Татар телен кем яхшырак белә?
26 гыйнварда Ижау шәһәренең 6 нчы гимназиясендә республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды. Балезино районының Кистем һәм Падера, Юкамен районының Засеково һәм Починки мәктәпләреннән, шулай ук Ижау шәһәренең 97 нче мәктәбеннән һәм 6 нчы гимназиядән – барлыгы 34 укучы катнашты. Моңа кадәр олимпиадада татар телен тирәннән үзләштергән укучылар гына катнаша иде. Татар теле укытучыларының методберләшмә җитәкчесе Рәсилә Габдрахманованың тәкъдиме белән икенче ел инде рус төркемендә укучылар да олимпиадада үзләренең белемнәрен сыныйлар. Быел шундый 10 укучыга мөмкинлек тудырылды. Укучылар олимпиада биремнәрен язганда, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова татар теле укытучылары белән аралашты, Татар федераль милли-мәдәни автономия проектлары буенча эшләнгән өстәл уеннары, кулланма әсбапларны таратты. Балалар өчен оештырылачак милли чаралар хакында фикер алышу да бик җанлы узды.
Татар телен яратам
Олимпиадага килгән укучыларны теркәп утырган 6 нчы гимназиянең татар теле укытучысы Гөлнирә Гафиева белән аралышып киттек. Аннан укучыларның татарча әдәби әсәрләрне ничек үзләштерүләре хакында кызыксындым. “Өйгә укырга биргән әсәрләрне укымыйлар. Шуңа без аны дәрестә укыйбыз, сюжетын сөйлибез. Әсәрне тиешенчә анализларлык вакыт та калмый. Хәзер дәресләр саны аз. Атнага бер сәгать – татар теле, бер сәгать – әдәбият. Шуңа күрә рус теле дәресләренә яраклаша башладык, мәсәлән, рус теле дәресләрендә укучылар килеш темасын өйрәнгәч, шуңа ялгап, без татар теленекен өйрәтәбез. Бик күп темалар шулай рус теле дәресләренә ялганып бара», – диде.
Шул вакытта кабинетка олимпиадада катнашучы гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары килеп керде. Шулар арасында бер кызның безнең сөйләшүне аеруча игътибар белән тыңлап торуын искәрдем. Ул кыз белән аралашып киттек.
Аның исеме – Ксения Мерзлякова. Гимназиядә беренче елын гына укый. Әтисе – рус, әнисе татар милләтеннән. Гаиләләрендә рус телендә генә аралашуларына карамастан, Ксения саф татар телендә сөйләшә. «Мин соңгы елларда Әгерҗе районының Красный Бор мәктәбендә укыдым. Валентина Алексеевна атнага бер тапкыр татар телен укытты. Унике ел инде әти гаиләсендә яшим, шуңа күрә миңа дәресләрдә генә татарча сөйләшергә туры килә. Татар телендә сөйләшергә балалар бакчасында тәрбиячеләрем: Гөлнара апа һәм Йолдыз апа өйрәттеләр. Алар минем белән гел татарча сөйләштеләр. Балалар бакчасында Габдулла Тукай шигырьләрен ятлый идем. Әтием рус милләтеннән булса да, мин үземне татар кызы дип саныйм. Нигәдер татар телен рус теленә караганда ныграк яратам. Гөлнара апа минем бүген республика күләмендәге татар теле олимпиадасында катнашуымны белгәч, «Сынатма», – диде. Булдыра алсам, ярар иде. Бик нык дулкынлана башладым», – диде Ксения. Ул чыннан да олимпиадада сынатмады. Ксения татар теле буенча өченче урынны яулады.
Кистем мәктәбеннән килгән Хәмидә Касимова белән дә әңгәмә кордык. Ул сүзләрне уйлап, үлчәп кенә сөйләшә. Аның шундый итагатьле кыз булуы гаиләсеннән килә инде. Әтисе Илмир хәзрәт Касимов – Төньяк районнарының мөхтәсибе. Әнисе Зөһрә – мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Хәмидә гаиләдә татарча гына сөйләшүләрен әйтте. Ә олимпиада эшләренә килгәндә, аңа җөмләләрнең төрләрен, кайбер сүзләрнең тәрҗемәсен белмәве авырлык тудырган. «Быел әдәбият дәресендә «Буранда» әсәрен өйрәндек. Башта ул миңа кызыклы түгел кебек тоелган иде. Әсәрнең эчтәлеген аңлагач, бик ошады. Ул гаиләне, әниеңне ташламаска, аларга авыр сүзләр әйтмәскә өйрәтә. Мин иншалар язарга яратам. Әнием дә булыша», – диде.
