Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сабит хәзрәт Шараев: «Мәчеттә намаз укып кына утырмыйбыз»
3.11.2022

Сабит хәзрәт Шараев: «Мәчеттә намаз укып кына утырмыйбыз»

Сер түгел, бүгенге көндә туган телебезне, гореф-гадәтләрне саклауда диннең өлеше гаять зур. Респуб­ликабыз мәчетләрендә гарәп теле, дин нигезләрен генә өйрәтеп калмыйлар, татар теле буенча курслар да үткәрәләр, тормышның башка өлкәләрендә дә мөселманнар актив катнаша. Ә Кече Пурга районының Яган авылында Аллаһ йорты дини һәм милли үзәк булып тора.

Авылдагы 700 хуҗалыкта 1050 кеше яши, аларның 10%ы – татарлар. Мәчет халык көче белән 1998 елда салына. Моңа кадәр Яганда иман йорты булмый. Динне әби-бабайлар сак­лый. Беренче имам күченеп киткәч тә, мәчетне янә өлкәннәр тәрбияләп тора. Хәзрәт булмаса да, дин кардәшләребез атна саен җомга намазларына җыела. Мәчет активистларының берсе Рина апа Кәлимуллина бу көннәрне яхшы хәтерли. «Йортым мәчет янында гына урнашкач, ачкыч миндә торды. Ул вакытта әле мәчеткә газ кертелмәгән иде. Җомгага каршы төндә кереп, мичкә яга идем», – диде ул.

Тик сынаулар моның белән генә бетми. Пугачевода булган шартлаулар вакытында мәчет диварларына, түбәсенә, тәрәзәләренә зур зыян килә. Ләкин Аллаһы Тәгалә сынавын да, җиңеллеген дә Үзе бирә. Җомга намазларының берсенә Яганга Сабит хәзрәт Шараев килә. Мәчет, монда яшәүче дин кардәшләребез белән таныша ул. Авылны бик нык ошата. Мәчеткә җыелган халык та: «Безнең имам юк», – дип, аны үгетләп чакыралар. Шулай итеп, 2011 елда Яган авылы мәчетенә имам итеп Сабит хәзрәт билгеләнә. «Безнең бәхеткә килде ул», – ди аның турында авылдашлары. Яшь хәзрәт шунда ук эшкә тотына. Аның тырышлыгы, халык, мөфтият ярдәме белән Аллаһ йорты төзекләндерелә, газ кертелә. Хәер, монда эшнең хәзер дә тынып торганы юк. Кайчан гына килсәң дә, нәрсәдер ясыйлар, яңарталар алар. Бу юлы манараны алыштырып йөрүләре иде. «Ул тышкы яктан алтын төсендә, 8 тәрәзәле булачак. Эче яктыртылачак. Чөнки трасса безнең авыл яныннан уза. Татарстаннан, Башкортстаннан килүче машина йөртүчеләр еш кына авылга керәләр, тик мәчетне таба алмыйлар. Манараның эче яктыртылгач, мәчет әллә кайдан күренеп торачак», – диде Сабит хәзрәт. Мәчеттә янкорма итеп аш-су бүлмәсе дә салып куйганнар, фасадын да алыштырганнар. Намаз уку өчен ике зал, тәһарәт алу бүлмәләре бар.
Ислам дине, гарәп теле графикасы буенча дәресләр уздырыла. Дин белән бергә гореф-гадәтләребезне, телне саклау өстендә дә эшлиләр. «Без районыбыздагы барлык татарлар белән дә аралашабыз. Ял көннәрендә яшьләр килә. Алар белән туган телдә генә сөйләшәм. Татар теле буенча дәресләр дә уздырам. Белмәгән сүзләренең тәрҗемәләрен аңлатам. Бергәләп диктантлар язабыз. Дини гыйлем биргәндә дә, халкыбызның гореф-гадәтләре турында сөйлим. Шулай ук бала тәрбиясе, гаилә турында лекцияләр укыйм. Җәмәгатебез бик актив. Әле бит дин белән генә тормыш тукталмый. Башка дөнья эшләрен, социаль проблемаларны да күтәрәбез. Мәсәлән, өлкәннәрне зурлыйбыз. Кемдер безгә ярдәм сорап килә икән, аның үтенечен үтәргә, проблемасын хәл итәргә тырышабыз», – дип сөйләде Сабит хәзрәт.
Булганнан бар да була дип, тиккә генә әйтмиләрдер. Имам вазифасыннан кала, тормыш иптәше белән зур хуҗалык та тоталар. «Кайбер кеше хәзрәт мәчеттә намаз укып кына утыра, дип уйлыйдыр. Юк, алай түгел. Дөнья эшен дә, дин эшен дә алып барам. Мал үстерәбез, азрак кереме булсын дип, итне сатам. Бозаулар, кәҗәләр, кош-корт асрыйбыз. Җәй көне сарыклар да тоттым. Малга ризык әзерләү өчен тегермән сатып алдым. Печәнне дә җәен үзебез әзерлибез», – диде имам.
Сабит хәзрәт һәрвакыт ярдәм иткәннәре, бердәм булганнары өчен Яган авылы халкына, районда гомер итүче башка милләттәшләргә, дин кардәшләргә зур рәхмәтле. «Әле алга таба планнар зур», – ди ул. «Тырыш, белемле хәзрәтебез булганда, мәчетебез ишеге һәрвакыт ачык булыр, намазга йөрүчеләр саны да артыр, иншәАллаһ, – диләр авылдашлары, сөенечләрен яшермичә. Аларның бар уй-теләкләренең чынга ашуларын теләп калабыз!

Эльвира Хуҗина.