Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Күз тию кешене кабергә илтә
20.07.2023

Күз тию кешене кабергә илтә

Кайвакыт, бер сәбәпсез, кинәт кенә хәлебез начарланып китә, авырый башлыйбыз. Тормышта да ниндидер катлаулы хәлләр барлыкка килә. Кәеф тә булмый. Табиблар эзләп-эзләп тә, сәбәбен таба алмыйлар. Шул вакытта кеше күз тию, сихер, бозым турында уйлана башлый. Бу халәттән дәвалану өчен кайберәүләр кулына Коръән китабы ала, күңеленә шулай тынычлык эзли башлый. Күз тию, сихер, бозым, аннан ничек сакланырга кирәклеге турында без Үзәк мәчет имамы Габдерәшит хәзрәт Газизуллин белән сөйләштек.

– Хәзрәт, гомумән, исламда күз тию, сихер, бозым дигән нәрсә бармы?

– Әлбәттә бар, болар кеше уйлап чыгарган ниндидер бер ырым-шырым гына түгел. Үз хәдисендә Пәйгамбәребез (с.г.в.с): «Күз тию кешене кабергә, хайванны казанга илтә», – ди. Ягъни күз тиеп үләргә дә була. Хәтта әнисе газиз баласына да күз тигезергә мөмкин. Шуңа күрә элек-электән татарлар матур кешеләрне (гомумән, бөтен җанлы әйберләрне) күрсәләр, «СөбеханАллаһ», җансыз әйбер күрсәләр, (йорт, яңа техника, машина һ.б.) «Мәшә’Аллаһ» дип әйтә торган булганнар.

– Иманлы кешегә сихер дә, күз тию дә янамый, диләр. Ләкин Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)гә дә сихер кергән бит…

– Күз тию, сихер, бозым – Аллаһы Тә­галәнең бер сынавы. Моның белән Раббыбыз Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең фәрештә түгел, ә адәм баласы икәнен күрсәткән. Ә җен адәмне сагалап кына йөри. Берәр гөнаһлы эш кылганда, ул тиз генә сиңа кереп утырырга мөмкин.

– Болардан ничек сакланырга соң?

– «Аятел-Көрси», «Бәкарә» сүрәләрен укырга кирәк. Рәсүлебез үз хәдисендә: «Бәкарә» сүрәсе укылган йортка җен кермәс», – ди. Күп кенә йортларда «Аятел-Көрси» эленеп тора. Кемдер аны кесәсенә тыгып йөртә. Тик дога алай гына сакламый, аны укырга кирәк. Һәр мөселман дөрес итеп тәһарәт алырга, 5 вакыт намаз укырга тиеш. Фарыз догалар мәчеттә җәмәгать белән укылса, сөннәт, нәфел намазларын йортларыбызда укыйбыз. Күз тию, сихердән саклану өчен Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтергә дә кирәк. Әгәр дә син Аллаһ биргән нигъмәтләрең булганда, үзең гафләттә йөрмәсәң, ягъни һәрдаим Аллаһны зикер итеп торсаң, мактанмасаң, масаймасаң, күз тими. Ярты мизгелгә генә Аллаһны онытсаң, шайтан сине Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанырга котырта һәм аның сүзен тотсаң, күз тиюен көт тә тор. Менә шул онытылып киткән бер мизгелдә хөсетле кешенең күз карашы – агулы угы килеп кадала да инде.

– Күз тиюдән, бозымнан котылам дип, күпләр күрәзәчеләргә, астролог­ларга мөрәҗәгать итә. Сихер белән шө­гыльләнүчеләргә һәм аларга ышанучыларга Аллаһы Тәгаләнең хөкеме нинди?

– Алар Аллаһы Тәгалә каршында иң гөнаһлы кешеләр, дияр идем. Борынгы заманнарда, шәригать буенча, бозым ясаучыларның башларын чаба торган булганнар. Әле дә кайбер дәүләтләрдә бу сак­ланган. Андыйларны авылда яшәтмәгәннәр, күмгәндә, зиратта да урын табылмаган. Җе­наза да укылмаган, чөнки алар – шайтанга хезмәт итүчеләр, шайтанга сатылган затлар. Җеннәр, шайтаннар сихерче кушуы буенча кешегә җен кертәләр һәм аның янына барып: «Без шуны эшләдек, моны эшләдек», – дип хисап тоталар. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: «Шайтан сезнең кан тамырларыгыз аша йөри». Бозымны шул җеннәр алып керә дә инде. Мөселман кешесе бары тик Аллаһы Тәгаләнең сүзләре булган Коръәнгә, Пәйгамбәребез сөннәте булган хәдисләргә таянып кына эш итәргә тиеш. Хәдисләрдә әйтелә: «Бар 7 төрле зур гөнаһ, бар 70 төрле зур гөнаһ, бар 700 төрле зур гөнаһ». Аларның барысы да сихер, бозым эше турында әйтелә. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә болай ди: «Әгәр кемдер күрәзәче янына барса, хәтта аның сүзенә ышанмаса да, Аллаһы Тәгалә аның 40 көн гыйбадәте кабул кылмас. Әгәр дә инде аның сүзенә ышанса, «Ай-һай, дөрес әйтте бит», – дисә, кяферлеккә бер адым атлар», – ди. Ә кайсыдыр галимнәр, гомумән, мондый кеше исламнан чыгып китә дип саный. Аллаһ сакласын. Бу хәдисләр сихер белән шөгыльләнүнең, күрәзәчеләргә ышанучыларның никадәрле зур гөнаһлы икәнен тагын бер кат дәлилли.

