Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Максатыбыз уртак — мохтаҗларга ярдәм итү
10.11.2022

Максатыбыз уртак — мохтаҗларга ярдәм итү

Башкаларга карата изгелек кылам дисәң, киртәләр дә, авырлыклар да юк. Моны диндә булучылар аеруча яхшы аңлый. Шушы көннәрдә Ижау Епархиясендә түгәрәк өстәл артына мөселманнар белән православие динендәге активистлар җыелды.

Көн кадагындагы төп тема – кышкы салкыннар вакытында сукбайларга ярдәм күрсәтү, аларга йокы урыннары булдыру, кайнар ризык белән тәэмин итү. Очрашуда бу сорауларга турыдан-туры кагылган кешеләр: Ижау һәм Удмуртия митрополиты Викторин, Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, социаль эшләр буенча урынбасары Габдерәшит хәзрәт Газизуллин, Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, «Язмышлар» социаль тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Илшат Гыйльфанов, «Доброе сердце» социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Алексей Артемьев һәм башкалар катнаштылар. Алар шәһәрдә сукбайлар өчен урнаштырылган нокталар буенча йөреп, тәҗрибә уртаклаштылар.

Мондый нокталарның берсе «Теплый кров» — Вот­кинск шоссесы урамында урнашкан. Ул ел дәвамында эшли. Приютны мохтаҗларның язмышына битараф булмаганнарның ярдәме белән Ижау епархиясе тәэмин итә. Монда юыну урыны, җылыту миче, кечкенә китапханә бар. Кыш көне биредә көн саен 50гә якын кеше куна. «Яшәр урыннары булмаганнар саны кыш көне дә, җәй көне дә кимеми. Безнең приют эшли башлаганнан бирле монда меңләгән кеше үзенә кайнар ризык, кирәк вакытта йок-лар урын да тапты. Хәзер без биредә кер юу бүлмәсе булдырырга телибез. Моның өчен матди ярдәм кирәк. Бәлки грант акчасын отып булыр», — диде Ижау епархиясенең «Доброе сердце» социаль хезмәте җитәкчесе Алексей Артемьев. Приютта бөтен ярдәмне шатланып кабул итәчәкләр. Хәзер аеруча җылы киемнәр, ярмалар, консерваларга мохтаҗ икәннәр.

Шушындый ук ярдәм «Язмышлар» социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәгенә дә кирәк. Удмуртия мөфтияте белән берлектә мөселманнар оештырган әлеге үзәкнең бер ярдәм пункты «Ивушка» поселогында, икенчесе шәһәрнең Үзәк мәчете янында урнашкан. Шулай ук Ленин районының салым җыю бүлеге хезмәте янында да көнгә бер тапкыр мохтаҗларга кайнар ризык тарату оештырыла. «Әйе, һәркем үз язмышына үзе хуҗа. Тик дөнья бит ул төрлечә бара. Кемдер гомере буе тырышып, тормышка теше-тырнагы белән ябышып дөнья көтә, язмыш нинди генә сынау бирмәсен, бирешми. Кайберәүләр тормыш баткаклыгына батып, иң төпкә төшәләр. Һәм мондыйлар аз түгел. Күбесеннән үз туганнары, дуслары да ваз кичә. Тик барыбыз да аларга артыбыз белән борылсак, бу бер дә дөрес булмас иде. Шуңа күрә, без таза-сау булып, тамагыбыз туйганчы тукланган вакытта, яныбызда кемдер ачлыктан үлсә, бу һич тә динебездә ярый торган нәрсә түгел.
Динебездә зәкәт хөкеме бар. Зәкәт – ислам диненең нигезләренең берсе. Без, мөселманнар, өстебез бөтен, тамагыбыз тук икән, кардәшләребезгә ярдәм итәргә тиеш булабыз. Шәһәребездә ярдәм итү пунктлары яхшы эшли. Әлбәттә, без бу эшләрне реклама ясау яки мактану өчен башкармыйбыз. Бөтен тырышлыгыбыз Аллаһ ризалыгы өчен. Кайбер мохтаҗлар үзләренә ярдәм кирәклеген аңлыйлар, тик кая барырга белмиләр. Шуңа күрә социаль ярдәм итү һәм адаптация үзәге турында Интернет, шушы үзәккә килүчеләр аркылы да мәгълүмат бирергә тырышабыз. Төзәлү юлына басарга теләүчеләр белән аңлату эшләре алып барыла, юридик, медицина ярдәме күрсәтелә», — диде Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.
Бүгенге көндә мөселманнар оештыр­ган пунктларда көн саен 300дән артык ке­шегә кайнар ризык таратыла. Тик бу – хәй­рия эшләренең бер генә юнәлеше. «Әле үзебезнең исемлектә булган мохтаҗ гаиләләр дә бар. Әлбәттә, бөтен кешегә дә ярдәм итү мөмкинлеге юк. Тик кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз», — ди Фаиз хәзрәт. «Язмышлар» социаль тернәкләнү һәм адаптация бүлеге җитәкчесе Илшат Гыйльфанов хәзерге вакытта приютта даими рәвештә 60 кеше торуы турында сөйләде. «Безнең төп максатыбыз — кышкы салкыннар вакытында сукбайларны кайнар ризык белән тукландырып, йокларга урын, җылы кием тәкъдим итү. Шулай ук аларны урам тормышыннан аралап, башка төрле тормыш белән яши башларга үгетлибез, ярдәм итәбез. Бирегә килгән кешеләрнең язмышлары төрле. Кемдер вахта буенча эшкә дип килеп алданган, икенчесе гаиләдә килеп чыккан авырлыкларга түзә алмыйча эчкечегә әйләнгән, өченчесе начар компаниягә эләгеп, йорт-җирсез калган — төрле кеше бар. Алар безнең ярдәм итү үзәгендә 6 ай тернәкләнү узалар. Тормышларын үзгәртергә теләүчеләргә документларын торгызып, эшкә урнашырга ярдәм итәбез», — диде ул.
Илшат тиздән шәһәрдә кайнар ризык тарату буенча мобиль ярдәм итү автомобиле йөри башлаячагы турында хәбәр итте. «Әлегә мондый нокталарның берсе Ленин, берсе Индус­триаль районында булачак дип уйлыйбыз. Ризык тарату өчен махсус машина бар», — диде ул. Очрашу барышында мобиль ярдәм күрсәтү буенча мөселманнар һәм православие дине активистлары берләшергә булдылар. Уртак проект кайнар ризык тарату буенча нокталар санын арттыруга этәргеч булачак. Әлеге изге эштә уңышлар насыйп булсын.

Хәмидә Гайфуллина.