Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Илфат Сабиров истәлегенә волейбол турниры узды
22.12.2022

Илфат Сабиров истәлегенә волейбол турниры узды

Кече Пургада Илфат Сабиров истәлегенә багышланган волейбол буенча турнир узды. Илфат Сабиров – Кече Пурга мәктәбе командасы составында, район данын яклап, күп кенә ярышларда катнашкан спортчы. Кызганыч, аның гомере 37 яшендә өзелә. Ә әти-әнисе уллары хөрмәтенә волейбол турниры уздыруны традициягә кертеп, ел саен спорт сөючеләрне җыялар.
Быел ярышлар бер үк вакытта өч спорт мәйданчыгында узды, 5 хатын-кызлар командасы, 5 ир-ат командасы һәм 3 ветераннар командасы катнашты. Илфат Сабировның әтисе Флүр әфәнде: «Быел башка еллар белән чагыштырганда катнашучылар күбрәк булды. Улыбыз истәлегенә узучы турнирга елдан-ел кызыксыну арта. Узган ел беренче тапкыр хатын-кызлар командалары катнашса, быел төрле оешмаларның ветераннары да үз командаларын күрсәтте», – дип сөйләде.
Әлеге мавыктыргыч һәм кызыклы турнирны карарга тамашачылар да күп килгән иде. Хатын-кызлар командалары арасында беренчелекне – Кече Пурга командасы, икенче урынны – Кияс районы, өченче урынны Сарсак-Омга кызлары яулады. Ир-атлар арасында Кече Пурга волейболчыларына тиңнәр булмады. Икенче урында – Әгерҗедән ир-атлар командасы, өченче урында –Кече Пурга студентлары командасы. Ветераннар арасында җиңүне чик сакчылары командасы яулады, икенче урынны – Кече Пурга район үзәге командасы, өченче урынны Кече Пурга районы Эчке эшләр бүлеге командасы яулады.
Җиңүчеләргә күчмә кубок белән беррәттән, медальләр, акчалата һәм татлы призлар тапшырылды. Ә Сабировлар гаиләсе барлык катнашучылар өчен чәй өстәле әзерләгән иде.

Елена Мөсәгыйтова, Кече Пурга.