Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Игезәгең булу бәхетме?
13.07.2023

Игезәгең булу бәхетме?

Игезәкләр – табигать могҗизасы. Ә әти-әни өчен икегә тапкырланган бәхет.  Соңгы елларда «игезәкләр бумы» дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки ясалма ЭКО (экстракорпораль орлыкландыру) юлы белән туучылар күп очракта игезәкләр була. Үзем дә игезәк кызлар әнисе буларак, мине әлеге тема кызыксындырды.

Игезәкләрем белән авырлы чакта ук табиблар миңа: «Сезнең ЭКОмы?» дигән сорауны еш бирәләр иде. Ә мин горурланып: «Юк, минем «натуральный». Әнкәй ягыннан бертуган игезәк абыйларым, әтием ягыннан да игезәкләр нәселдә бар», – дия идем. Безне кайда гына күрсәләр дә, кызларымны бер-берсенә охшатып, еш кына  «Близнецы или двойняшки?» – дип сорыйлар. Менә моның татарчасын ничек икәнен аңлата алмыйм. Сүзлектә тәрҗемәсе «игезәкләр» диелгән. Кызларым Мәдинә белән Мәликә – русча әйткәндә «двойняшки». УЗИда карагач та, «двойня» дип әйткәч, алай ук шаккатып калмадым. Тик әниләремне бераз курку бас­ты. «Оныгыбыз да бәләкәй. 3 баланы ничек үстерерсез?» – дип борчылдылар.

Аллаһыга шөкер, кызларыбызга 12 яшь. 1 яшькә кадәр ай саен сырхауханәгә табиб­ларга алып баруы берүземә генә авыр булганга туганнар, танышлар, дус­лар булыштылар. Үстергән чакта әткәй белән әнкәй нык ярдәм иттеләр. Рәхмәт аларга!
Шулай бервакыт танышым Аида мине кызларым белән күргәч, «Эх, сезнең кызларны күргәч, үземнең балачагыма кайтып килгәндәй булдым. Без дә игезәк кызлар. Безне дә гел шулай бертөсле итеп киендерәләр иде», – диде.
Дөресен әйтим, Аида Шакированы күптәннән белсәм дә, мин аның игезәге бар икәнен белми иде. Бу хакта Аида белән әңгәмә кордым.

– Аида, әниегез сезнең игезәкләр туасын алдан белгәнме?
– Безнең әни ике бала буласын белгән, чөнки әни ягыннан әбинең игезәк уллары булган. Әнинең корсагы зур булгач, ике баладыр дип сизенгән. Табибка баргач та, ике бала булачагын әйткән булганнар.

– Ә сезнең кайсыгыз беренче туган?
– Мин – беренче, ә 5 минуттан соң Гөл­нара туган. Без 8 айлык булып туганбыз. Кечкенә булгач, әби күреп: «Әй, бигрәк бәләкәй бит болар», – дип, борчылып та куйган. 2 айдан соң безне күргәч, танымаган да.

– Аида һәм Гөлнара. Исемнәрегезне кем уйлап тапкан?
– Әни безгә Диләрә һәм Венера дип кушмакчы булган. Миңа исемне әниемнең әнисе тапкан. Ул хастаханәдә яткан чакта, анда бик ягымлы Аида исемле шәфкать туташы булган, әбигә бик ошаган. Исемен дә ошаткан. Ә Гөлнарага исемне бабайның сеңлесе тапкан. Әни ризалашкан.

– Сез бер-берегезгә охшаганмы?
– Без игезәгем белән охшамаган, икебез ике төрле: төскә дә, холыкларыбыз белән дә. Әйтик, киенү стиле. Ул ачык төсләр, алкалар, төрле прическалар яратса, миңа гади итеп киенү ошый. Мин куркаг­рак диимме, ул – җитез, өлгер, үткен. Гөлнара кечкенә чакта минем өчен дә җавап биреп өлгерә, мине гел яклый иде. Укыганда, бер-беребезгә булыштык. Мин конкрет фәннәрне, әйтик,  математика, физикалардан көчлерәк булсам, ә ул киресенчә, гуманитар фәннәр буенча тизрәк эләктереп ала иде. Рус теле, тарих фәннәре аңа җиңел бирелде. Шулай итеп, без бер-беребезне тулыландыра идек. Гөлнарага укуы җиңел бирелде, ул ничек ишетә, шулай сөйләп бирә. Миңа авырдан, бөтен көчемне биреп укый, әзерләнә идем. Мәктәптә укыганда, сыйныфта яхшы укучылардан булдык. Рәсем ясау, җыр, бию түгәрәкләренә дә күп йөрдек.

