Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Язның үз мәшәкатьләре
16.03.2023

Язның үз мәшәкатьләре

15 мартта Ижауда Бөтенроссия команда-штаб өй­рә­нүләре кысаларында су басу чорында гадәттән тыш хәл нәтиҗә­ләрен бетерү буенча күнегүләр узды.

ИжГЭТ территориясендә күчмә идарә пунктлары, коткаручылар шәһәрчеге, медицина пункты җәелдерелде, кыр кухнясы эшләде. Техник зонада су басу нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле махсус автомобильләр һәм техника урын алган. Ижауда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, тиз генә эшли башларга 123 кеше һәм 45 берәмлек техника әзер.
15 мартта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча шәһәр комиссиясе утырышы узды. Анда катнашучылар Первомай һәм Ленин районнары территорияләрен су басу аркасында килеп чыккан шартлы гадәттән тыш хәлне бетерү буенча эш планын төзеделәр. 10 февральдән Ижау сусаклагычының суын төшерү буенча эш башланды. Булачак су басу шартларында барлык милекчеләргә, оешмаларга куркынычсызлыкны арттыру һәм авария хәлләрен кисәтү буенча махсус чаралар күрергә боерык бирелде.