Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Илдар Гыйльметдинов: «Төбәкләрдәге татарлар актив!»
16.03.2023

Илдар Гыйльметдинов: «Төбәкләрдәге татарлар актив!»

10-11 мартта Татарстан Республикасының Спас районында урнашкан Болгар шәһәрендә Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясе һәм милли-мәдәни автономиянең 25 еллыгына багышланган чаралар узды. Анда илнең 43 төбәгеннән 90 делегат, шул исәптән ЛНРдан, Россия төбәкләреннән татарларның милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, хакимият органнары һәм иҗтимагый институтлар вәкилләре җыелган иде. Алар арасында без – Удмуртия татарларының милли-мәдәни автомиясе рәисе Рәмзия Габбасова һәм Можга татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галиев та бар идек.

Конференция эшендә Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсе департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Равил улы Фәйзуллин, Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев, Татарстан Респуб­ликасы Президенты Департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру буенча идарә җитәкчесе Данил Мәхмүт улы Мустафин, Татар Федераль милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнаштылар.
Кунакларның сәламләү һәм тәбрик­ләү­ләреннән соң, ФНКАТ Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдиновның һәм ревизия комиссиясенең хисабы тыңланды. Делегатлар ФНКАТ җитәкчесе һәм башкарма директоры Миләүшә Рәфкать кызы Шәрәпованың эшен югары бәяләделәр.
Совет рәисе итеп бертавыштан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов сайланды. Киләсе 4 елга сайланган ФНКАТ Советы составына Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова да керде.
Илдар Ирекович сүзләренчә, 25 ел элек оешкан оешма бүген дә актив эшли. «Әйтергә кирәк: без – Россиядә даими үсештә булган иң эре милли оешмаларның берсе. Аның составына 46 регионнан милли-мәдәни автономияләр керә. Бу төбәкләрдә татарларның активлыгын, татар милләтен үстерү өчен көч куярга әзерлеген күрсәтә, – дип билгеләп үтте ул. «Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең балаларында телне өйрәтүгә кызыксыну уяту, туган телне саклап калу максатыннан, тел лагерьлары оеш­тырыла. Балаларның барысын да Татарстанга китертеп булмый, бу эшне үзегездә дә оештырырга кирәк. Без ярдәм итәргә әзер. Федераль милли-мәдәни автономия даими оештырган укуларда, семинар-форумнарда төбәкләрдәге милли-мәдәни автономияләр грантлар буенча эшләргә дә өйрәнделәр. Алар Татарстан Республикасы оештырган конкурсларда гына түгел, Россиякүләм конкурсларда да катнашып, грантлар оталар. Кызганыч, Татарстан мәдәният министрлыгы аша уздырыла торган грантлар конкурсы узган ел икенче операторга күчте һәм без төбәкләрдәге милли-мәдәни автономияләргә ярдәм йөзеннән булдырган акчаларны кулдан ычкындырдык. Бу сорауны якын арада хәл итәргә кирәк», – диде Илдар Гыйльметдинов. Ул халык санын алу нәтиҗәләренә дә тукталып, әлеге кампаниянең дөрес оеш­тырылмавын ассызыклады. Дәүләт Думасы милләтләр эшләре буенча комитетында Дәүләт статистикасының Федераль хезмәте җитәкчесенең чыгышын тыңлаулары һәм карарлар кабул ителүе турында хәбәр итте. «2026 елда узачак мик­роперепись һәм 2030 елда узачак чираттагы җанисәп кампанияләрендә бу юлы ясалган хаталарны кабатламау өчен, эшне камилләштерү юллары күрсәтелде», – диде ул.
Чыгыш ясаучыларның күпчелеге үз эшләре, тормышка ашырган проектлары турында сөйләделәр. Рәмзия Габбасова Васил Гаптелгаяз улына гыйнвар аенда Удмуртиядә Идел буе федераль округында эшләүче милли-мәдәни автономияләрнең җитәкчеләре катнашында зур җыелыш уздырулары һәм Илдар Ирек улына февраль аенда узган отчет-сайлау җыелышында катнашуы өчен зур рәхмәт белдерде. Мәк­тәпләрдә татар теле дәресләренең саны кимүенә күз йомарга кирәкмәвен әйтеп, бу мәсьәләне ничек тә хәл итү юлларын табарга иде диде. Узган ел Татарстан мәдәният министрлыгы аша җайга салынган проект эшчәнлегенең туктап калуы милли хәрәкәтнең сүлпәнләнүенә китерүен билгеләп үтте.
Бу көнне бүләкләнүчеләр дә шактый күп булды. Алар арасында Рәмзия Габбасова да бар иде. Аңа милләтебезгә рухи яктан бай һәм зыялы шәхесләр тәрбияләүгә, яшь буынга тирән белем бирү һәм татар мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Ике көн дәвам иткән әлеге җыен очрашуларга, уртак проблемалар турында фикер алышу, аны чишү юлларын эзләүгә, тәҗрибә уртаклашуга бай булды. Делегатлар өчен борынгы Болгарның тарихи урыннары буенча эчтәлекле экскурсия дә оештырылды.

Руслан Галиев.