Туган як җырчысы
Мәктәптә төрледән-төрле чаралар оештырылып, балаларда активлык уяту, аларда үз-үзләрен күрсәтергә, сәхнәдә тотарга өйрәтү белем алу кебек үк бик әһәмиятле. Россиянең сәнгать белгече Михаил Казиникның бер чыгышы искә төшә: «Әгәр безнең илебез еллык эшләрне планлаштырганда, беренче пункт итеп мәдәниятне билгеләп куйса, башка тармаклар автомат рәвештә алга китәр иде. Мәдәнияткә 1 % кына игътибар артса да, 15% сәламәтлек саклау, 25 % мәгариф өлкәсендә алга китеш булыр иде». Әлеге фикерен ул бик нигезле итеп дәлилли, мәдәниятнең, зәвыклы сәнгатьнең кешеләр күңеленә дәва булып ятуын, яхшылыкка, гыйлемлелеккә омтылырга ярдәм итүе хакында мисаллар белән сөйли.
«Талантларга бай без»
2023 ел – Россиядә укытучылар һәм остазлар елы, ә Татарстанда – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Шул уңайдан Тирсә мәктәбендә шагыйрь Чыңгыз Мусин исемендәге II төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чарага «Яңарыш» газетасыннан да журналистлар чакырылды. Юлда сәнгатьле итеп шигырь уку турында уйланып бардым. Баланы балалар бакчасыннан ук бәйрәмнәрдә шигырь сөйләргә өйрәтәләр. Сабыйның иң элек кулына алган төсле, рәсемле китаплары да – шигырь китаплары. Үсә төшкәч исә әдәбият дәресләрендә укытучылар шигърияткә мәхәббәт уяту өстендә армый-талмый эшли. Ижауның 35 нче мәктәбендә укучы кызымның башлангыч сыйныфта ничек шигырь сөйләргә өйрәнүе әле дә хәтеремдә. Шигырьне ятлап, ялгышмыйча сөйләгән өчен генә беркайчан да «бишле» билгесе куймый иде укытучы. Логик басым, тыныш билгеләре, интонация – барысын да искә ала иде ул. Кызым көзге алдына басып, куллары белән хисләрен белдерергә тырышып, кич буе шигырь сөйләргә өйрәнә иде. «Балаларны җәфаламасалар соң! Шигырьне ятлагач, җитмимени, тормышта кирәге чыгармы аның?» – дип, канәгатьсезлек белдергән иде баласы кызымның сыйныфында укыган бер ана.
Сәнгатьле итеп шигырь уку – үзе зур сәнгать бит ул! Ораторлык сәнгате һәрвакытта да кирәкле булган. Хәзер дә ачык һәм матур итеп сөйләшергә сәләтле кешеләр бизнеста зур уңышларга ирешәләр һәм тирә-юньдәгеләр тарафыннан зур ышаныч яулыйлар. Шуңа күрә сөйләмнең мәгънәлелеге өстендә эшләү мөһим. Менә шундый уйлар белән килдем конференциягә.
Безне ачык, мөлаем йөз белән каршы алдылар Тирсә мәктәбендә. Конференция исә Россия һәм Татарстан гимны белән башланып китте. Тирсә мәктәбе директоры Миләүшә Дәүләтова бирегә килгән кунакларны, укытучыларны, укучыларны сәламләп: «Мондый конференция икенче тапкыр гына узуына карамастан, елдан-ел катнашучылар арта. Арабызда бик күп остазлар, тәҗрибәле укытучылар утыра. Конференциядә Чыңгыз абый Мусинның кызы Резидә, килене Ләйсәния Мусина да бар. Сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бүгенге конференциядә катнашучыларга уңышлар телим», – диде.
Конференциядә мөгаллимә, язучы Наилә Харисова, Тирсә мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга киткән остаз Эльза Сибгатова, журналист, «Әгерҗе хәбәрләре»нең элеккеге мөхәррире Рәмзия Зарипова һәм башкалар катнашты. Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясеннән укытучылар һәм директоры Гөлчәчәк Әхмәтова да килгән иде. «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының журналисты Екатерина Самсонова үз чыгышында районда башка телдә иҗат итүчеләр һәм аларның иҗаты белән таныштырды. «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының рус телендә нәшер ителгән саннарында Ижау шәһәрендә яшәүче Шәфкать Ганиевнең русча хикәяләре бик еш чыгуын әйтте. «Туган ягым талантларга бай минем» дигән девиз астында үтте быелгы конференция. Ә Екатерина Самсонованың чыгышы бу сүзләрнең хаклыгын исбатлады.
