерылып тора. Без барыбыз да башка: чәчләр-күзләр төрле, гәүдә төрле. Син дә яшәргә, эшләргә, яшьнәргә тулы хокуклы кеше! Бирешмә», – диде. Һәм мин әкренләп үземне кабул итәргә, яратырга өйрәндем.

– Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
– Без аның сеңлесе белән Кисловодскида бергә укыдык. Удмуртиядән ике генә кеше идек, аралаша башладык, дуслашып киттек. Укуны тәмамлагач, ул, кияүгә чыгып, Мәскәү якларына китте. Бервакыт үзенең туган көненә чакырды мине. «Ижаудан абый белән бергәләп килегез, бер-берегезгә иптәш тә булырсыз», – диде. Шул кунакка баруыбыздан башланып китте безнең мәхәббәт тарихы. Очрашып йөрдек, сәяхәткә барып кайттык, аннан гаилә корып яшәргә булдык. Инде 10 ел бергә яшибез, улыбыз һәм кызыбыз үсеп килә.

– Гүзәл, хезмәт юлың ничек башланып китте?
– Укудан соң мин, «Сосновый» санаториенда массажист булып ел ярым эшләдем. Аннан салонга киттем. Анда ярты ел эшләгәннән соң, декрет ялына чыктым. Улыбыз бераз үсә төшкәч, иремә тормыш йөген тартырга ярдәм итәсем килеп, өйдә массаж ясарга булдым. Фатирыбызның бер бүлмәсен тиешенчә җи­һазландырдык та, эшли башладым. Үземә-үзем хуҗа, урамга чыгып, транспортка утырып, эшкә йөрисе юк, өстәвенә, мин массаж ясарга бик яратам. Мин дәвалаучы массаж ясыйм. Бил, арка, муеннары авыртучылар, күпчелек утырып эшләүче хатын-кызлар килә. Ир-атларны кабул итмим. Соңгы айларда биткә дә массаж ясый башладым. Мин һәрвакыт үз өстемдә эшлим, яңадан-яңа курсларда укыйм, белемемне арттырам. Остеопатия тармагын үзләштерәсем килә.

– Балалар тәрбияләүдә һәм көндәлек эшләрне башкаруда авырлыклар туамы?
– Мин ялгыз түгел. Ирем һәрвакыт ярдәм итә. Хәер, мин барлык эшләрне дә үзем эшләргә тырышам. Үз фатирымда бар әйбер дә таныш, һәр әйбер мин куйган үз урынында. Сукыр кешенең тормышы тотып, тоеп карауга нигезләнгән. Шуңа күрә сез күргән әйберне безгә тотып карау мәҗбүри. Куллар – безнең күзләр. Шулай махсус күзаллау, карта барлыкка килә. Әлеге карта буенча яшисең. Тик бервакыт нәрсәдер үз урыныннан күчсә, күзаллау таркала, паника башлана. Бу хакта гаиләмдә беләләр, шуңа тәртипне сакларга тырышалар. Ә балаларга килгәндә, мин башка әниләрдән аерылмыймдыр дип уйлыйм. Улым 2 нче сыйныфта укый, кызыма 3 яшь, балалар бакчасына йөри. Ирем эшкә киткәч, кызымны бакчага илтергә бер әби булыша, мин аңа хезмәт хакы түлим. Һәр иртәне килеп ала, бакчадан кире алып кайта Аделинаны. Мин балаларымны хезмәт белән тәрбияләргә тырышам: савыт-саба да, идән дә юалар. Мин аларны үзем сукыр булып, боларны эшли алмаганга түгел, ә хезмәт тәрбиясенең файдасы булганга, хезмәткә тартам. Юкса, мин кеше ярдәменә мохтаҗ түгел.

– Ижау урамнары, социаль объектлар синең кебек үзенчәлекле кешеләргә ярак­лаш­тырылганмы? Урамда үзеңне ничек хис итәсең?
– Мөмкинлекләре чик­ләнгән кешеләргә шәһәр урам­нарына чыгу – үзе бер сы­нау. Минем ишегалдын гына алыйк. Биредә тыз-быз машиналар йөреп тора. Мин бик озак басып, тыңлап торам, кайчак барырга чыккан юлымнан кире керәм. Ә кайчак яхшы кешеләр туктап, юл аркылы чыгарга ярдәм итәләр. Кайвакыт: «Анда басма, чокыр! Сулгарак борыл!» – дип кайгыртып, кирәкле җиргә озатып куючылар да бар. Шулчакта сез биргән сорауларны яудырырга да өлгерәләр. Пандемиягә кадәр кибетләргә еш йөри идем. Хәзер бөтен продуктларны, кирәк-яракларны онлайн кибетләрдән заказ буенча өй­гә китертәм. Бик уңайлы, ни кирәк, барысын да китерәләр. Ә киемнәрне иптәш кызым яки апам белән барып, алар ярдәме белән сайлап алам.
Гүзәл белән аралашкан­да, күңелдәге уйларны, фикер­ләрне һич иярләп булмады. Бу ягымлы ханымның эчке дөньясы шулкадәр бай, үзе шундый зирәк, ә тор­мыш тәҗрибәсе күзле кешеләрнекенә караганда да күбрәк дияр идем. Озак сөйләшеп утырдык Гүзәл бе­лән. Аның бер зарына игътибар итми булмый. Гүзәл балаларга бирелә торган универсаль пособиене ала алмый икән. «Мин инвалидлык пенсиясе алам, тормыш иптәшем мине караган өчен пособие ала. Гаиләбезнең тулаем рәсми кереме 24 мең сум тирәсе. Ләкин балалар өчен универсаль пособие ала алмыйм. Социаль яклау бүлегенә шалтыратып, сәбәбен сорагач: «Сезнең гаилә әгъзаларына туры килгән яшәү мәйданы нормадан бераз артык. Шуңа күрә пособие сезгә тиеш түгел», – диделәр. Безнең, дөрестән дә, ипотекага алынган 4 бүлмәле фатир һәм әни фатирында өлешем бар. Тик бу безнең керемгә берничек тә кагылмый бит. Киресенчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен, балалар бакчасына, мәктәпкә түләргә, гаиләне ашатырга кирәк. Законнарның гадел булмавы борчый», – дип сөйләде Гүзәл.
Әлеге язманы әзерләгән вакытта Гүзәлнең бу соравы буенча Удмуртиянең социаль яклау министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать иттем. «Федераль нормалар шундый: ипотека түләүләре дә, инвалид булу да мөһим түгел. Без әлеге кагыйдәләрне боза алмыйбыз», – дигән җавап алдык. Төрле посо­биеләр билгеләнгән вакытта гаиләнең кереме генә түгел, чыгымы да исәпкә алынса, күпләргә тормыш йөген тарту җиңелрәк булыр иде…
Әлбәттә, Гүзәл тормыш киртәләре алдында тез чүгә торганнардан, башкалардан ярдәм көтеп утыручылардан түгел. Аның нәкъ шушы сыйфатына сокланып кайттым.

Гүзәл Шакирова.