Lada Vesta сатуга чыкты
24 ноябрь Россия автомобиль сәнәгате тарихында бик әһәмиятле көн булды. Россиянең берьюлы 25 регионындагы 60 дилерлык үзәгендә Lada Vesta автомобиле сатыла башлады.
Башкалабызның “Иж-Лада” автосалонында Vesta Night исеме астында узган тантанага республика җитәкчеләре, төрле министрлык вәкилләре, кызыксынучан башкала халкы килгән иде. “АвтоВАЗ” президенты Бу Инге Андерсон үз чыгышында: “Бу көнне без түземсезләнеп көттек. “Булдырырбыз!” — дип ышандырдык һәм сүзебездә тордык. Әмма бу гаять катлаулы эшне РФ Хөкүмәте һәм Удмуртия Республикасы җитәкчелегенең ныклы ярдәменнән башка ерып чыга алмаган булыр идек. План буенча Lada Vesta автомобиле Тольяттида җитештерелергә тиеш иде. Әмма без соңгы мизгелдә бу уебыздан кире кайттык. Ярты гасыр тарихы булган Ижау автозаводы күп вакыт Тольяттиның шәүләсе астында кала бирде. Әмма аның үз исемен, данын кайтарыр вакыт җитте. Завод моңа күптән әзер иде. Шулай ук завод эшчеләренә зур рәхмәт. Алар үзләренең эшкә сәләтле булуларын дәлилләделәр. Бүген без көненә 110 Lada Vesta автомобиле җитештерәбез. Тиздән бу санны 400гә җиткерергә ниятлибез. Кирәк икән, тагы да күбрәк эшләргә мөмкинлегебез бар. Әмма без сыйфатка өстенлек бирәчәкбез. Сыйфат — беренче урында! Сатып алучыларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Күп еллар тугры булып калуыгыз һәм сабыр булып көткәнегез өчен рәхмәт. Lada Vesta автомобилен карарга килегез. Иманым камил, сез дә безнең кебек үк аны яратырсыз. Без үз могҗизабызны булдырдык, хәзер дилерларга чират җитте”, — диде. Ул шулай ук әлеге проектны үз хезмәт карьерасында иң мөһиме дип атады һәм россиялеләрнең эшкә сәләтле булуларын билгеләп үтте. “Европа кешесе бер ай башкара торган эшне россиялеләр бер атнада төгәллиләр. “Беренче кузовны кайчан эретеп ябыштырасыз?” — дип сорагач, миңа: “1 мартта”, — дип җавап бирделәр. Мин таләбемне каты тоттым: “1 ноябрьгә әзер булырга тиеш”, — дидем. Ә завод хезмәткәрләре эшләрен октябрь ахырына ук төгәлләделәр. Гомумән, сәләтле кешеләрне яратам мин”, — диде ул.
Удмуртия Хөкүмәте рәисе урынбасары Андрей Сивцов республика Башлыгының тәбрикләвен җиткерде. “Үз вакытында Александр Соловьев гаять катлаулы карар кабул итте һәм ялгышмады. Мин бүгенге кебек Россиянең төрле почмагында берьюлы 60 дилерлык үзәгендә автомобиль сатыла башлаганын хәтерләмим. Автомобильне Россия Президенты үзе сынап карады һәм уңай бәя бирде. Ижау автозаводына — 50 ел. Бу кечкенә сан түгел. Өлкән булуга карамастан, зур эшләр башкарырга була икән. Бүген яңа матур автомобильгә карап: “Lada Vesta яшь кәләш кебек матур”, — диясе килә”. Ул — безнең киләчәгебез!” — диде.
21.00 сәгатьтә Lada Vesta автомобиленең сатудагы бәясе игълан ителде. Төп комплектациядәге яңа автомобиль 514 мең сум тора. Шушы кичтә иң беренче Lada Vesta автомобилен сатып алучы да булды. Сарапулдан Татьяна Сергеева: “Бу автомобильне беренче мәртәбә Мәскәүдә күрдем һәм шунда ук аңа гашыйк булдым. “Ул минеке булырга тиеш”, — дидем. Бүген, ниһаять, үз дигәнемә ирештем”, — дип сөенечен белдерде. Иң беренче сатып алучыга Lada Vesta автомобиле ачкычын “АвтоВАЗ” президенты Бу Инге Андерсон үзе тапшырды.
Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан башкалабыздагы “Иж-Лада” автосалоны да яңартылган. Җитәкчесе Лилия Мөдәрис кызы Шиляева: “Мине бүген чиксез горурлык хисләре били. Кыска гына вакыт аралыгында бездә, Удмуртиядә өр-яңа, заманча һәм сыйфатлы автомобиль җитештерелүенә куанам һәм горурланам мин. Шул ук вакытта бу безнең өчен зур җаваплылык булып тора”, — диде.
Тантана алдыннан кунаклар яңа автобильнең бәясе нинди булуы турындагы фаразларын күрсәтеп, анкета тутырган иде. Дөрес җавап биргән Илһам Бәшәров белән Владимир Скобелевка истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Lada Vesta автомобиленең бәясен фаразлау читен булмады. Мин Интернет аша Лада Приора, Лада Гранта автомобильләренең бәясен, яңа модельнең фотосурәтләрен карап чыктым һәм шулай чамаладым. Мин “АвтоВАЗ”ның иң тугры сатып алучысыдыр, мөгаен. Үз гомеремдә алты төрле автомобиль алыштырдым. Барысы да үзебезнекеләр. Хәзер түземсезләнеп киләсе көзне көтәм. Ниятем — Vesta Cross автомобилен сатып алу”, — диде Илһам Бәшәров.




