Михаил Мишустин: «Президент җитәкчелегендә катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алдык»
Премьер-министр Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәт эше турында еллык хисап белән чыгыш ясады. Сүз узган ел башкарылган эшләр, ирешелгән нәтиҗәләр турында гына түгел, алга таба үсеш юллары турында да барды.
«Хакимиятнең барлык тармаклары – федераль, төбәк, җирле тармаклар – дәүләт өчен мөһим бурычларны үтәүдә нәтиҗәле эшләде. Президент җитәкчелегендә узган елның катлаулы мәсьәләләрен хәл итүгә ирештек. Моның өчен Дәүләт Думасына, Федерация Советына, Россия Федерациясе субъектлары башлыкларына, Россиянең һәр төбәгендә, һәр муниципалитетта ярдәм иткән барлык гражданнарга рәхмәт белдерәсем килә.
Без эшкуарлык эшчәнлеген сизелерлек җиңеләйттек. Кайбер тармак предприятиеләре өчен табышка салым буенча ставкалар киметелде, мөлкәтнең кадастр бәясе беркетелде. Иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерүләр каралды, кунакханә хезмәтләренә НДС яңартылды. 2022 ел нәтиҗәләре буенча милли проектлар буенча еллык планны үтәү дәрәҗәсе — 100% ка якын. Димәк, мәктәпләр, юллар, хастаханәләр вакытында төзелгән.
Социаль өлкәне үстерүгә, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга да әһәмият бирелде. Президент кушуы буенча яшәү минимумы ике тапкыр – узган елның 1 июненнән һәм агымдагы елның гыйнвар башыннан арттырылды. Нәтиҗәдә, 13,5% ка артты. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме белән дә шулай ук эшләнде. Ул 17% ка диярлек артты, димәк, 15 миллион кеше керемнәрен саклап кала алды. Сүз шул исәптән матди яктан авыр хәлдә калган гаиләләр турында да бара. Без аларга тормыш шартларын яхшыртсын өчен мөмкин кадәр ярдәм итәбез. Узган елның 1 апреленнән 8-17 яшьлек балалары булган барлык мохтаҗ ата-аналарга айлык түләү киңәйтелде — бер балага уртача 6-12 мең сум туры килә. Шулай итеп, 5,5 миллион бала тәрбияләнә торган 3,5 миллион гаиләгә ярдәм ителде. Хәзерге вакытта 35 миллионга якын граждан автомат рәвештә түләүләр ала.
Ана капиталы программасы сакланды һәм киңәйтелде. Узган елда әлеге чаралар белән торак шартларын 1 млн 300 мең гаилә яхшыртты. Агымдагы елның 1 февраленнән ана капиталы 12% ка диярлек артты һәм бүген беренче балага 587 мең сум тәшкил итә, икенчесенә – 775 мең сумнан артык. Хәзер ата-аналар ана капиталын белем бирү хезмәтләре өчен түли ала. Ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр бирү мөмкинлекләре киңәйтелде. Керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаилә аларны икенче балага гына түгел, ә бөтен балаларга аена бер яшәү минимумы күләмендә өч яшькә кадәр ала. Без Ана капиталын Донецк һәм Луганск Халык республикаларына, Запорожск һәм Херсон өлкәләрендә дә бирә башладык. Президент кушуы буенча Ана капиталын Россия субъектларында 2007 елның 1 гыйнварыннан соң балалар туган яки тәрбиягә алынган барлык гаиләләр дә ала алачак.
Социаль өлкәдә мөһим юнәлеш – өлкән буын турында кайгырту. Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләрен ике тапкыр индексацияләдек – гыйнвар башыннан 8,5%ка һәм тагын 1 июньнән – 10%ка. Шул рәвешле, аларның уртача пенсия күләме узган ел эчендә якынча 3 меңгә арткан.
Узган ел 270 тән артык хастаханә һәм поликлиника, шулай ук 700дән артык фельдшер-акушерлык пунктлары һәм амбулаторияләр төзелде. Капиталь ремонт эшләре 1,3 мең объектта төгәлләнде. 37 мең җиһаз, 2 мең ашыгыч ярдәм машинасы һәм табибларны һәм пациентларны йөртү өчен 4 мең автомобиль яңартылды.
Мәгариф яңалыкларына килгәндә, әле берничә ел элек кенә баланы бакчага урнаштыру зур проблема иде. Хәзер балалар бакчалары шактый төзелә. Узган ел алар 240 ка якын, ә узган өч ел дәвамында барлыгы 1000нән артык бакча төзелде. Агымдагы ел ахырына кадәр тиешле урыннарда капиталь ремонт үткәреләчәк. Хәзер бөтен ил буенча 3-7 яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә урнаштыруда авырлыклар булмаячак.
Ә балалар заманча мәктәпләрдә укысын өчен гомуми белем бирү оешмаларын торгызу һәм капиталь ремонтлау буенча Президент программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Узган ел 1,5 меңнән артык бина тәртипкә китерелде, 250дән артык төзелде. Мәктәпләр яңа җиһазлар, дәреслекләр һәм ярдәмлекләр, Интернет белән тәэмин ителә. Шуның белән бергә мәктәп автобуслары паркын яңартабыз.
Россия мәгарифенең иң яхшы нәтиҗәсе – балаларыбызның җиңүе. Җыелма командалар ел саен гомумбелем бирү предметлары буенча сигез халыкара олимпиадада катнаша. Былтыр 43 медаль оттык. Аларның 32се – алтын һәм 11е – көмеш. Соңгы 10 елда иң яхшы нәтиҗә бу! Үсеп килүче буын иҗат белән дә шөгыльләнә алсын өчен шартлар тудыру мөһим. Моның өчен балалар сәнгать мәктәпләрен заманчалаштырабыз. Шуларның 200гә якыны реконструкцияләнде, 300е – музыка кораллары, җиһазлар, уку материаллары белән тәэмин ителде.
Мәдәнияткә бирелгән игътибар турында күп сөйләргә мөмкин. Ил буенча яңа муниципаль музейлар ачыла, китапханәләрнең китап фондлары тулылана. 68 төбәктә 336 авыл мәдәният йорты төзелде һәм төзекләндерелде, күчмә күпфункцияле 80 мәдәни үзәк 23 Россия субъектында барлыкка килде. 14 яшьтән 22 яшькә кадәргеләр Президент инициативасы белән барлыкка килгән «Пушкин картасы» ярдәмендә мәдәният казанышлары белән таныша алды. Аларның саны 8 миллионнан артып китә. Һәр бишенче тамашачы «Пушкин карта»сын кулланып, билет сатып алган. Безнең киноларны төшерүгә дә өстәмә акчалар бүлеп бирелде. Финанслауның гомуми күләме 11,5 млрд сумнан артык», – диде Премьер-министр Михаил Мишустин.