Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Көз таныштык, яз кавыштык», – диләр алар
6.07.2023

«Көз таныштык, яз кавыштык», – диләр алар

8 июль Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ижауның «Бердәм Россия» штабында ярты гасыр бергә гомер кичергән парларны җыйдылар. Бәйрәм уңаеннан штабка чакырылган 4 гаилә арасында  милләттәшләребез Рәмзия һәм Рәис Гайсиннар да бар иде.

Гаилә – мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Әти-әнисеннән, әби-бабасыннан шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, намуслылык, игелек һәм әхлак тәрбиясе буенча тәүге дәресләрен ала.  Халкыбыз юкка гына «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дип әйтмидер. Гаилә учагын ярты гасырдан артык сүндермичә саклауның серен Гайсиннар гаиләсе дә әти-әниләре биргән тәрбиядән күрәләр.
Ижауда гомер кичерүче Рәмзия апа һәм Рәис абыйның язмышларын бергә бәйләүләренә инде 53 ел булган. Узган ел шәһәр башлыгы тарафыннан  «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале алган әлеге гаилә турында газета битләрендә язып чыккан идек инде.

«Рәмзия апа һәм Рәис абый Гайсиннар мәхәббәт һәм туг­рылыкның чын үрнәге булып торалар. Алар иңне-иңгә куеп, һәркемгә үрнәк булырлык, матур гомер кичерәләр. Икесе дә күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнгәннәр, күрше урамнарда яшәгәннәр. Танышу тарихына килгәндә, «Көз таныштык, яз кавыштык», – диләр алар. «Спартак» кинотеатрына кинога баргач, бер күрүдә гашыйк булган парның мәхәббәте бүген дә сүрелмәгәне карашларыннан ук сизелеп тора» 

Киләчәктә дә Рәмзия апа һәм Рәис абый Гайсиннарга бала­ларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, бәхет-шатлыкларга төренеп, сау-сәламәт, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, хәерле озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән һәр гаиләне чын күңелдән тәбрик итәбез.