Кырындының Әлмәндәре иде ул
Болытлы көннәрдә дә күңелләрне яктыртып, җаннарны җылытып ала торган вакыйгалар була кайчак. Уйландыра, сөендерә, иңгә канатлар куя.. Нәкъ менә шундый чара булып узды Әгерҗе районының Кырынды авылында үткән атнада – авылның мөхтәрәм имамы, табибы, җәмһүриятебезнең танылган язучысы Габдулла Галиев яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.
Инде фани дөньядан киткәненә биш еллап вакыт узса да, капка төбе нурлы, өеннән дә ниндидер җылылык бөркелеп тора сыман. Хәер, остазыбыз үзе дә шундый олы йөрәкле, нурлы йөзле, киң күңелле, үтә дә сабыр, тыйнак, искиткеч зирәк гыйлем иясе иде бит! Матур, җыйнак, үзе кебек тыйнак кына истәлек тактасы, юлдан үтүчеләрне ымсындырып, якты маяк сыман киләчәк буыннарга хәтер уты булып балкыр, иншаллаһ!
Бәйрәм капка төбеннән авыл китапханәсенә күчте…
Габдулла абыебызның тормыш, язмышын яктырткан әдәби-музыкаль кичә барыбызның да күңелләрне әсир итте. Чын күңелдән әйтелгән сүзләр, үз чорында бергә эшләгән имамнарның чыгышлары Габдулла абыйның изгелек, игелек иясе булуын кат-кат ассызыклады.
“Габдулла абыйның шифалы куллары хакында халык арасында легендалар йөри, – дип тә гаҗәпләндерде алып баручы Ландыш Фәттахова. «Уколлар белән генә түгел, күңеле-җаны, куллары белән сихәтләндерә иде ул», – диләр үз табиблары турында якташлары. Бик күп еллар бергә эшләгән Розалия Фарвазова, Гөлфия Әхмәтшиналар үз остазлары хакында кызыклы хатирәләр яңарттылар. Ижаудан Яңарыш газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова: «Габдулла абый, Чыңгыз абыйлар – «Яңарыш»ны тәүге тапкыр халыкка ирештерүдә күп көч куйган шәхесләр. Озак еллар Тәскирә апа Габдулла абыйның иҗат җимешләрен безгә китереп йөрде, үзе дә язды. Бик рәхмәтле без аларга! – дип, хөрмәт белән искә алды бу гаиләне. – Без Кырынды авылында туып-үскән изге күңелле Вилнур Галиевка, Динар Минәхмәтовка рәхмәтлебез. Чөнки алар сезгә «Яңарыш»ны яздырып бүләк итәләр. Ләкин бүләк күп булмый, үзегез дә «Яңарыш»ка язылыгыз, бергә булыйк, бердәм булыйк!» – диде ул тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. Районыбызның башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Бонькина,Әгерҗе үзәк китапханәсе җитәкчесе Чулпан Нурмөхәмәтова үз чыгышларында тирән картлыкта да искиткеч хәтерле, аек зиһенле, зыялы, халык ихтирамын яулаган язучы, киң кырлы шәхес белән горурлануларын әйтеп, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Әйе, искиткеч талантлы якташыбыз өчен без дә сөенеп, сокланып утырдык бу кичәдә. Бер кешедә шулкадәр сәләт, тырышлык – ветеринар, фельдшер, корреспондент, драматург, язучы, шагыйрь, җырлар авторы, имам, олы яшьтәге студент!
Күз алдына гына китерегез, күпме уй-кичерешләр белән яшәргә, хисләр белән янарга, фикерләр тирәнлегендә кайнарга, күпме энҗедәй матур сүзләр эзләргә кирәк ул күләмле, тирән эчтәлекле җиде китапны язар өчен?! Көнен эштә үткәргән, аннан соң хуҗалыгында дөнья мәшәкатенә күмелеп яшәгән, гаилә йөген тарткан ир-ат бит ул! Күрәсең, бик хисле дә, чиксез көчле дә булгандыр Габдулла абыебыз! Ихтыяр көче турында әйтеп тә торасы юк! 80 яшендә югары белем алырга җөрьәт итеп, 85 ендә кулына диплом алып, күпләрне гаҗәпкә калдырган Кырындының үз Әлмәндәре иде ул!
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып.
Үзе үлсә, эше калсын,
Мең яшәрлек имән булып.
Кичәне ачып җибәргән бу шигъри юллар, азаккача кызыл җеп булып сузылды. Үзеннән соң иҗади мирас кына түгел, алтын бөртеккә тиң асыл, иманлы балалар, оныклар да калдыручы илаһи зат ул – Габдулла Галиев!
Бу олуг затка хөрмәт йөзеннән истәлек тактасын куюга, язучының музеен булдыруга зур өлеш керткән Фәридә Артемьевага, изге гамәлне тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә олыдан-олы рәхмәтләрен җиткерделәр чыгыш ясаучылар. Кичәдә Габдулла абыйның моңлы җырларын, тирән мәгънәле шигырьләрен, уйландыра, елата торган сәхнә әсәрләрен тамашачыга чын артистларча тәкъдим иткән үзешчәннәргә сокланмый мөмкин түгел! Уңышлар сезгә! Кырык эшен кырык якка ташлап, авылның олпат язучысын зурлап, тантананың башыннан ахырына кадәр шунда булырга вакыт тапкан, кунакларны каршы алган, озатып калган бик ачык йөзле, рәхимле, шәфкатьле авыл җирлеге башлыгы Альберт Нәфыйковка да чиксез рәхмәтләребезне юллап, сәламәтлек, уңышлар телибез.
Кайтыр юлга кузгалдык. Тәрәзәдән кул болгап, көлемсерәп калган Габдулла абыйның күзләре сыман тоелды истәлек тактасы… Юк, бу мемориаль такта гына түгел, бу – тарихның үзе! Бездән соң килгән буын, бала-оныклар җирле шагыйрь, язучыларны, аларның туган җирен, иҗатын белеп үсәргә тиеш! Үзе яшәгән чорның яшәешен тасвирлап калдырган язучы – тарихчы бит инде ул! Ә тарихны белмәгәннең киләчәге юк! Менә шуларны уйлаганда, йөрәк чеметеп куйды: нинди матур, тирән эчтәлекле, тәрбияви чарада балалар, укучылар катнашмады, язучының шигырьләрен сөйләмәде… Уйландыра… Ә кичә бик матур узды. Афәрин! Рәхмәт!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.
Чарадан фотолар — безнең төркемдә.