Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Үзебезнеке
2.03.2023

Үзебезнеке

23-26 февральдә Ижауда А.М. Демидов исемендәге спорт комплексы трассаларында биатлон буенча Россия Чемпионаты ярышлары узды. Быел «Ижау винтовкасы»нда Россия һәм Белоруссиядән килгән иң көчле спортчылар — Олимпиада уеннары призерлары да, Дөнья чемпионатында җиңүчеләр дә катнашты.

«53нче тапкыр «Ижау винтовкасы» Удмуртия территориясендә уздырыла һәм безнең өчен бу истәлекле вакыйга. Дөнья һәм Олимпиада уеннары чемпионнары һәм призерлары булган барлык танылган спортчылар да безнең стартлар аша үтте. Быел ярышлар Беларуссия спортчылары катнашында Халыкара статуста уза», — ди­де Удмуртиянең физик культура һәм спорт министры Денис Парахин. Индивидуаль ярышта кө­меш медаль яулаган милләттәшебез, Ижау егете Илназ Мөхәммәтҗәнов зур масстарт дисциплинасында беренче булып, Россия Чемпионы исемен яулады. Шулай ук ул – юниорлар арасында Дөнья чемпионы, Европа Кубогы призеры, илебезнең чемпионатларында җиңүче һәм лаеклы урыннар алучы да.
Талантлы спортчы белән элемтәгә кер­гәндә, ул аэропортка ашыга иде. Шулай да безнең белән аралашып алырга вакыт тапты.

— Илназ, үзен белән таныштыр әле.
— Мин Ижауда туып-үстем. Ә әти-әнием Әгерҗе районыннан, сеңлем бар. 86 нчы гуманитар-юридик лицейны тәмамлагач, Удмурт Дәүләт университетының физик культура бүлегенә укырга кердем. Шунда ук магистратураны тәмамладым.

— Ни өчен нәкъ әлеге спорт төрен сай­ладың?
— Әти белән әни балачактан ук актив ял итүгә, спортка мәхәббәт тәрбияләделәр. Бакча казудан башлап, чаңгыда шууга ка­дәр — бөтенесенә дә җитешә идем. Биатлонга килүем кызыклы гына булды. Дустым чакырды да, аңа иптәшкә дип, мин дә бардым. Бер айдан ул бу спортны ташлады, ә мин калдым.

— Бу юлы син үзеңнең таныш трассаңда, үз йортыңда көч сынаштың дисәк тә ялгыш булмас. Бу ничек тә булса ярдәм иттеме?
— Әлбәттә, үзеңнең туган ягыңда ярышу һәрвакыт рәхәт. Бу юлы җанатарларның күп килүе сөендерде. Алар арасында минем гаиләм, дусларым да бар иде. Трасса буйлап бөтен кешегә дә урын җитмәве генә бераз күңелне кырды. Алдагы елда моны төзәтерләр, дип ышанам.

— Җиңү яулагач, иң беренче нинди хисләр кичердең?
— Сорамый булдыра алмыйм: татар телендә иркен аралашырга кем өйрәтте?
— Кечкенәдән гаиләдә әти-әни белән туган телдә аралашып үстек. Хәзер дә өйдә бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Минем өчен бу җиңелрәк тә.

— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт! Уңышлар сиңа!

Эльвира Хуҗина.