Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Марат Хәмидуллин: «Солдатларга хатлар языгыз»
1.02.2023

Марат Хәмидуллин: «Солдатларга хатлар языгыз»

Удмуртиягә «Бердәм Россия»нең «Яшь гвардиясе» волонтерлары кайтты. Алар ике атна дәвамында Донбасс һәм Запорожье территорияләрендә яшәүчеләргә, хастаханәләрдә дәваланучыларга ярдәм күрсәттеләр, хәрбиләргә посылкалар тапшырдылар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан җибәрелгән гуманитар ярдәм һәм азык-төлек төялгән йөк машиналарын бушаттылар, җылыту пункты урнаштырдылар, укучылар һәм студентлар өчен дәресләр, төрле остаханәләр үткәрделәр, социаль объектларны торгызуда булыштылар. Туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларына сөенсәләр дә, егетләр янә Донбасска барырга әзер булуларын белдерделәр. «Анда чыннан да ярдәм кирәк. Ә җирле халык волонтерларны бик җылы, яратып каршы ала. Рәхмәт сүзләрен әйтәләр», – ди алар. Волонтерлар арасында милләттәшебез, активист Марат Хәмидуллин да бар иде. Бу – аның волонтер булып икенче тапкыр баруы. Марат белән очрашып, әлеге куркыныч та, кирәкле дә булган сәфәр турында сөйләштек.

– Марат, синең белән горурланмый мөмкин түгел! Киң йөрәкле, ярдәмчел булуыңа сокланабыз. Бу юлы нәрсәгә игътибар иттең?

– Рәхмәт. Беренчедән, бу юлы мин булган торак пункт­ларда хәрби бәрелешләр юк. Бары тик Мелитопольдә булган вакытта гына төнлә һава тревогасы эшләде. Ка­ты хәрби бәрелешләр булган Мариупольдә хәзер төзелеш бара. Шәһәргә кергәндә үк төрле төзелеш материаллары төялгән йөк машиналарын күрергә була. Яңа зур, заманча йортлар, социаль объектлар салына. Волонтер егетләр Мариупольдә гуманитар ярдәм белән килгән йөк машинасын бушатканда, безнекеләрнең ниндидер кызга бүләккә өр-яңа фортепиано җибәрүләрен шаккату катыш горурланып сөйләделәр.

Мелитополь белән Мариуполь арасында аерманың зур булуына да игътибар иттем. Мелитопольдә хәрби бәрелешләр булмаган. Хәзер монда күчеш чоры бара. Әлегә биредә эшсезләр дә, матди яктан кыенлыклар кичерүчеләр дә шактый. Без аларга азык-төлек, дарулар алып бардык. Ә менә Мариупольдә ипи дә юк. Иртә белән бирегә зур йөк машиналары белән безнекеләр ипи алып килеп тараталар.
Мелитопольдә исә мондый хәл юк. Хәзер биредә яңача яшәргә өйрәнәләр. Монда миңа бик күп өлкәннәр белән аралашырга туры килде. Аларның елый-елый, чын күңелдән: «Без Россияне бик яратабыз», – дип сөйләүләренә шаккаттым. Беренче тапкыр волонтер булып барганда, миңа подвалларда качып ятучы кешеләрне чыгарырга туры килсә, бу юлы без халык белән төрле чаралар үткәрдек. Медицина көллиятендә укучы студентлар белән очрашырга да туры килде. Биредә «Сәламәтлек үзәге» булдыру турында сөйләштек. Көллияттә укучылар активистлар белән бер­лектә өлкәннәргә беренче ярдәм күрсәтәчәкләр. Мәсәлән, безгә бер поселокта булырга туры килде. Анда барып җитү өчен ярты сәгатьләп юл үтәргә кирәк. Килеп җиткәч, биредә гел өлкәннәрнең генә яшәвен күреп аптырадык. Һәм аларга безнең дарулар да, азык-төлек тә түгел, ә күбрәк аралашу, хәлләрен белү кирәк иде. «Моңа кадәр безнең янга яшьләрнең килгәне юк иде», – диде алар. Көллият студентлары хәзер читтә урнашкан шундый районнарга ярдәм күрсәтергә йөриячәкләр.

– Башкарган эшләрегез күп икән. Аеруча истә калган вакыйгалар булдымы?

– Хәрбиләргә азык-төлек, өйлә­реннән посылкалар, хатлар алып килдек. Һәм шул вакытта күңелгә бик нык тигән күренеш булды. Без җиңелчә киенеп килгән идек. Ә анда 2 градус кына җылы, җиле салкын иде. Шул вакытта яныбызга бер хәрби чыкты. Өшеп басып торганны күргәч, без ничек кенә каршы килсәк тә, ул безгә бушлатлар алып чыгып бирде. Үзләренең хәле катлаулырак булса да, алар һаман да башкалар турында уйлыйлар. Бу безнең солдатларның һәрвакытта да гади халыкның тук, тыныч илдә, бернәрсәгә дә мохтаҗ булмыйча яшәүләрен теләүләрен тагын бер кат исбатлый. Шулай ук солдатлар без алып килгән посылкаларга, хатларга чын күңелдән сөенделәр, рәхмәт әйттеләр. Аларга күбрәк хатлар языгыз, хәрбиләргә кулыгыздан килгәнчә ярдәм итегез, дип әйтер идем.

– Запорожье өлкәсендә гуманитар миссияне оештыруга шәхси өлеш керткәнең өчен Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгәнсең икән.

– Әйе. Мондый Рәхмәт хатларын соңгы ярты ел дәвамында бары тик 5-6 кешегә генә тапшырганнар. Шуңа күрә эшемне югары бәяләгәннәре өчен чын күңелдән сөендем. Ә безнең өчен төп бүләк, әлбәттә, биредә эшләвебез өчен җирле халыкның әйткән җылы рәхмәт сүзләре булды. Ә без исә үз чиратыбызда һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

– Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт, уңышлар сиңа!

Әңгәмәне Эльвира Хуҗина әзерләде.