– Әгәр дә инде күз тигән икән, үз-үзеңне ничек өшкерергә кирәк?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бу турыда әйтеп, сөйләп кенә калмаган, ә үзендә күр­сәтә торган да булган. Йоклар алдыннан ул тәһарәт алган, кулларын дога кыл­гандагы кебек куеп, өч тапкыр «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укыган һәм кулларына селәгәен агызмыйча гына төкереп, үз тәнен сыпырган. Тан атканда Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйткән. Балалар үзләре аңлы яшьтә булып, укый белсәләр, үзләре укысыннар, юк икән инде, әниләре-әтиләре укый. Дөресен генә әйткәндә, бу турыда бик күп сөйләргә мөмкин. Аның тәртибен өшкерү белән шөгыльләнүче кешеләр яхшырак аңлатыр. Балаларыбызны саклау өчен менә шушы кыска гына доганы да укырга мөмкин: «…бу баланы вә аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән сөрелгән шайтан шәреннән Синең саклавыңа тапшырдым» («Гыймран» сүрәсе, 36нчы аять). Кайбер хәдисләрдә 7 тапкыр «Фатыйха» сүрәсен укырга мөмкин дип тә язылган. Чөнки Коръән тулысынча шифа бирә.

– Кайбер кеше турында «каты күзле» кеше, диләр. Андыйлар буламы?

– Әйе, була. Гарәпләр, сәхабәләр арасында да бер-берсенә күз тигезгән очраклар була. Шуңа күрә, инде югарыда әйткәнемчә, сокланган әйбергә карап: «СөбеханАллаһ», «Мәшә’Аллаһ» дип әйтергә кирәк. Тьфү, тьфү, тьфү дип, шакыр өчен агач эзләргә кирәкми. Андый нәрсә диндә юк. Намаз укыганда, шайтан башыңны бутаса, игътибарыңны җыя алмасаң, сул якка карап, өч тапкыр төкерергә мөмкин. Тик бу намаз укыганда гына шулай эшләнә.

– Кемгә күбрәк күз тия?

– Төрле очраклар бар. Тәннәрен капламаган хатын-кызлар, хәрәм ризык, спирт­лы эчемлекләр кулланучыларга, Ал­лаһка гыйбадәт кылмаучыларга күз дә ешрак тия, җен дә керергә мөмкин. Хәзер күп вакытыбызны Интернетта, социаль чел­тәрләрдә үткәрәбез, бар тормышыбызны шун­да күрсәтеп барабыз. Фотолар аркылы да күз тигезергә мөмкин бит. Шуңа күрә фо­то­сурәтләрне социаль челтәрләргә азрак куйсалар, (аеруча яшьләр) яхшырак.
Күп очракта җеннәрне тәһарәтле йөреп, намазга басып чыгарып була. Тик бер нәрсә бар: кеше миңа күз тиде, миңа җен керде дип, күп уйларга тиеш түгел. Кайбер очракларда кеше хәтта зиһенен югалтып, хастаханәгә дә эләгергә мөмкин. Берсендә минем яныма бер ханым килде. «Хәзрәт, гел башым авырта, нишлим икән, бозым, сихер түгел микән?» – дип сорады ул. Мин аңа, иң элек, табибка барып күренергә куштым. Бактың исә, бу ханымның баш авыртулары кан басымы аркасында булган икән.

– Газета укучыларга нинди киңәш­ләре­гезне бирер идегез?

– Әгәр кеше, Аллаһка ышанып, инанып, Аллаһны гел истә тотып, гыйбадәтен үтәсә, бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булачак. Инде кеше сихердән, күз тиюдән, бозымнардан, күрәзәче янына барудан, явыз бәндәләрдән, җеннәрдән, шайтаннардан имин булыр өчен, иң элек, Аллаһка ышанырга, һәрхәлдә Аллаһка таянырга һәм Аңа тәвәккәл итәргә тиеш. Гел тәһарәтле булып йөрергә тырышырга кирәк. Мәчеткә еш барырга, намазларны вакытында үтәргә кирәк. Коръән уку һәм аның белән гамәлләр кылу, зикер-тәсбих әйтү мөһим.

– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина әзерләде.