Укучылар биш секциягә бүленеп, алдан әзерләнгән чыгышларын сөйләделәр. Бәйгеләрдә Әгерҗе районыннан, Ижау шәһәреннән килгән 100гә якын укучы катнашты. Аларны тәҗрибәле остазлар, журналистлар бәяләде. Әлеге чара укучыларның үз төбәкләре язучылары иҗатын җентекләп өйрәнүләрен, туган телләрен яхшы белүләрен, сәхнәдә, халык алдында үзләрен иркен тотып чыгыш ясауларын күрсәтте.
Тирсә мәктәбе укучылары һәм укытучылары Чыңгыз Мусин һәм Әгерҗе төбәгендә иҗат итүче башка авторларның сүзләренә язылган җырлар, зәвыклы милли киемнәрдә башкарылган биюләр белән үрелеп барган концерт тәкъдим иттеләр. Конференцияне тулысынча Тирсә мәктәбе укытучылары Раушания Низамбиева һәм Гөлназ Юсупова алып барды. (Әлеге чараны оештыруда татар теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Луиза Нәбиуллина башлап йөргән). Ниһаять, җиңүчеләрне игълан итәр вакыт та килеп җитте. Жюри әгъзалары укучылар чыгышларына һәм эшләренә нәтиҗә ясадылар, чыгышларга бәя бирделәр.
Әгерҗе районы Мәгариф бүләге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина: «Халыкта шундый сүз бар: үз тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк. Үз телен, үз гореф-гадәтләрен, үз шәхесләрен белмәгән кешенең шулай ук киләчәге юк. Мин укытучыларга зур рәхмәтле. Әгерҗе ул – Таҗи Гыйззәтләр, Юныс Әминов кебек бик күп язучылар белән данлыклы як. Мин үзем Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин белән аралаша алуым, күрү бәхетенә ирешүем белән чиксез бәхетлемен. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дип әйтәләр. Безнең шулай ук Таҗи Гыйззәт, Ләбиб Айтуганов исемендәге мәктәпләр эшли. Шулай ук башка танылган шәхесләр дә бар. Ни өчен без нинди чаралар үткәрергә дип аптырап торабыз? Әгерҗе районы – әле ул танылган драматург биргән як. Нигә соң Әгерҗе районында театр булдырмыйбыз? Без – мәгариф системасы, кулдан килгәнчә эшләргә әзер.
Безнең киләчәгебез юк, диләр. Алай дип әйтү дөрес түгел. Әгәр карасаң, Әгерҗедән үсеп чыккан балалар бүгенге көндә Казанда төрле җаваплы урыннарда, милли тормышта кайный, күпме журналистларыбыз, җәмәгать эшлеклеләре Әгерҗедән чыккан. Шуңа күрә балаларны үстерү өстендә эшне дәвам итәргә кирәк», – диде.
Тирсә мәктәбе директоры Миләүшә Дәүләтова конференциягә нәтиҗә ясап, чарада җиңү яулаган укучыларны тәбрикләде, барлык катнашучыларга электрон сертификат тапшырылачагы турында әйтте, катнашучыларга, жюри әгъзаларына, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. «Чыңгыз Мусин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференцияне ел саен уздырачакбыз. Укучыларны киләсе елда да көтеп калабыз. Шундый матур әзерлек белән килгәнсез. Балаларның саф татар телендә, сәнгатьле итеп сөйләүләре мине таң калдырды. Чын күңелемнән мәктәп хакимияте исеменнән зур рәхмәт әйтәсем килә. Алга таба без Чыңгыз Мусин премиясе булдырырга килештек. Әлеге премия татар теле буенча республика олимпиадаларында призлы урыннар алган, төрле татар телендә оештырылган бәйгеләрдә катнашып, уңышларга ирешкән укучыларга тапшырылачак.
