Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - «Китапның яртысын урын өстендә яздым»
20.07.2023

«Китапның яртысын урын өстендә яздым»

«Ниһаять, минем туган авылым – Иске Эсләгемнең тарихы язылды. Мин авылда тудым, шунда үстем, авылым мине олы тормыш юлына озатты. Архив материалларына нигезләнеп язылган бу китап яраткан авылдашларыма мәңгелек истәлек булып калсын».

Гөлфидә Мәрданова.

Авыл тарихын күптән барлый

15 июльдә Әгерҗе районының Иске Эсләк авылында Гөлфидә ханым Мәр­данованың «Иске Эсләгем – гомер бишегем» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Гөлфидә ханым туган авылы тарихын күптән барлый икән инде. «Авылда эшләгән вакытта, мин Казан Дәүләт университетында белем алдым. Шул вакыт курс эше итеп, үзебезнең колхоз тарихын яздым. Үзегез беләсез: ул вакытта компьютерлар юк иде, кулдан язарга туры килде. Мин аны кафедрада якладым һәм миңа шул вакытта тарих кафедрасында калырга тәкъдим ясадылар. Ул вакытта әти-әнием авылда яңа йорт җиткерәләр иде, мин Казанда кала алмадым. Соңыннан кияүгә чыгып, иптәшем белән Себер ягына юл тоттык. Ул вакытта партком секретаре булып хезмәт куйган Нургали абый Мурзин миңа: «Гөлфидә, бу бик әйбәт эш бит, син әлеге тарихны безнең партком кабинетына куеп кит», – диде. Без Себердә яшәгәндә, Нургали абый вафат булды. Мин язган тарих югалды. Без аны дустым Дилүсә Фәйзуллина белән бик озак эзләдек, таба алмадык. Әлбәттә, бик нык кайгырдым, күпме фотосурәтләр, документлар юкка чыкты. Ә иң мөһиме, мин интервью алган кешеләр юк иде инде. Шуңа күрә мин бу эшне яңартырга кирәк дигән фикергә килдем. Чөнки һәрбер авылның, ул авылда яшәүче һәр гаиләнең үз тарихы бар бит. Алар мирас булып киләчәк буынга калырга тиеш», – диде ул. Китапта авыл барлыкка килгәннән бирле алып, бүгенге көнгә кадәр мәгълүматлар бирелгән. Гөлфидә ханым әлеге мәгълүматларны Татар энциклопедиясеннән, галим, тарихчы, каллиграф, текстолог, укытучы – Раиф Мәрданов хезмәтләреннән алган. Авылда эшләгән вакытта ук, ул авылдашларыннан өлкән кешеләрдән интервью алып язып бара торган булган. Әнә шул кулъязмаларның кайберләрен энесе Рафил тапкан. Гөлфидә Мансур кызы китапка хезмәте кергән һәр авылдашына рәхмәт белдерде. «Китапны туплаган вакытта, тайганакта егылып, аягымны имгәттем, китапның яртысын урын өстендә язарга туры килде. Шул вакытта миңа «Яңарыш» редакциясе ярдәмгә килде. Гөлнара Вәлиева берничә тапкыр өемә килеп, материалларны җыеп, бастырды. Шулай да бераз өлеше төшеп калган, мин аны китап чыккач кына күрдем. Шуңа күрә без аны кушымта итеп эшләдек. Китапны нәшер итәргә булышкан «Яңарыш» редакциясенә шигырь юллары белән рәхмәт әйтәм:

«Уңыш телим, «Яңарыш»ка
Шушы изге эшендә.
Беркайчан да картаймасын
Хезмәт итсен халкыма!»

Әллә каян күренеп тора үткен, затлы икәннәре!

Кичәгә күрше авыллардан да килгәннәр иде. Гөлфидә ханымны һәрберсе кызыксынып тыңлады. Гөлфидә Мансур кызы авылдашларына музей, гаилә шәҗәрәләрен төзергә тәкъдим итте. «Мин үзем алты буынга кадәр нәселемне беләм, җиденчесен әле барлый алмадым», – диде ул. Ә залда утыручы Гөлсинә апа Гафарова үзенең сигез буын нәселен белүен җиткерде һәм халыкны шаккаттырып сигез буын бабасын исәпләп тә бирде. Китапханәдә мәдәният хезмәткәрләре кечкенә генә музей почмагы булдырганнар инде, хәзер аны тулыландыру эшен дәвам итәсе бар.

Тугызбуй төбәгенә кергән авылларда яшәүчеләр һәрберсе үзенчәлекле. Иске Эсләк кешеләре дә башка авыллардан аерылып тора. Заманында эшкә көчле, үткен, аягында нык басып тора торган хуҗалыклар иде бу авылда. Тамашачыларга игътибар итәм. Аларда әлеге көчлелек, үткенлек, зат­лылык һаман да сизелә. Мәдәният йорты сок­ланырлык итеп төзекләндерелгән. Авыл халкы көче белән тәрәзәләргә челтәрләр дә алынып эленгән. Якында гына медпункт төзелеп килә. Менә бу юлы да авылдашлары Илүсә Нуриева авылның 290 еллыгы уңаеннан уртак көч белән бәйрәм үткәрергә тәкъдим ясады. Хәер, арада: «Авылның яше зуррактыр», – дигән фикерләр дә булды. Бирсен Ходай, китап чыгу уңаеннан да, авылдашлар, якташлар җыелу зур авыл бәйрәменә әйләнсен. Теләге булган кешеләр, әлеге бәйрәмгә матди ярдәм күрсәтсеннәр. Тик бернәрсә тамашачыларны аптырашт­а калдырды: бәйрәмдә авыл советы җитәкчеләре юк иде!

Кичә концерт номерлары белән дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре Миләүшә һәм Камил Хановлар авылдашлары белән бергә бик матур бәйрәм концерты бүләк иттеләр. Ләрисә Зәлилова, Рәйсә Әхмәдишина, Зәринә Минһаҗева, Гөлия Җәлилова, Рәмзия һәм Фәрит Галиевларның барысының да бию-җырлары авылга, әти-әниләргә багышланган иде. Гөлфидә ханым үзе дә берничә тапкыр залдагы тамашачылар белән бергә җырлап-биеде, үзенең шигырьләрен укыды. Кичә, гомумән, Иске Эсләк авылы турындагы шигырьләргә, җырларга бай булды. Әлеге авыл турында хәтта оркестр уйнаган җыр да бар икән! Әнә шундый җылы, гади рухта узды әлеге кичә. Тамашачылар Гөлфидә ханыма зур хезмәте өчен рәхмәтләрен белдереп таралышты. Ә Гөлфидә ханым исә һәрберсенә мөрәҗәгать итеп: «Гаиләгезнең, авылның бүгенге тарихын языгыз, минем бу китабым дәвамлы булсын, тагы тулыландырылсын, үзеңнең туган авылыңның тарихын белү – изге гамәл», – дип, шатлыклы күз яшьләре белән саубуллашты.

Рәфилә Расулева.