Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Күңелең кушкан һөнәрне сайладыңмы?
20.07.2023

Күңелең кушкан һөнәрне сайладыңмы?

Мәктәпләрдә яңгыраган соңгы кыңгыраулар чыңлары да, чыгарылыш бәйрәмнәре дә артта калды. Укучыларның аттестатлар алып, студент булырга әзерләнгән чорлары. 20 июньнән бирле Россиядә уку йортларына кабул итү кампанияләре бара. Абитуриентлар агымының иң кызган чагында мин Ижауның югары уку йортларында кабул итү кампаниясе ничек баруын белештем.

Узган ел абитуриент документ­ларын 5 югары уку йортында ун юнәлеш буенча тапшыра алса, быел исә бары тик биш белгечлеккә кадәр генә сайларга була. Быелдан бюджетка укырга кергәндә, гариза сорамыйлар, аттестатның төп нөсхәсен (оригинал) тәкъдим итәргә кирәк. Тегендә, монда сикереп йөри торган абитуриентлар гадәттә аттестатны августта гына тапшыра. Үз максатын белгәннәр, белеменә ышанганнар гына аны беренче көнне үк бирә.

2023 елда документларны бер­ничә ысул белән тапшырырга була: турыдан-туры уку йортына килеп, почта аша, югары уку йортлары сайт­лары аша (мәсәлән, абитуриентның шәхси кабинеты аша), шулай ук «Госуслуги» дәүләт порталы аша. Башта бюджетка ташламасы, максатчан юлламасы булганнар һәм олимпиадаларда җиңүчеләр кертеләчәк. Аларны кабул итү турында боерык 29-30 июль көннәрендә билгеле булачак. Ә 4-9 августта калган бюджет урыннарына кабул итү турында боерык чыгачак. 20 августка кадәр документларны түләүле уку өчен генә тапшырырга мөмкин. Шулай ук быелгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлеге – ДНР, ЛНР һәм Россия Федерациясенең яңа өлкәләреннән абитуриентлар кабул итүнең аерым тәртибе булу. Алар БДИ нәтиҗәләре буенча түгел, ә аттестатлар, әңгәмәләр һәм сынау имтиханнары нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.

Удмурт дәүләт университеты абитуриентлар өчен чын-чынлап үз ишекләрен ачкан дияргә була. Сакчылар гадәттәгечә керү урынында түгел, ә икенче катка күтәрелә торган баскыч янында утыра. Беренче катта куелган стендлар абитуриентларга документлар тапшырырга кая барырга кирәклеген күрсәтеп тора. Мин дә абитуриент юлы белән барып, кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать иттем. УдДУга укырга керү үзенчәлекләре турында миңа Ирина Галанова сөйләде:

– Бездә кабул итү кампаниясе план буенча бара. Теләге булган һәркем дистанцион рәвештә документлар тапшыра. Быел «Госуслу­ги» дәүләт порталы аша документлар күп килде. Гадәтләнгәнчә, шәхсән үзләре килүчеләр дә бихисап. Махсус хәрби опе­рациядә катнашучыларның балаларына өстенлекләр булгач, алар бу мөм­кинлектән файдаланып калырга тырыша, укырга керергә теләүчеләр күп. Алар өчен аерым бюджет урыннары бүлеп бирелде. Шулай ук ятим һәм инвалид балалар өчен дә бушлай укырга керү мөмкинлеге бар.

Белгечлеккә килгәндә, инфор­матика, исәпләү техникасы, мәгъ­лү­мат-система технологияләре юнәлешләре аеруча популяр. Шулай ук тарих, юриспруденция, менеджмент белгечлекләренә бик күп гаризалар алдык. Ә республика буенча таләп ителгән белгечләргә күз салсак, мәсәлән, Ижауда укытучыларга ихтыяҗ зур. Безнең уку йортында педагогик юнәлештәге белгечлекләр шактый күп. Быел Ижау шәһәре мәгариф идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, бу турыда килешү дә төзедек. Дәүләт уку йортларыннан һәрвакыт программистлар һәм инженер-техникларны күбрәк әзерләүне сорый иде. Быел махсус хәрби операция булу сәбәпле, яңа белгечлек тә өстәлде. Пилотсыз очкычлар белән идарә итә белә һәм алар өчен төрле программалар яза алучылар таләп ителә.

– Ирина Владимировна, көч-хәл белән тупланган юнә­лешләр бармы?

– Үткән еллар тәҗрибәсенә карасаң, физика белән бәйле белгечлекләргә сирәк киләләр. Физиканы яхшы белүчеләр, аннан имтихан тапшыручылар, БДИ өчен физиканы сайлаучылар саны елдан-ел кими. Бу фәнне сайлап, баллары аз булган балалар хәтта Казан, Санкт-Петербург, Мәскәүнең югары уку йортларына керә ала. Чөнки конкурс зур түгел, теләүчеләр аз.

– Быел УдДУда ничә бюджет урыны бар?

