Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Татар әбиләре ничек киенгән?
30.03.2023

Татар әбиләре ничек киенгән?

Аллаһка шөкер, бүгенге көндә Ислам динен тотучылар арта. Мә­чет­ләребез җомга намазлары вакытында да, бәйрәмнәрдә дә тулы була. Урамнарда шәригать кушканча киенгән мөслимәләрне дә еш күрәбез. Тик нәкъ менә аларга карата әйтелгән тәнкыйть сүзләре дә арта.

«Гарәп модасына ияреп киенәләр», «Элек татар әбиләре болай киенмәгән инде, бигрәк төренгәннәр», «Чүлдә яшәмиләр бит, безнең гореф-гадәтләр буенча киенеп булмыймыни?» Шунысы кызык: бу сүзләрне гадәттә чәче-башы ябылмаган, кыска җиңле күлмәк кигән өлкән яшьтәге апалар, хатыны­на шулай йөрергә рөхсәт биргән ир-атлар әйтә. Шәригать кушканча киенү ничек була? 1930 нчы елларга кадәр әбиләребез ничек киенеп йөргәннәр? Бу турыда Ижауның Үзәк мәчетендә узган «Татарча хиҗаб» лекциясендә Төньяк районнар имам-мөх­тәсибе Илмир хәзрәт Касимов сөйләде. Аның лекциясеннән өзекне газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
«Чыннан да, бүгенге көндә татар мөсли­мәләренең киеменә карата бик күп тәнкыйть сүзләре ишетергә мөмкин. «Ник инде син үзеңнең татар милли киемен кимәдең?! Бәбәй итәкле күлмәк, баш очында калфак, билне кысып торган алъяпкыч япсаң, яхшырак булыр иде», – дип, «акыллы киңәшләр»ен бирүчеләр әллә оялтырга, әллә инде мыс­кылларга тырышалар. Ә менә күкрәк-кендек күрсәтеп йөргән ана баласына нинди тәрбия бирә – анысын игътибарсыз калдырабыз. Әле шунысы да гаҗәп: шушы тәнкыйтьләүче кешеләрнең кызлары исә, күбесе модага ияреп, елдан-ел тәннәрен ачалар… Гомумән, ярымшәрә йөргән хатын-кызларга шулкадәр күнегеп, инде аларга игътибар да итмибез, ахры. Ләкин, яулык ябып, озын күлмәк киюче мөслимәләрне ак карганы очраткан кебек, әллә кайдан күреп, тәнкыйтьләргә җитешәбез.