Ә Вәсилә Гарәфетдин кызына чын күңелебездән рәхмәт әйтәсебез килә. Нинди генә сорау белән барсаң да, һәрвакыт безгә ярдәм итә, соравыбызны күтәреп ала», – диде ул.
Әле дә күз алдында…
Чыңгыз Мусин исән чакта мәктәп юлларын еш таптый иде. Укучылар белән очрашуларга килде, «Көмеш каләм» бәйгеләрендә катнашты, әдәби чаралар оештыруда үзеннән һәрвакыт өлеш кертте. Әлеге бик күп шигырьләре яңгыраган конференциядә Чыңгыз абый Мусинның рухы да безнең беләндер төсле тоелды миңа һәм саф татарча яңгыраган чыгышларны, балаларның иҗат белән кызыксынуын тоеп, ул да безнең белән шатлангандыр сыман.
Без, «Яңарыш» редакциясе хезмәткәрләре Чыңгыз абый Мусинны бик еш искә алабыз. Аның белән бәйле хатирәләрне, кызыклы вакыйгаларны яңартабыз, иҗатын сагынабыз. Тирсәдә аңа багышланган конференция буласын белгәч, күңелемдә аның турындагы истәлекләр язгы ташкын кебек купты. Берничә көн аның турында уйлап йөрдем, китапларын кулыма алып, шигырьләрен укыдым. Шушы рәвешле Чыңгыз абыйлы вакытларны бар нечкәлекләре белән күңелемнән үткәрәсем килде.
Чыңгыз Мусин – туган төбәгенең үлмәс җырчысы. Аның илһам чыганагы да нәкъ туган ягы, аның табигате, җанына якын якташлары булдылар. «Яңарыш» газетасын да Әгерҗе төбәге белән беренчеләрдән булып бәйләүче шәхес тә нәкъ Чыңгыз абый. Әгерҗе районында газетаны яздыру, тарату, хәбәрчеләр белән очрашулар оештыруда үзеннән зур өлеш кертте. Ни генә булмасын, җәйме, кышмы, барлык эшләрен ташлап, редакциябезгә килеп җитә иде. Ә иҗаты, шигырьләренә килгәндә, алар шундый җиңел укыла, аларның һәммәсе безне күңелебез белән авылга, туган якка алып кайта, иркен болыннарында йөртә, инеш суларында аякны чайкап, ялан тәпи йөртә, чишмә буйларына алып төшә.
Авылның мәңге бетмәс эш-мәшәкатьләре белән янып, көн буе эшләгән кешенең төннәр буе иҗат итүе мине сокландыра да, гаҗәпләндерә дә иде. Аннары бик еш кына безгә: «Бүген төнлә бер әйбер язып, почта аша салдым, яме. Килеп җитәр», – дип хәбәр бирә. Бераз вакыт үткәч: «Алдыгызмы минем шигырьләрне?» – дип тә шалтырата. Җибәргән хаты килеп җитмәс, дип икеләнүдән булмагандыр бу шалтырату. Шигырен ничек кабул итүебез, тәэсирләребезне беләсе килгәндер. Хәзер шушы вакытларны исемә төшерәм дә, җитәрлек игътибар, хөрмәт күрсәтә алдыммы икән? Иҗатының никадәр әһәмиятле, кадерле булуын әйтә алдыммы? Эх, хәзер исән булса!..» – дип уфтанып куям. Тойгандыр ул безнең аңа булган зур хөрмәтне, иҗатын яратуыбызны. Югыйсә, шушы кадәрле матур шигырьләр язылыр идеме соң?! Чыңгыз абый һәм аның шигырьләренең гадилеге, табигый булуы бик ошый иде миңа. Анда купшылык, ясалмалылыкның әсәре дә юк иде. Исемдә, шалтыратып: «Чыңгыз абый, юбилеегыз уңаеннан сезнең турыда язма әзерлисем килә, яңарак төшкән фотогызны җибәрмәссезме?» – дип, үтенечемне белдергән идем. Ул ромашкалар алдында иҗат итеп утырган чагын фотосурәткә төшереп җибәрде. Әлеге ромашкалар Чыңгыз абый Мусинның күңеленең гадилеген дә, иҗатының матурлыгын да чагылдыра төсле тоелды миңа. Менә шушы ромашкалы фотосурәте әле дә күз алдында…
Эльмира Нигъмәтҗан.