Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Римма Халикова: «Йөрмәсәң, мүкләнәсең»
6.07.2023

Римма Халикова: «Йөрмәсәң, мүкләнәсең»

Матур, тырыш, тәвәккәл кешеләр белән очрашсам, күңелем яктырып китә. Андый милләттәшләрем хакында газета укучыларга да сөйлисем килә. «Яңарыш» газетасының актив хәбәрчесе Римма апа Халикова белән якыннан танышып кайткач, шундый хисләр кичердем. 85 яшен тутырып килүче Римма апаның хәзер дә тормышның якасына ябышып дөнья көтүен, сәламәт булып яшәргә омтылуын күргәч: «Бүгенге көннән мин дә Римма апа өйрәткәнчә яши башлыйм», – дип кайттым.

Мин килгәндә, ул бакчасында иде. Биредә барысы да тәртиптә. Кыярлары өлгергән, помидорлары пешәргә әзерләнгән. Кып-кызыл викторияләре: «Мине өз», – дип, мөлдерәп утыралар. Кура җиләкләре дә өлгергән. Өйгә керә торган баскыч тупсаларында чүл­мәкләрдә тезелеп утырган петунияләр дә шау чәчәктә. Өй эченә килеп кергәч, пөхтәлек, ашханәсенең заманча итеп җиһазландырылуы күзгә ташланды. Римма апа балалары белән яшәсә (кызы Гөлнара Петербургта, ә улы Ленар Чаллы шәһәрендә яши), әлбәттә, бу кадәр сокланмаган да булыр идем. Тик ул бит 85 яшен тутырып килүче әби!

«Сугыш башланганда, миңа 3 яшь иде. Әтинең сугышка киткәнен бик аз гына хәтерлим. Сугыш вакытында күргән авырлык­лар алар онытылмыйлар. Әни балалар йортында фельдшер булып эшләде. Балтач авылында җиде еллык кына мәктәп иде. Яхшы укыдым, хәтерем яхшы булды. 8-10нчы сыйныфларны Красный Борда тәмамладым. Рус мәктәбенә килгәч, аңламаган сүзләр күп булды. Физикадан укыткан Волга буе немкасы кечкенә авызы белән шундый кызу сөйли иде. Мин аны яратып тыңлый идем. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, Алабуганың физика-математика факультетына укырга кердем. Август ахырында әни савыт-сабалар, мендәр, одеял төйнәп, мине Красный Бордан озатып калды. Тулай торакта урын биргәннәр иде. Көч-хәл белән барып җиттем. Әмма мине институтка укырга керүчеләр исемлегеннән сызып ташлаганнар. Утырып еладым да, әйберләремне күтәреп, өйгә кайтып киттем. Шунда җитәкчеләргә кереп, нигә сызганлык­ларын ачыкламадым, йомшак идем. Ул вакытта Алабуга педагогика институтының ректоры Әминев иде (исемен хәтерләмим). Ул тумышы белән Кичкетаңнан. Әни аны авылда очраткач, минем хәлне сөйләгән. «Синең кызың иде мени ул?» – дип кенә әйткән. Мине читтән торып уку бүлегенә күчереп куйганнар, ә үзләре миңа бу хакта хәбәр бирмәделәр. Кыш көне имтиханнарга чакырып хат килде. Бернинди әзерлексез булганга, укырга бармадым. Икенче елны Минзәлә медицина училищесына укырга кердем. Акушерлык бүлеген кызыл дипломга тәмамладым», – дип, сүзен башлады Римма апа.

Ул кулына диплом алгач, авылларында яңа гына ачылган участок хастаханәсенә эшкә кайта. Авылда җырчы егет Рәшит белән кавышалар. Гаилә корып, Ижауга күчеп киләләр. Римма апа башта 3нче балалар хастаханәсендә эшли. Кызлары тугач, аны бакчага урнаштыру өчен, 140нчы балалар бакчасына шәфкать туташы булып күчәргә мәҗбүр була. Соңыннан хезмәт юлын Завьялово хастаханәсендә дәвам итә. «Йорт салырга кирәк. Акча җитми. Шәфкать туташларының хезмәт хаклары бик кечкенә. Ул вакытта сеңлем Сенной базарында яшелчә кибетендә эшли иде. Акчалары яхшы. Мине үзе янына эшкә чакырды. Шунда бернинди тәҗрибәсез эшкә урнаштым. Бер-ике ай интеккәннән соң, сатарга өйрәндем. Ике ел эшләгәннән соң, дипломның көче югалганчы дип, кибеттән китәргә гариза яздым. Хәтерлим, биш кеше: кадрлар бүлегеннән, җитәкчеләр мине кибеттә эштә калырга үгетләделәр һәм  кибет директоры урынбасары итеп билгеләделәр. Коллективта 12 кеше эшләдек. Барысының куллары, авызлары бар, әмма беркайчан да кибеттә җитмәүчәнлек булмады. Ул вакытларда план куела иде. Һәрвакыт 100 процентны арттырып үтәдек. Кешеләр белән уртак тел таба белгәч, базада да яхшы товарлар бирә иделәр», – диде ул.