«Безнең әбиләр болай киенеп йөрмә­гәннәр», – дигән сүзләр күбрәк киемнең озын­лыгына, формасына һәм төсенә кагы­ла. Чынлап та, безнең элеккеге татар мөслимәләре ничек киенгән соң? Әгәр тарих битләренә күз салсак, безнең татар хатын-кызлары инкыйлабка (революциягә) кадәр бөтен хәрәм җирләрен, йөзләрен яба торган булган. Без мондый мәгълүматны тарихчылар китапларыннан укып белә алабыз. Мәсәлән, күренекле табиб Карл Фукс, үз һөнәре аркасында төрле кешеләр белән очрашкан, ләкин  мөселман хатын-кызларының (шул исәптән татарлар арасында да) битләрен беркайчан да күрмәве турында яза. Аларның битләре ябык булган. Бай булган саен, хатын-кызны өйдән чыгармаганнар, чыксалар да, алар битләрен яба торган булганнар. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән хәситәләрне дә алар бары тик башка хатын-кызлар каршында гына мактанып күрсәтә алган. Өйдән хәситә киеп чыккан кызлар аны камзул астына яшерә торган була. Дөрес, яулыкларны төрлечә бәйләгәннәр. Мәсәлән, кайберләре эчтән матур чигелгән яулык бәйләп куйган яки кечкенә калфак кигән. Шул ук вакытта муеннарын да каплаганнар, маңгайларын да япканнар. Ә өйдән чыкканда, өсләреннән шәл каплап куйганнар, шәл бик озын булган. Иң мөһиме, тәннәре ябык булган. Этнографлар әйтүенчә, XIX гасырда һәм XX гасыр башында кияүдәге ханымнар урамга чыкканда, чит-ят кешеләрнең күзенә ташланмас өчен, ирләренең җиләнен (чапанын) баш өсләренә каплап, кырыйлары белән битләрен япканнар. Татарларда пәрәнҗә булмаса да, битне каплау киң таралыш алган.
Ул чорда хатын-кызларның ничек киенүе турында язылган рус телендәге язмалар да күп. Мәсәлән, шуларның кайберләре: «Чем татарин богаче, тем более укрывает свою жену. В быту бедного, рабочего люда, как городского, так и сельс­кого, такое укрывательство женщины, разумеется, не­возможно; но и бедная женщина этого класса при встрече с мужчиною обязана закрыть свое лицо или по крайней мере отвернуться от него при разговоре…»
(П. В. Знаменский «Казанские татары», с. 16, Казань, Издательство «Иман», 2004). «У себя дома женщины и девушки оставляют свои лица открытыми. Снаружи они носят большое покрывало на голове, которым закрывают лицо, когда они не заняты. Те, кто живет в достатке, соблюдает этот обычай более строго».
(Ф.Х. Паули. «Этнографическое описание народов России», с. 322, Санкт Петербург, 1862 г.)
Хәзерге вакытта: «Безнең әбиләр болай киенмәгән», – дип әйтүчеләрнең, кайсы елларны күз алдында тотуы да мөһим. Күбесе, Совет чоры вакытында төшерелгән фотолар буенча фикер йөртә. Тик дин тыелган чорда да әбиләребез башларыннан яулык­ларын, аркаларыннан камзулларын салмаганнар. Ә күлмәк астыннан оек киюләрен әле күпләр хәтерлидер. Әбиләребез беркайчан да тәннәрен, гаурәт урыннарын ачык килеш йөртмәгәннәр! Мөслимәләрнең хәзерге киемнәре дә гарәп модасына иярү түгел. Гарәп хатын-кызларының ничек киенүләрен үз күзләре белән барып күрмәгәннәр генә шулай дип әйтә ала. Гомумән, Исламда «мода» дигән төшенчә юк, Аллаһы Тәгалә кушкан шәригать кануннары гына бар. Бу турыда хәдисләрдә дә әйтелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: «Җәһәннәм әһелләреннән булган ике төркем кешеләр пәйда булырлар, ләкин минем әле аларны күргәнем юк. Беренчесе: урам буйлап төркем-төркем ирләр йөрер һәм аларның билләрендә сыер койрыгына охшаган нәрсәләр булыр. Алар шушы сыер койрыгына охшаган нәрсә белән кешеләрне кыйнап йөрерләр. Ә икенче төркем: хатын-кызлар булыр, алар берүк вакытта киенгән дә, ялангач та булырлар, үзләренә ир-атларны җәлеп итәрләр. Алар җәннәткә кермәсләр, хәтта исен дә сизмәсләр, гәрчә җәннәтнең исе бик еракларга таралган булса да».
Бервакытны Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) яны­на Әбү Бәкернең кызы Әсма килә һәм ул үтәкүренмәле киемнән була. Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.) аны күргәч, читкә борыла һәм аңа әйтә: «Әй, Әсма! Кайчан кыз кеше балигъ яшенә җитә, шул вакыттан соң аның «бу» һәм «бу» җиреннән башка бүтән җирләре күренмәскә тиеш», – дип, йөзенә һәм кул чукларына күрсәтә».
Илмир хәзрәт лекция вакытында шәхси коллекциясендә булган борынгы киемнәр (күлмәк, күкрәкчә, камзул, изү, хәситә, яулыклар, шәлләр, калфак, өрпәк һ.б.) белән таныштырды. Манекеннардагы киемнәр ярдәмендә әбиләребезнең элек ничек киенеп йөргәннәрен күрсәтте. Гадәт буенча япсак, хәзерге мөслимәләрнең яулыкларыннан бары тик төсе һәм материалы белән генә аерылып торуын аңларбыз. Шулай ук татарларда юка тукымадан тегелгән, «өрпәк» дип аталган баш киеме булган. Аны XIX гасырда, шәлләр барлыкка килгәнче кулланганнар. Бу өрпәк шул ук монашкаларның (хәзер күпләр мөселман хатын-кызларын: «Монашка кебек киенәләр», – дип гаеплиләр) баш киеменә ошаган. Димәк, безнең мөслимәләр нәкъ элеккечә, татарларга хас киемнәр кияләр булып чыга. Чыннан да, бер-беребезгә карата ихтирамлырак булырга вакыттыр, бәлки? Әбиләребез шулай киенгән дип, аларны үрнәк итеп куябыз икән, аларда булган тәрбия, әхлак кагыйдәләрен дә үзебезгә үрнәк итеп алырга кирәк түгелме? Әбиләребез тыйнак, әдәпле, сабыр булган. Башкалар турында гайбәт сүзләр сөйләп, юкка-барга тәнкыйтьләп яшәмәгәннәр. Үзебездә күбрәк менә шушы сыйфатларны тәрбияләргә өйрәнсәк иде.

Эльвира Хуҗина әзерләде.