Кефир кыланмышлары
Бүгенге көндә эчкечелек дөньякүләм замана чире булып исәпләнәдер дип уйлыйм. Кеше еш кына тормышында булган психологик киеренкелекне йомшарту, үзен борчып торган уйлардан вакытлыча арыну, онытылып тору өчен хәмергә үрелә. Күпләр шулай яшәүгә бик тиз күнегә, көннән-көн ныграк сәрхүшлек сазлыгына батканын сизми дә кала. Аны уңай хәл итү – иң авыр проблемаларның берсе. Катнаш милләт вәкилләре эшләгән оешмаларда эчү белән мавыгучыларны күп күзәтәм. Эчү аркасында күбесе бик яшьли сәламәтлекләрен дә, гаиләләрен дә, эшен дә югалта. Иблис коткысына бирелгән танышларым арасында гарипләнүчеләр дә, вакытыннан алда дөнья белән хушлашучылар да җитәрлек.
Кирәкле белгеч – ватылган станокларны көйләүче, төзәтүче Коля бездә озак еллар слесарь булып эшли. Элек аның эштә аек вакытын хәтерләмим дә. Ике ел элек җитәкчеләр аңа: «Я үзеңне кодлаштырасың (кодирование) яки эштән китәсең», – дигән катгый кисәтү ясадылар. Ике балалы гаилә башлыгына бу кисәтү тәэсир итте күрәсең. Коля атаклы табибка барып, тиешле дәвалану сеанслары алды.
Чыннан да, сәрхүшлек чирен дәвалау – катлаулы процесс. Көчләп беркемне дә кодлаштырып булмый. Иң беренче чиратта, заман чиреннән аралану теләге авыручының үзендә булырга тиеш. Шул очракта гына, уңай нәтиҗәгә ирешәсең. Кодлаштыргач та нормаль хәлгә кайту берничә этапта бара икән. Башта берникадәр вакытка чаклы кеше: «Сәрхүшлекне җиңәм!» – диеп, җиңелчә күтәренке халәт кичерә. Ул бу чорда элекке хәле кире кайтмасын өчен, якыннарының, хезмәттәшләренең үзен аңлавына һәм ихлас ярдәменә мохтаҗ.
Коля эчүен ташлагач, сөмсере коелган кеше сыман йөрде, хезмәттәшләр белән дә аралашмады диярлек. Ял сәгатьләрен, газета-журнал битләренә чумып, гел укып уздырды. Ләкин озак та үтмәде, мыштым Коля кеше ышанмаслык булып үзгәрде дә куйды. Элек эштә гел кызмача килеш борын төбенә көйләп-шыңшып йөргән Коля, китап дөньясына чумгач, әйләнә-тирәгә башка күзлектән карап, тернәкләнде, батырайды. Сабыйларча ачышлар ясап, укыганнары белән бүлешеп, хезмәттәшләр арасында агарту эшләрен башлап җибәрде. Теләсәк, теләмәсәк тә, әңгәмәләрен тыңлый идек.
Иң беренче булып, сөт ризыкларын мактарга кереште: «Әчкелтем сөт ризыкларындагы аксым организмда вирусларга каршы торучы иммуноглобулиннар ясап чыгара. Бигрәк тә кефир файдалы продукт икән. Ул С һәм В төркеменә кергән витаминнарга бай. Аның составында минераллар күп…» – дип, безне кефир эчәргә туктаусыз кыстады. Кефир эчә башлаган беренче көннән үк бер хезмәттәшебез: «Кефир, әйдә киттек, станоклар көтә!» – диюгә, Коля елмаеп, үзенә таккан яңа исемне хуп күрде. Шул көннән башлап, барыбыз да, хәтта җитәкчеләр дә аңа Кефир дип эндәшә. Аның Николай исеме бары документларда гына сакланып калды.
Фикерләрен исбатлау нәүбәтеннән, Кефир көн дә 3әр кап кефир эчә иде. Берәр ай чамасы аны туктаусыз эчкәч, эче китеп газапланды һәм йогуртка күчте. «Йогурт – акыл эшчәнлеген яхшыртучы бик файдалы продукт. Анатолий Карпов дөнья чемпионатлары вакытында йогурт эчкән икән һәм гел уңышка ирешкән…» – дип, безгә яңалык җиткерде. Күп итеп йогурт эчү, шулай ук эчәкләргә тискәре йогынты ясый икән. Кефир тагын бәдрәф юлыннан кайтып кермәде…
Йогурттан бизгәч, ул сокларга күчте. Бигрәк тә алма белән әфлисун сокларын яратып мактарга тотынды: «Соклар иммунитетны күтәрә, нерв системасы эшчәнлеген яхшырта, организмны шлаклардан чистарта. Алар составында файдалы матдәләр һәм витаминнар күп. Мәсәлән, алма согы эчәкләрне токсиннардан чистарта, бөер эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, тән тиресен йомшарта. Әфлисун согы С витамина бай…»
Чамасын белми күпләп эчкән соклар да организмда үз эшен эшли икән. Кефирда аллергия башланып, тәнен бетчә басты, кычытына башлады. Әфлисун аңа бөтенләй ярамый икән бит. Озак кына аллергия чиреннән дәвалангач, чираттагы мавыгуы су эчү белән бәйле булды. Кефир көн дә эшкә зур шешә белән су алып килә иде.
«Организмга су зур файда китерә: кан йөрешен яхшырта, матдәләр алмашуын тизләтә, ябыгырга ярдәм итә. Иртән эчкән су күп авыруларны (сидек-җенес әгъзалары, астма, туберкулез, баш авырту, эч кибү, артрит, синусит, менингит һ.б.) җиңәргә ярдәм итә…» – дип, күптән билгеле булган фикерләрне көн дә безгә тукый иде. Суны артык күп эчү аркасында, ораторның кул-аяклары шешә башлады, янәдән туктаусыз бәдрәф юлын таптады. Чөнки күп итеп эчкән су бөерләр эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый бит.
Бер елга якын төрле экспериментлар ясап чиләнгәч, Кефир соңгы мавыгуына нокта куйды. Хәзер ул безнеңчә тормыш алып бара. Төшке аш вакытында чәй дә, кофе да эчә, өеннән алып килгән ашын да җылытып ашый, үзенең соңарган ачышлары белән безне дә аптыратмый.
Кефирның сәрхүшлектән арынуына 2 ел узды, үзен яхшы хис итә. Ныклы ихтыяр көче булу аркасында ул үзен кулга ала алды. Эчүдән туктагач, укуга хирыслыгы артты. Башкаларга күптән билгеле булган әйберләрне беренче тапкыр күреп, югарыда саналып киткән мәгънәсез экспериментлар белән мавыкты. Кефирның бу кыланмышлары безгә дә сабак бирде. Чамадан тыш күп итеп кулланган әйбернең организмга зыяны күп икән. Һәр нәрсәнең чамасын белегез!
Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.