– Бакалавриат, специалитетка керү өчен 1400дән артык урын бирелде. Магистратура, урта һөнәри белем, аспирантураны да кушсак, барлыгы 2000нән артык урын бар. Бюджет урыннары җитмәгән очракта, түләүле укуны сайлаучылар да күп. Безнең уку йортында түләүле уку өчен ташламалар сис­темасы эшли. Мәсәлән, икътисад бүлегенә бюджет урыннары һәрвакыт аз. Әгәр абитуриентның БДИ нәтиҗәләре 170 баллдан артык икән, без түләүле бүлеккә 25% ташлама ясыйбыз.

– Кайсы төбәкләрдән гариза бирәләр?

– Безгә 60ка якын төбәктән документлар килә. Татарстан, Башкортостан, Пермь крае, Киров өлкәсеннән безгә даими абитуриентлар килеп тора. Документлар тапшыручылар арасында Төмән, Мәскәү кебек ерак төбәкләр дә бар. Бер абитуриент Белгородтан «Госуслуги» порталы аша гариза җибәрде.

– «Россия почтасы» аша да документ тапшыру мөмкинлеге бар. Абитуриентлар моннан файдаланамы?

– Кабул итү кампаниясе башында 2 хат килде. Нигездә, әлбәттә, электрон формадан кулланырга тырышалар.

Ирина Владимировна белән сөйләшкәннән соң, УдДУ кабул итү комиссиясенең техник сәркатибе Марина Костылева белән дә аралаштык.

– Кабул итү кампаниясендә озак еллар эшләсәм дә, ел саен кертелгән үзгәрешләргә яраклашырга туры килә. Һәр кабул итү кампаниясе башланганда яңа технологияләр үзләштерәбез.Шулай да мин үз эшемне бик яратам. Быел үзгәрешләр аеруча күп булды. Югары уку йортына гариза биргәндә, иң беренче чиратта, 1-5кә кадәр белгечлек сайларга була. Беренче итеп иң мөһим һәм теләгән белгечлекне күрсәтергә кирәк. Тагын бер яңалык: быел ике гариза биреп була. Бер гариза бюджет буенча укырга керү өчен, икенчесе – түләүле бүлек өчен. Мәсәлән, мин филология бүлегенә керергә теләп, бюджет урынына гариза яздым, ди. Әгәр бушлай үтүемә икеләнсәм, түләүле бүлеккә дә гариза язарга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, кәгазь эше бик күп. Абитуриентлар гына тү­гел, беренче көннәрдә үзебез дә буталдык. «Госуслуги» дәүләт порталы аша бирелгән гаризаларда да аңлашылмаучылыклар күп. Балалар гариза бирә, анкета тутыра, тик нәрсә язганнарын һәм ни өчен теге яки бу урынга галочка куйганнарын аңламыйлар.

– Быел журналистика бүлегенә күпме гариза кабул иттегез?

– Журналистикага бүгенге көн­дә 90 гариза бар. Ләкин ни кызганыч, удмурт филологиясенә гаризалар бик аз. Абитуриентлар ни өчендер бу юнәлешне сайламыйлар. Быел журналистика бүлегендә 8 бюджет урыны бар, түләүле бүлектә уку бер елга 127 мең сумга төшәчәк.

– Бирелгән гаризаларга таянып, БДИ нәтиҗәләре турында нәрсә әйтә аласыз?

– Җәмгыять белеме, математика буенча БДИ нәтиҗәләре түбән. Хәер, бу проблемалар һәрвакыт булды.

***

Республикабызның икенче югары уку йорты – Ижау дәүләт техник университетында кабул итү комиссиясе ничек баруы турында җаваплы сәркатип урынбасары Иван Новоселов сөйләде.

– 11 июль көненә М.Т. Калашников исемендәге ИжДТУга 2070 абитуриент гариза тапшырган. Алар арасында 25 гариза – чит ил гражданнарыннан. Иң югары конкурс әлегә «Дизайн» юнәлешендә күзәтелә: бер урынга якынча 10 кеше дәгъва итә. Ә яшьләр арасында иң популяр юнәлешләр – IT, мехатроника һәм робототехника. Инде бүген үк бу юнәлешләргә 740тан артык гариза бирелгән. Цифрлы икътисад, архитектура юнәлеше буенча элек бюджет урыннары юк иде. Хәзер барлыкка килде. Гомумән алганда, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар саны кими, ә бюджет урыннары арта. Максатчан кабул итү дә гадәттәгечә бара. Барлык белгечлекләр буенча да максатчан урыннар бар. Түләүле уку белән дә кызыксыналар.

Әйе, мәктәп бусагасын атлап чыгып китеп, яңа тормышка аяк басу җиңелләрдән түгел. Нәкъ менә шул вакытта хаталар ясамау, үз максатыңнан читкә тайпыл­мау мөһим. Һөнәрне БДИ баллы кая җитә, шуңа карап түгел, күңел кушканча, теләктән чыгып сайларга кирәк. Теге яки бу уку йортына әти-әни кушкан өчен генә дә бару киләчәккә аяк чалырга мөмкин.

Раилә Рәфыйкова.