1993 елны Римма апа Россия Федерациясе хезмәт ветераны исемен алып, лаек­лы ялга китә. «Илдә үзгәртеп кору башланды. Хәерчелек. Товарга Кытайга йөри башладык. Беренче тапкыр алып кайткан балалар аяк киемен өйгә бушаттык. Чыдарлык түгел, өйгә фенол исе таралды. Соңыннан Рәшит лапаста урын әзерләде. Товарлар алып кайтырга Кытайга 11 тапкыр гына бардым. Аннан Төркиягә, Польшага йөри башладык. Тик шулай да медицина юлы белән китмәвемә бик үкенәм».

Римма апа куркып кала торганнардан түгел. Олы яшьтә дә тәвәккәл әби булып калган. Берничә ел элек хәләл җефете якты дөньядан китә, әмма тормыш сынауларына бирешмичә, ул үзе теләгәнчә, хуҗалыгында төзәтмәләр кертә. Матур итеп янкорма, сарай җиткерә, коймаларын яңарта. «Хәзер өемне, бакчамны яратам. Ә бу бик мөһим. Элек тә кешеләр матурлыкка омтылганнар бит. Мин хәзер дә патша сарайларының архитектураларына, киемнәренә, аларның тегелешләренә, бизәкләренә таң калам», – дип соклануын җиткерде.

Римма апаның тагын бик күркәм сыйфаты бар – ул заманнан калышмый. Телефоны Интернет челтәренә тоташтырылган. «Минем яшьтәгеләрнең телефоннары төймәле. Нигә  сенсорлы телефон алмыйсыз», – димен. «Балалар белән сөйләшкәч, җитә», – диләр алар. Ә мин телефон ярдәмендә күпме файдалы киңәшләр табам», – ди Римма апа.
Аның башкаларны уйланырга этәргән язмалары газетабызда да байтак урын алды. Ә күпме хатирәләре дөнья күрде. Әңгәмәгә баргач, аларны яңадан яңартуны кирәк, дип тапмадым. Ә менә аның ничек сәламәт яшәү рәвешен алып баруы күпләргә кызык булыр. Ул көнне Римма апа миңа нинди продуктларның нинди витаминнарга бай булуын, нинди гимнастикалар ясарга кирәклеген күрсәтте, аңлатты. («Яңарыш» газетасындагы «Мең дә бер киңәш» баганасы пәйда булгач та, Римма апаның сәламәтлеккә файдалы күп кенә киңәшләре дә дөнья күрде).

«Иртән йокыдан беркайчан да сикереп торырга ярамый. Башта күзләрне гимнастика ясап уятам. Аннан колакка, башка массаж ясыйм. Колак яфракларын уам. Исән-имин йок­лаганыма рәхмәт әйтеп, торып утырам. Иртән һәрвакыт җылы су эчәм, гимнастика ясыйм. Кайчагында төнлә йоклап булмый, андый очракта да, сигезенче яртыдан калмыйча, йокыдан торам»

«Бер елны тез башы ялкынсынды, көчкә атлап йөрдем. Инсульт кичердем. Аллаһка шөкер, сәламәтләндем. «Мин өлкән яшьтә», – дип, сәламәтлегемә кул селтәмәдем. Әмма мин табиб язган барлык даруларны эчтем. Моннан тыш, аякка басу өчен гимнастикасын да ясадым, дөрес итеп тукландым да. Кабак төшендә бик күп мик­роэлементлар бар. Шуңа мин аны кофемолкадан ваклап куям. Һәр иртә солы боткасына бер аш кашыгы төелгән кабак төше салып ашыйм. Иммунитетны күтәрә торган катнашманы елга ике тапкыр ясыйм. Хәзер кан тамырларын чистарту өчен катнаш­ма әзерләдем. Аны иртәнге сәгатьтә ашар алдыннан бер чәй калагы кабам. Көзге, кышкы көннәрдә һәрбер кешегә Д витаминын эчәргә кирәк. Җәй көне бөтнек, карлыган, кура җиләге яфрагын киптерәм. Хәзер яшь барган саен гәүдәне җир тарта. Төз йөрү өчен корсет алдым. Кибеткә тележка белән йөрергә тырышам, чөнки бер әйбер алырга дип барасың, 5 әйбер сатып аласың. Сәламәтлек өчен күңелеңнең чиста булуы да бик мөһим. Кешене гафу итә белергә, хөсетле булмаска, сабыр булырга кирәк. Әлбәттә, хәрәкәттә-бәрәкәт. Йөрмәсәң, мүкләнәсең. Кеше арасына чыгарга, аралашырга тырышам», – дип уртаклашты ул.

Римма апаның эш өстәлендә медицина китаплары, сәламәтләнү өчен язып барган рецептлар дәфтәрләре ята. Яшермим, мин үзем дә бу файдалы киңәшләрне укырга яратам, тик Римма апа кебек аларны көндәлек тормышта куллану җитми. Ә Римма апа булдыра. Бу ягы белән дә ул безгә үрнәк. Балаларын да үз үрнәгендә тәрбияләгән. Алар икесе дә югары белемле. Матур гаилә корганнар. Көн дә әниләренең хәлен белеп, шалтыратып торалар, кирәк чагында ярдәм итәргә кайталар.

Римма апа, сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Гел шулай сәламәт булып, башкаларга үрнәк булып яшәгез.

Рилия Закирова.