Хезмәт агачы һәрвакыт китерер җимеш
97 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Эльмира Шакирова балаларның татарча текстларны рус теленә рәхәтләнеп тәрҗемә итүләрен, ә рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткәндә авырлыклар кичерүләрен әйтте. «Бүгенге көндә укучыларның татар теленнән сүз байлыклары аз. Дөресен әйткәндә, хәзер балалар татарча да, русча да китап укымыйлар. Китапка кызыксындыру уяту өчен тугызынчы сыйныфлар белән Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» фильмын карадык. Аларга бик ошады. Үземдә «Ак чәчәкләр» китабының татар телендәгесе дә, рус телендәгесе дә барлыгын әйттем. Укырга тәкъдим иттем, әлегә теләк белдерүчеләр аз. Әмма барлык балаларны да бер калыпка салып карарга ярамый. Безнең мәктәптә рус телендә шигырь иҗат итүчеләр бар. Быел безгә эшкә яшь кенә кыз Айя Решетова килде. Ул үзе иҗади кеше, китаплары чыга, балаларны да иҗат итәргә өйрәтә. Быел җиденче сыйныфка Ясминә һәм Хәким Газизуллиннар укырга килделәр. Хәким инклюзив бала булса да, рус теле буенча да, татар теле буенча да конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый. Символика буенча мәктәп конкурсында катнашып, районкүләм этапка чыкты. Бөтенесен дә булдыра», – диде Эльмира Алнур кызы.
Кистем мәктәбе укучылары ел саен республикакүләм олимпидада җиңү яулыйлар. Быел да байтак кына укучылар мактаулы урыннарга лаек булдылар. «10, 11 нче сыйныфларда татар әдәбиятын гына өйрәтәбез, шуңа күрә татар теле буенча олимпиадага әзерләнгәндә, укучыларга үзлектән шөгыльләнергә кирәк. Иң элек без укучылар белән үткән елны бирелгән олимпиада эшләрен чишәбез. Укучыларга әдәбият авыррак бирелә. Әсәрләрне дәресләрдә генә укып җитешеп булмый, өстәвенә, укучылар әсәрне аңлап бетерә алмыйлар. Кайчагында рус теленә тәрҗемә итеп сөйләргә туры килә. Укучылар белән китап уку көндәлеге алып барабыз. Анда авторы, идеясе, жанры, әсәрнең геройлары, әсәрнең кыскача эчтәлеген язабыз. Олимпиадага әзерләнгәндә, бу көндәлек тә ярдәм итә. Авторлар буенча интеллект карталар ясыйбыз. Хәзер театр атналыгына әзерләнәбез. Монда да укучыларга әсәрне сәхнәләштерү өчен ул әсәрне тулысынча укырга туры килә», – диде Алсу Муса кызы.
Сүз дә юк, укытучының куйган хезмәте кайчан булса да җимешен бирә. Алсу Муса кызы укыткан ике кыз быелгы уку елында Казан югары уку йортларына укырга керделәр: Гөлназ Гафурова – Казан федераль университетының татар журналистика бүлегенә, ә Рәмилә Тютина – татар һәм рус филологиясе бүлегенә. «Гөлназны бишенче сыйныфтан мин укыттым. Ул татар телен яратып үзләштерде. 8 нче сыйныфта беренче тапкыр олимпиадага килгәч, беренче урынны яулады. Үткән елны Казанда «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы оештырган бәйгедә катнашты. Аннан да бик күп нәрсәләргә өйрәнеп кайтты, Казан шәһәрен тагын да ныграк үз итте. Рәмилә дә бик тырыш кыз. Икесе дә сессияләрен уңышлы тапшырып, кышкы каникулга кайттылар», – диде ул.
