Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Идел буе Сабан туе яңгырдан курыкмады
13.07.2023

Идел буе Сабан туе яңгырдан курыкмады

9 июльдә Түбән Новгород шәһәренең Автозавод паркында I Идел буе Сабан туе узды. Әлеге бәйрәмдә Россиянең 41 төбәгеннән делегацияләр катнашты. Бәйрәмне Нижгар өлкәсе, Татарстан Республикасы, Түбән Новгород шәһәре хакимияте, Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы оештырды. I Идел буе Сабан туенда Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин да кунак булды.

Кузьма Минин татар нәселеннән!


Килгән көнне Нижгар Кремленә экскурсия үткәрелде. Кремль Казанныкыннан 1,5 мәртәбә зуррак булып, 22 гектар мәйдан били (Казан кремле – 15 гектар). Өлкә губернаторы, җирле парламент, хөкүмәт, шәһәр хакимияте, филармония бинасы Кремль биләмәсендә урнашкан. Россияне, Мәскәүне XII гасыр башында чит илләр йогынтысыннан азат итүне башлап йөргән, тамырларында татар каны да аккан, чукындырылган татарлар нәселеннән булган Кузьма Минин кабере дә Кремльдәге җирле чиркәүдә урнашкан. Тарихчылар әйтүенчә, Түбән Новгородка руслар XIII гасырда нигез салган. Ә аңа чаклы X-XI гасырда биредә, Ока елгасы Иделгә койган урында, Болгар ханлыгының чик буен сак­лаучылар яшәгән Җүнкала булган. Ибраһим хан төзеткәнгә, аны «Ибраһим шәһәре» дип тә йөрткәннәр. Өлкәдә татар авылларында илле меңгә якын татар-мишәр яшәве – аларның җирле халык икәнен раслый. Шәһәрдә – биш күпер, аларның дүртесе – Ока, берсе Идел аша салынган.

Яңгырлы Сабантуй

Нәрсә белән истә калды соң бу Сабантуй? Бәйрәм безне коеп яуган яңгыры белән каршы алды. Көне буе яуган кара яңгыры, җитәкчеләрнең халыкны, Түбән Кама шәһәреннән килгән 250 баланы көттерүе белән… Аңа карап, безнең Удмуртия делегациясенең күңеле төшмәде, киресенчә, истә калырлык күңелле Сабантуй бәйрәме булды ул!

Паркта Татарстан Республикасы һәм Нижгар халык кәсепчеләре, кул эшләре оста­ларының бик матур күргәзмә-ярмин­кәләре оештырылган иде. Татар йорты утарына кереп, авыл тормышы белән танышырга була иде. Хәтта сыерга чаклы алып килгәннәр! Татарстанның Түбән Кама районы уңганнары халкыбызның милли уеннарын оештырдылар. Мөхтәрәм җитәкчеләрне каршы алу өчен шактый гына вакыт яңгыр астында торганнан соң, без дә рәсми ачылышка юл тоттык. Тамашаны Түбән Кама районының артист­лары башлап җибәрде. Пролог татар халык әкиятләренә, гореф-гадәтләренә багышланган иде. Афәрин! Түбән Кама – һәрвакыт барыбызга да өлге! Коеп яңгыр ява, балалар, олылар безнең өчен тамаша күрсәтә.

Алга таба Нижгар артистлары чыгышында сүзсез дә бу җирләрнең тарихын аң­лар­га була иде. Тантаналы өлештә җи­тәк­челәргә сүз бирелеп, алар матур теләк­ләрен җиткерделәр, милләттәшләребезгә хезмәтләрен бәяләп, Мактау хатлары, хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар. Яңгыр яуса да, Сабантуйның барлык уеннарын оештырдылар. Ә сабантуйның күрке булган – милли көрәштә Нижгар өлкәсенең Сафаҗай авылыннан бертуган Хәдис һәм Ханнан Камалетдиновлар җиңде. Аларга бүләк итеп Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин машиналар тапшырдылар. Әлбәттә, яңгыр булгач, бәйрәмдә кеше аз булды.

Әлеге бәйрәмне үткәрү өчен шактый гына чыгымнар тотылган булса кирәк. Паркның кипкән күлен пластик чирәм һәм ныклы түшәмә белән түшәгәннәр, зур сәхнә, трибуналар,  парк капка төбендә КППлар урнаштырганнар. Күпме кешенең хезмәтен яңгыр юкка чыгарды шул, кызганыч, табигать каршында без барыбыз да көчсез.

Җиде ел узган, үзгәрмәгән…

Моннан җиде ел элек миңа Түбән Новгород шәһәрендә XVI Федераль Сабантуйда булырга туры килде. Күп кенә өлкәләрдә Сабантуй бәйрәмнәрендә булып, чагыштырырга мөмкинлек булгач, үз фикерем дә бар. Түбән Новгородта оештыру буенча, нәкъ җиде ел элек кебек, бернәрсә дә үзгәрмәгән! Делегацияләрне каршы алу, озату, экскурсияләр оештыру һаман да юк. Нәтиҗәдә, барлык делегацияләргә үз белдекләре белән йөрергә туры килде. Бу әлбәттә, җирле хакимият гаебе. Ярый әле Татарстаныбыз, Бөтендөнья татар конгрессы бар! Бу очракта әле барыбызга да алардан үрнәк алып, өйрәнәсе дә, өйрәнәсе!

P.S. Җирле халык белән дә аралашырга туры килде. Әлбәттә, милләттәшләребез бу бәйрәмгә бик шат. Ләкин араларында: «Регионыбызда социаль, коммуналь, транспорт юнәлешендә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. Җитәкчеләребезнең аларга игътибары җитми. Ә менә үзләрен күрсәтер өчен бик зур суммалар тотып, бәйрәм үткәрергә алар җай табалар», – дип әйтүчеләр шактый булды…

Рәфилә Рәсүлева.