Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Кырым язы»на кушылыгыз!
16.03.2023

«Кырым язы»на кушылыгыз!

18 мартта Ижау шәһәренең Киров исемендәге паркында Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуының 9 еллыгы хөрмәтенә «Кырым язы» (0+) фестивале узачак. «Кырым язы» фестивале матур традициягә әверелеп, ел саен Удмуртиянең барлык шәһәрләрендә һәм районнарында зур масштабта уза.
Фестиваль кунакларын бай программа көтә. 11.30 сәгатьтә паркта балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив мәйданчыклар, фотозоналар эшли башлаячак.
12.00 сәгатьтә үзәк сәхнәдә рес­публиканың иҗат коллективлары һәм артистлары катнашында Россия, Кырым авторлары җырларыннан һәм биюләрдән торган концерт була.
Фестивальдә теләгән һәркем «Кырымны азат итү» квестында тарих буенча белемнәрен тикшерә алачак. Квестның биремнәре Кырымны азат итүдә катнашкан ветераннарның истәлекләренә нигезләнгән. Квестта катнашу өчен «Җиңү волонтерлары» оешмасы белән волонтерыпобеды.рф сайты аша элемтәгә кереп теркәлергә кирәк.
Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – ГТО уеннары. Эстафетаның һәр этабы – тематик, ә биремнәр – уникаль.
Интерактив мәйданчыкларның берсендә – #МыВместе акциясе чатырында махсус хәрби операциядәге сугышчыларга хатлар, открыткалар язып, рәсемнәр ясап, сәлам җибәрергә була.