Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Мин марҗушка түгел
13.07.2023

Мин марҗушка түгел

«Кызым, Көчектән Халисә әбиең килә бүген», – диде әнием. Бу хәбәргә, әлбәттә, мин сөендем һәм шул ук вакытта бераз куркуга да калдым. Сез нигә әбидән куркырга инде дип гаҗәпләнерсез. Сәбәбе бар шул менә. Без бит русча сөйләшергә яратабыз. Балалар бакчасында ук рус сүзләре кыстырып сөйләшә идек, ә хәзер шул телгә бөтенләй күчеп беттек. Мәктәптә дәресләрнең дә рус телендә алып барылуы, сыйныфташлар бе­лән рәхәтләнеп русча сөйләшү дисеңме… Өйдәгеләр дә өйрәнеп беттеләр, әнием көлеп: «Марҗушкам минем», – диеп тә тора. Кайвакыт үзләре дә сизмичә безгә русча җавап бирергә мөмкин. Ә менә әбием белән бабам минем «марҗушка» булуым белән риза түгел.

Яраткан әбием килә, яраткан оныгын тәрбияләргә. Менә шунда ук борчуга төштем бит әле. Элегрәк булса, елмаеп, уйнап-көлеп уздырыр идем. Акыл керә башлады бугай. Уйлап карасаң, әбием бик хаклы бит. Шул минем кебек туган телгә битарафлар аркасында соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарлар миллионга якын кимеде түгелме соң? Кемдер үзен «рус» дип яздыра, кайберәүләрдән сорап та тормаганнар. Мин моны «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Татарлар» тапшыруын тыңлаганда ишеттем. Бик аянычлы хәл бит бу.

«Нинди матур, нинди аһәңле, нинди моңлы бит минем туган телем. Колагымда әниемнең бишек җыры көйләгәне ишетелгәндәй булды: «Әлли- бәлли бәбкәсе, кая киткән әнкәсе…» Һәр баланың үз ана телендә күңеленә сеңеп калган бит инде ул бишек җырлары. Беренче тапкыр телебездә «әннә, әттә» дип ачылган. Әнием, әтием, әбием, бабам…»

«И туган тел, и матур тел», – дип, без үзебезнең телебезгә мәдхия җырлыйбыз. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның-тә­нең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар җанлана. Шагыйрьләр туган телебез турын­да тойгыларын шигырь юлларына сала, композиторлар аларны моң белән сугара, ә җырчыларыбыз татар сүзен, татар көен җир шарының төрле почмагына сибелгән халкыма җиткерә. Бик яратам мин татар җырларын, татар көйләрен һәм туган телемне. Без абыем Дәнис белән Ижауга барганда да машинада Салават абыйның җырларын тыңлап барабыз. Булды, үз ана телемдә – татар телендә генә сөйләшәм хәзер.

Әйе, бүген яраткан әбием мине татар кызы тәрбияләргә килә. Юк. Кыен булырга тиеш түгел. Мин бит болай да татар кызы Зилия. Ана сөте белән сеңгән бит ул миңа татарлык. Минем тамырларымда татар каны ага. Мин туган авылым Яңа Авылның саф сулы чишмәләрен эчеп үстем. Авылым буасы янындагы тугайларда Карга боткасында, халкымның милли уеннарын уйнап, матур бәхетле балачагымны уздырдым. Сабантуйларда яшел болыннарда җилкенеп-җилкенеп, татарча биедем, рәхәтләнеп күңел ачтым. Әбием, борчыла күрмә. Мин туган телемне онытмаячакмын. Моннан соң һәрвакыт үз телемдә – газиз туган телемдә генә аралашырмын. Минем дә әлеге кыйммәтле мирасны балаларыма тапшырасым бар бит!

Зилия Ханнанова,
Тирсә мәктәбе.