Имам булу – җаваплы эш
Глазов районы Татар Парҗысы авылына килеп керү белән әллә каян нур чәчеп торган мәчеткә игътибар итәсең. 1906 елда салынган иман йорты хәтта репрессияләр чорында да ябылмаган. Авылдашлар Аллаһ йортын манарасы киселүдән дә саклап калалар. Бүген биредә 5 вакыт намаз укыла, ир-атлар өчен Ислам дине нигезләре буенча дәресләр үткәрелә. Уртак көч белән берничә ел элек манараның ае алыштырыла. Урам яктан матур итеп буяла, тышлана. Хәзер эчке якта бик күп төрле эшләр башкарыла. Ураза гаете, Корбан бәйрәме зурлап уздырыла. Авылда динне саклауда, мәчетне төзекләндерүдә имам Сәлим Касимовның өлеше зур.
Сәлим хәзрәт белән очрашып, аралаша башлагач ук, аның сабыр, аз сүзле, төпле фикерле икәне сизелә. Ул 1951 елда Татар Парҗысы авылында дөньяга килә. «Әти-әнием гомер буе колхозда эшләде. Мин мәктәпне тәмамлагач, Глазов шәһәренә совхоз-техникумга укырга кердем. Кулыма диплом алгач, авылда бер ай гына практика уздым да, армия сафларына киттем», — дип, үткәннәрне исенә төшерде Сәлим хәзрәт. Армиядән кайткач, туган авылында каласы килсә дә, эш булмагач, Глазов шәһәренә күченергә туры килә. Хезмәт юлын Чепецк механика заводында слесарь булып башлап җибәрә. Шул ук вакытта читтән торып Ижау механика институтына укырга керә, инженер-механик һөнәрен үзләштерә. Гомер буе заводта эшли, инженер-конструктор, инженер-технолог, мастер, өлкән мастер булып төрле вазифалар башкара. 2011 елда лаеклы ялга чыга. «90 нчы елларда республикада дини һәм милли күтәрелеш чоры башланды. Мин Глазов мәчетендә дини дәресләр оештырылганлыгы турында ишеттем дә, укырга, гыйлем алырга булдым. Бераз укыгач укытучыбыз Сәгъдия ханым: «Син яхшы булдырасың, Казанга барып укы әле», — дип киңәш бирде. Аның сүзен тыңлап 1996 елда Казан мәдрәсәләренең берсенә укырга кердем. Ике ел белем алдым», — диде Сәлим хәзрәт. Бу вакытта Татар Парҗысында мулла булмый. Авыл картлары Сәлим хәзрәтне мәчеттә имам булырга өнди башлыйлар. Ул ризалаша. «1996 елда авылга мулла итеп билгеләндем. Ул вакытта Глазовтан кайтып йөрергә туры килде. Лаеклы ялга чыккач, туган авылымда йорт салып, 2014 елда бирегә кайтып төпләндек. Безнең авыл халкы бик дус, бердәм. Бергәләшеп динне дә саклыйбыз, мәчетне дә яңартып, тәртиптә тотабыз», — диде хәзрәт.
Аның терәге, таянычы – тормыш иптәше Рәсимә апа. Алар Сәлим хәзрәт армиядән кайткач өйләнешәләр. Рәсимә апа шулай ук Татар Парҗысы авылында туып-үскән. «Башлангыч сыйныфларда укыганда ук аңа игътибар иткәнем истә калган. Ул вакытта дус булып, аралашып йөрми идек. Аның башкалардан аерылып торуы, матур итеп киенүе җәлеп итте. Армиядән кайткач, янә очраштык. Аны күрү белән: «Бу минем хатыным булачак», – дидем. Тәкъдим ясагач, ул риза булды», – дип искә алды хәзрәт. Гаилә корып, бер ул, бер кыз үстергәннәр. Хәзер оныкларына куаналар. Рәсимә ханым Сарапул шәһәрендә сөт ризыкларын эшкәртү һөнәре буенча белем ала. Диплом алгач, башта Глазовта заводта, соңыннан типографиядә эшли. Сабыр, акыллы икәне әллә каян сизелеп тора. Без Сәлим хәзрәт белән аралашкан вакытта да, аш бүлмәсендә өстәл хәстәрләп йөрде. Ире сүзен бүлмәде. «Гаилә булгач, төрле хәлләр була. Тик вакытында бер-береңне гафу итә белергә, юл куярга кирәк. Хәзер бит яшьләргә сабырлык җитми. Ә безнең буын башка иде. Иптәшем дә минем белән бергә дини укуларга йөри башлады. Хәзер ул да 5 вакыт намазын калдырмый», – диде Сәлим хәзрәт.
Дин сагында әнә шундый кайда да сүзе үтә торган, укымышлы, тырыш муллалар булуына чын күңелдән сөенеп кайттым.
Эльвира Хуҗина.