Җиңүләр сатып алынамы?
Һәр ата-ана баласының уңышлы булуын тели һәм моның өчен мөмкин булганны, хәтта мөмкин булмаганны да эшли. Бала туарга өлгерми, ә аны төрле үсеш дәресләренә, түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөртә башлыйлар. Аннары икенче этап башлана — төрле конкурсларда, ярышларда, фестивальләрдә катнашу. Хәзерге вакытта балаларның сәләтләрен үстерү өчен өстәмә белем бирү программаларын, төрле конкурсларны тәкъдим итеп кенә торалар. Афишаларда кызыктыргыч шартлар, яңа титуллар вәгъдә итәләр. Ата-аналар мондый конкурсларда катнашып, сертификатлар, дипломнар, медальләр алу өчен акча түләргә һәрвакыт әзер.
Яткан таш астыннан су акмый
Рушана Саттарованың кызы Әмирә яшьтән үк вокал белән шөгыльләнә. Әмирә балалар сәнгать мәктәбендә укый, шәхси дәресләр ала һәм биергә дә вакыт таба. Бик актив, инициативалы кыз һәрвакыт төрле шәһәр, республикакүләм чараларда катнаша. Әмма конкурсларда катнашу өчен түләү бәясе көн саен артып тора. Ирексездән, конкурслар оештыру акча эшләү чарасына гына әйләнмиме, дип уйлап куясың. Конкурсларның барысы да баланың сәләтен бәяләүгә юнәлдерелгәнме соң?
«Ел дәвамында без биш-җиде конкурста катнашырга тырышабыз. Чөнки безнең сәләтебезне күрсәтәсе һәм башкаларны карыйсы килә. Конкурста катнашу балага үсәргә дә ярдәм итә, шул ук вакытта баланың портфолиосы тулылана. Элек без конкурсларда катнашу өчен якынча 2 мең сум түли идек. Хәзер кыйммәтләнде, 3-4 мең сум чыга. Әгәр бу конкурс башка төбәктә булса, ике-өч тапкыр күбрәк түләргә туры килә. Минем уйлавымча, бу кемгәдер балалар ярдәмендә табыш алу алымы да булып тора. 3000 сум взнос түлисең, моннан тыш костюм сатып аласың, баланы әзерлисең, аннары 3 минут чыгыш ясыйсың һәм медальле буласың», – дип елмайды Рушана Саттарова.
Рушана сүзләренчә, кайбер оештыручылар яшь катнашучыларга таләпләрне һөнәри артистларга кебек югары куялар. Кайбер проектлар аерым түләү таләп итә торган укуларны да үз эченә ала, әмма бу очракта да ата-аналар костюм тегү чыгымнарын үзләре күтәрәләр. Гадәттә, мондый конкурсларда балаларның барысы да кастингны уңышлы уза һәм конкурста катнашу хокукын ала.
«Шәһәр күләмендә узган матурлык конкурсында катнашу өчен 15 мең сум акча түләргә кирәк, өстәвенә, костюмнарны да үзеңә тегәргә кирәк, дип ишеттем. Без исә баланың үсүен, яңа күнекмәләр алуын телибез, шуңа күрә үз көчебезне төрле конкурсларда, фестивальләрдә сынап карыйбыз, чөнки яткан таш астыннан су акмый. Хәзер өч дәрестә җырларга яки биергә өйрәтергә вәгъдә биргән курслар күп, әлбәттә, монда бәяләр чыннан да «тешли», – ди Рушана.
Үсеш нокталары
Хәзерге дөнья сәләтләрне ачу, үстерү өчен зур мөмкинлекләр тәкъдим итә: «Мәгариф» милли проекты мәктәпләрне камилләштерергә ярдәм итә, өстәмә белем бирү системасы да яхшыра, республика шәһәрләрендә «IT-куб» цифрлы үсеш үзәкләре, «Кванториум» балалар һәм мәктәп технопарклары ачыла, «ТАУ» төбәк мәгариф үзәге эшли. Авыл җирендә укучыларны «Үсеш нокталары» үзәге җәлеп итә.