– Берегез «4»ле, икенчегез «5»ле алган чаклар булдымы?
– Андый хәлне хәтерләмим. Без гел бер парта артында утыра идек. Беркайчан да аерым утырган булмады. Бер очрак истә: математикадан – контроль эш, икебездә – ике төрле вариант. Гөлнара: «Аида, мин белмим, булыш әле», – диде дә, мин дәрес буе аныкын эшләдем, ә үземнекен эшләргә өлгермәдем. Аныкы «4»ле, ә минеке начар билге булырга тиеш иде. Сыйныф җитәкчебез – математика укытучысы, ул безнең ничек укыганны, холыкларыбызны белә иде. Эшне тикшергәч, укытучы миңа дәрестән соң калып, үземнең эшне эшләргә кушты.

– Мәктәптән соң юлларыгыз аерыл­мадымы?
– Мәктәпне тәмамлагач та, икебез бер юнәлеш буенча сәүдә техникумына укырга кердек. Студент чакта да бер парта арасында утырдык. Аннан кызыксынуларыбыз бераз аерыла башлады: мин – общепит, ул сәүдә өлкәсенә кереп китте. Миңа күбрәк ресторан сервисы, аңа сату итү ошый.

– Балачакта иң истә калган берәр вакыйганы хәтерләмисеңме?
– Кечкенә чакта безне гел бертөрле киендерәләр иде. Бүләкне дә безгә гел бертөслене бирәләр иде. Әлбәттә, нинди генә бүләк булса да, сөенеп ала идек. Без үсә төшкәч, әние­бездән төрле кием алуны сорый башладык. Икебезгә бер велосипед бирүләре хәтердә калган. Башта беребез, аннан икенчебез йөри, шулай чиратлаша идек. Нигә икебезгә бер булгандыр инде ул? Бәлки ул вакытта әйбер табу, алу авыррак булгандыр.

Мәктәптә укыганда сыйныфташлар икебезгә бер фоторамка бирәләр иде, чөнки фоторамкага икебезнең бергә төшкән фотоны куеп була. Шулай булса да, без әйбер өчен сүзгә килмәдек. Безнең беркайчан үпкәләшкән, кычкырышкан чагыбыз булмады.
Әле безнең 4 яшькә олырак Айгөл апабыз да бар. Без аңа каршы Гөлнара белән икәү берләшеп тора идек. Ул безне мәктәпкә алырга килгәч, без сумкаларны алабыз да йөгерәбез, ул безнең артыбыздан куа иде. Аллаһыга шөкер, хәзерге вакытта без өчебез дә бик дус.

Безнең балачак күбрәк авылда узды.  Әби төш пешергәндә, без аны кайнар килеш ашап бара идек. Чебиләргә әрекмән җыеп, шуны чаптык. Әби эшне графикка сала иде. Хәзер дә 89 яшьлек әбием белән шул елларны бик сагынып искә алабыз.

– Игезәгең булу синеңчә ничек?
– Игезәгең булу – зур бәхет. Чөнки без бер-беребезне сизәбез. Шундый хәл булды. Мин эштә йөрим, аягым таеп китте дә, «Әй, йөгереп йөреп аягыңны сындырырсың әле», – дип, үз-үземә әйтеп куйдым. Өйгә кайтсам, Гөлнара аягын сындырган. Аннан кайчан, ничәләрдә сындырганы турында сөйләшеп киттек: мин әйткән вакыт белән туры килде бит!

Без хәзер аерым яшәсәк тә, көн дә иртән бер-беребезнең хәлен белешәбез. Авырып китсәк, нинди ярдәм кирәк, ничек булышыйм дип, тагын да ешрак шалтыратышып торабыз. Безнең икебезнең сөйләшер сүзләр бетми, аралашып туя алмыйбыз. Һәрберебезнең үз гаиләсе булса да, без гел бергә.

– Аида, кызыклы әңгәмәң өчен зур рәхмәт! Гел шулай туганлык җепләре өзелмәсен, гаиләләрегез белән бергә тату яшәгез!

Гөлнара Вәлиева.