Очрашуның файдасы
Ә агымдагы елда укучылар олимпиада биремнәрен ничек үтәгәннәр соң? Бу хакта без комиссия рәисе Рәсилә Габдрахманова белән аралаштык. «Быел рус төркемнәрендә укучыларга олимпиада биремнәре җиңелрәк булды. Сигезенче сыйныфларның татар төркемендә укучыларга биремнәр авыррак иде. «Татарга тылмач кирәкми», «Һәркемнең үз матуры, һәркемнең үз гүзәле бар» дигән темага инша язу өчен, башта аның эчтәлеген аңлау кирәк. Бу биремне укучылар авырдан эшләгәннәр. Укучылар яратып эшләрдәй биремнәр дә бар иде. Мәсәлән, Удмуртиянең төньяк районнарыннан килгән укучылар диалекталь сүзләрне рәхәтләнеп санаганнар. «Бүгенге заман язучылардан кемнәрне беләсез?» дигән сорауга, укучылар гыйнвар аенда гимназиядә узган очрашуга килгән барлык язучыларның исем-фамилияләрен язганнар. Мондый очрашуларның файдасы бар», – диде Рәсилә Искәндәр кызы.
Юкка гына ат аунаган җирдә төк кала, димиләр шул. Әлбәттә, мондый очрашулар укучылар күңелендә кала. Рәмзия Габбасова да моңа басып ясап: укытучыларга Татарстаннан килгән Язучыларны гына көтеп ятмаска, үзебезнең җирле шагыйрьләр: Гыймран Сафин, Гөлфия Исхакова, Әлфирә апа Низамоваларның Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзалары булуларын искәртеп, аларны ешрак очрашуга чакырырга тәкъдим итте. «Без редакциядә укучылар өчен медиатүгәрәк оештырырга телибез. Бу – бүгенге көн таләбе. Бу хакта безнең матбугат һәм мәгълүмат агентлыгы да, күптән түгел редакциядә булып киткән Бөтендөнья татар конгрессының шура рәисе Васил Шәйхразыев та искәртеп узды. Без, әлбәттә, бу юнәлештә күптән эшлибез. Ләкин эшне заман таләбенә туры килерлек итеп яңача оештырырга кирәк. Тормышларын журналистика, татар филологиясе белән бәйләргә теләгән укучылар белән эшне хәзердән үк башлау мөһим. Бүгенге көндә «Яңарыш» газетасының юлламасы белән Алнаш районының Бакыр Заводы авылы кызы Раилә Рәфыйкова УдДУның журналистика бүлегендә белем ала. Казанның югары уку йортларында белем алучылар бар. Бу эшкә татар теле укытучылары да үз өлешләрен кертсен иде», – диде.
Ул татар теле укытучыларына, әлеге очрашуга махсус килгән тәрбиячеләргә уку әсбаплары һәм «Алтын йомгак» журналының унынчы санын таратты. Февраль аенда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Риза Шәфинең 100 еллыгын уртак көч белән билгеләп үтү турында да фикер алыштылар җыелышта катнашучылар.
Җиңүчеләр
1. Наталья Буркова ( Ижау шәһәре, 6 нчы гимназия, 8 нче сыйныф)
2. Хәмидә Касимова (Балезино районы Кистем мәктәбе, 8 нче сыйныф)
3. Алия Гафурова (Ижау шәһәре, 6 нчы гимназия, 8 нче сыйныф)
4. Мәдинә Исмонова (Ижау шәһәре, 6 нчы гимназия, 9 нчы сыйныф)
5. Самира Касимова (Балезино районы Падера мәктәбе, 9 нчы сыйныф)
6. Булат Мостафин (Ижау шәһәре, 6нчы гимназия, 9 нчы сыйныф)
7. Александр Касимов (Балезино районы Кистем мәктәбе, 10 нчы сыйныф)
8. Рамир Җәләев ( Ижау шәһәре, 6нчы гимназия, 10 нчы сыйныф)
9. Илнур Гайнетдинов (Ижау шәһәре, 6нчы гимназия 11 нче сыйныф)
10. Светлана Федорова (Ижау шәһәре, 6нчы гимназия, 11 нче сыйныф)
Алар Казан шәһәрендә узачак регионара олимпиадада катнашачаклар. Уңышлар телибез!
Рилия Закирова.