2018 елда Удмуртиядә персональләштерелгән өстәмә белем бирү порталы-навигаторы эшли башлады. Бүгенге көндә бу системада 1251 белем бирү оешмасы катнаша. Алар барысы бергә төрле юнәлештәге 13 953 өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыралар. Бу нәфис сүз дә, туган якны өйрәнү дә, физкультура-спорт та, социаль-гуманитар да, табигый-фәнни-техник… Балалар теләсә нинди юнәлешне сайлый һәм өстәмә белем сертификаты ярдәмендә аңа языла алалар. Ул балаларга бюджет акчалары хисабына дәүләт һәм муниципаль, шәхси оешмаларда өстәмә белем алу мөмкинлеген бирә.
Бүгенге көндә Удмуртиядә 235 491 сертификат бирелгән. Бу 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларның 88 проценты өстәмә белем алуын аңлата.
Әлбәттә инде, балаларның сәләтен ачу, үстерү өчен төрле конкурслар, фестивальләр, ярышлар уздырыла, чөнки монда көндәшлек рухы активлыкны һәм инициативаны арттыра. Конкурслар лидерлык сыйфатларын үстерә, үз-үзеңне үстерергә ярдәм итә, балаларны аралашырга өйрәтә, үзеңә ышанычны арттыра.
Оештыру взнослары нәрсәгә нигезләнгән?
Балалар конкурсларында катнашу өчен оештыру взнослары нигезлеме? Оештыручыларның гамәлләре гаделме? Бу һәм башка сорауларга юрист Рузил Абдуллин җавап бирде.
– Гамәлдәге законнар нигезендә конкурсны физик һәм юридик зат оештыра ала. Конкурсны үткәрү өчен аны алдан теркәү һәм дәүләт органының рөхсәте кирәк түгел. Иң мөһиме – конкурс үткәрү кагыйдәләрен ачык рәвештә бастырып чыгарырга һәм аларны үтәргә кирәк. Шулай ук конкурс нинди дә булса файдалы максатларга ирешүгә юнәлдерелергә, ягъни җәмгыять өчен файдалы булырга тиеш. Нигездә оештыручылар, матди файда алу өчен, аның максатын матурлап язалар. Чөнки конкурсның максаты булмаса, ул закон таләпләренә туры килми, димәк, ул – гамәлдә түгел, дигән сүз. Бүгенге көндә законнар базасында оештыру взнослары суммасын регламентлаучы бер генә норматив документ та юк. Шуңа күрә аны исәпләгәндә, төрле чыгымнар исәпкә алынырга мөмкин, мәсәлән, реклама өчен түләү, бинаны арендага алу, костюмнар, призлар алу һәм башкалар. Һәрбер конкурсның үз масштабы булганлыктан, чыгымнар күләме һәрвакыт төрлечә. Шуңа бәйле рәвештә, оештыручы аны исәпләү тәртибен мөстәкыйль эшләргә һәм конкурс үткәрү кагыйдәләренә беркетергә хокуклы. Исегездә тотыгыз: конкурста катнашучылар оештыру взносын кертсәләр, алар билетлар сатып алырга тиеш түгел.
Юрист әйтүенчә, билгеләнгән сумманы керткән катнашучыларның гарантияләре һәм хокуклары турында нигезләмәдә язылган булырга тиеш. Бу мәгълүмат шулай ук конкурста катнашу турындагы килешүдә була. Оргвзнос түләгән катнашучылар билгеле өстенлекләргә ия була ала.
Конкурсларда катнашу ул – комфорт зонасыннан чыгу, димәк, шәхси үсеш ноктасы да. Әмма уңышка омтылганда, балаларыгызны тыңларга һәм ишетергә онытмагыз. Әти-әниләр үзләренең тормышка ашмыйча калган хыяллары артыннан куарга тиеш түгел.
Альбина Шәйхетдинова.