Кайтам әле…
Без, әти-әниләр, бакыйлыкка күчкәч тә, мәңгелек йортларыбызның каралган булуын, балаларыбызның сәдакалар биреп, догалар ирештереп яшәүләрен, искә алуларын бик телибез. 2002 елның 22 октябрендә 40 яшен генә тутырган хезмәттәшебез Рәфис Бәдертдиновның кинәт кенә йөрәге тибүдән туктады. 20 елдан соң, быел 22 октябрьдә, Исәнбай мәдәният йортында улы Ринат иҗатташ дуслары белән, әтисен искә алып, авыл халкын «Кайтам әле…» исемле концертка җыйды. Залда алма төшәр урын да юк иде. Халык җырга-моңга сусаганмы, 2-3 ел өйләрдә ябылып ятып, маскалар киеп арыганмы, гомерен мәдәнияткә багышлаган киңкырлы талант иясе Рәфисне хөрмәт итепме, әллә шундый ук бик сәләтле театр артисты, оста танылган алып баручы улы Ринатны күрергә килгәнме?.. Төрлесе булгандыр… Әмма шунысы хак: залда басып торучылар да бик күп иде!
Ринат – Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты… Очрашу да нәкъ менә танылган театрның дәрәҗәле артистлары Диләрә Кәримуллина, Татарстанның атказанган артисты Чулпан Бәдертдинова чыгышы белән башланып китте. Бу кызлар сәхнә өчен генә туганнардыр! Ничек шулкадәр килешле уйнап була икән?! Рәхәтләнде халык көлеп… Ринатның сүзләре белән әйтсәк: «Көзнең соры, болытлы көннәрендә, күңелләребездә борчу, билгесезлек хакимлек иткәндә, көн дә күңелсез яңалыклар ишетеп торганда…» шифалы дару булды бу концерт.
Күңелләрне гамьгә төреп, күзләрне яшьләндергән мизгелләр дә күп булды.
Китә казлар, китә казлар
Китә казлар Донбасска.
Мин дә уйлап торам әле,
Шул казлардан калмаска… дип сузды халык җырын моңлы тавышлы Ринат. Йөрәкләрне меңгә телгәләгән мобилизация, сугыш куркынычы читтә кала аламы соң инде?! «Бабаларыбыз йөргән җирләрдә бүген балалар, оныклар – диде җырчы. – Авылдаш, райондаш, якташ ир-егетләребез барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Аларның әниләренә, хатыннарына, якыннарына бүләгем булсын бу җыр!» Әнгам Атнабаевның тирән мәгънәле шигырьләрен укыганда да, ул әниләр турында җыр башкарганда, Вәсилә әбисенә оныгы чәчәкләр гөлләмәсе бүләк иткәндә дә, ирексездән күзләр дымланды…
«Әтиемә, исән булса, быел 60 яшь тулган булыр иде. Сезне мин әтиемнең юбилеена җыйдым!» – дип, әтисе яратып башкарган җырларны да яңгыратты Ринат. Кичә җырлар, кызыклы хатирәләр белән үрелеп барды. «Без үскәндә, авыл гөрләп тора иде. Дүрт якта дүрт ферма, кирпеч заводы, тегермән, больница, мәктәп, балалар бакчасы… Без шундый вакытта үстек. Без күп идек… уйный идек… Күңелле вакытлар. Ул чакларда өлкәннәр дә капка төпләрендә дөнья хәлләрен сөйләшеп утыралар иде… Хәзер менә шул аралашу җитми безгә… күңел эзләнә… Менә шул бушлыкны тутырырга, сезнең белән бер гөрләшеп, серләшеп алырга дип кайттык та инде без, авылдашларым!» – дип, авыл турында матур җырларын башкарды Ринат.
Әйе, ул – инеш агышыннан, чишмә челтерәвеннән моң алып, иген кыры җырын, урман шавын тыңлап, су буенда төшкән серле ак томаннарга уралып үскән авыл малае. Безнең авыл малае! Әтисе янында сәхнәдә бөтерелгән егетнең белем алырга Алабуга мәдәният училищесына китүе беребезне дә гаҗәпләндермәде. Ә менә 20 елдан соң очрашуга Ринатка белем биргән укытучының килеп, сәхнәдә үзенең талантлы укучысы, аның бүгенге тормышы турында җылы сүзләр әйтүе күпләрдә соклану хисе уяткандыр. Хәер, җылы сүзләр, матур истәлекләр күп булды концертта. Алабуга, Чаллы, Минзәләнең үзеннән, районнардан килгән дуслары, хезмәттәшләре, иҗатташлары Ринат хакында җылы, матур хатирәләр яңарттылар. Зөлфия Тимерова, Хәятнең җырлары алкышларга күмелде. Хәятнең скрипка моңнары, Рузил Миңнехановның баянда, курайда уйнавы, моңлы җырлары берәүне дә битараф калдырмагандыр. Минзәлә районының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин кызыклы хәлләрне искә төшерде, «Илнур» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Яскәр Биҗанов күңелләргә үткәреп, шигъри юллар бүләк итте… Шундый дусларың булу – үзе олы бәхет! Башкача булуы мөмкин дә түгелдер инде… Үзе дә бит коеп куйган артист! «Кайчан үзеңдә артистлык сәләтеңне сиздең?» – дигән соравыма да, уйлап та тормыйча: «Кечкенә чактан ук. Без бит тормышта барыбыз да актерлар, мин укып,шул осталыгымны бераз чарладым!» – диде ул көлеп.
Чыннан да, сүзгә аптырап тормый Ринат. Моңа, әлбәттә, инде күп еллар туйлар, юбилейлар алып баруы да сәбәпчедер. Сүзгә осталыгы таң калырлык! Әле мәктәптә Гөлназ Хуҗина оештырган түгәрәктә театр куеп йөрүләрен, Алсу Латыйпованың җыр-моң дөньясына алып керүен, тәүге укытучысы Фәридә Җәмилеваның белем иленә сәяхәткә алып чыгуын, аларга бик рәхмәтле булуын да җиткерде Ринат.
Сорау арты сорау яудырдым мин аңа. Белеп, ишетеп каласы килә бит!
– Театр синең өчен нәрсә ул?
– Театр – үзе бер тормыш, серле дөнья. Тормышта син бер төрле кеше булсаң, ә сәхнәдә йөз төрле образга кереп, үзеңә яңалык табасың…
– Иң яратып уйнаган ролең?
– Уйнаган рольләрем бик күп. 40-50 тирәсе. Барысын да яратып уйныйм. Ә иң зурысы, җаваплысы «Мөһаҗирләр» спектаклендә Сафа роле булды. Театрда эшләү дәверендә Татарстанда мин булмаган район, авыл калмагандыр. Шулай ук Башкортстанның күп районнарында, Мәскәү, Ярославль, Төркиядә булдык. Быелның сентябрь аенда гына әле Грозный шәһәрендә булып кайттык.
– Яраткан шөгыльләрең турында да беләсе килә инде, Ринат.
— Үзем өчен генә баянда уйныйм. Туйлар, юбилейлар алып барам. Чөнки кешеләргә бәйрәм ясап, аларның кәефләрен күтәрү минем үземә дә яшәргә көч бирә. Адәм баласы табигать белән якын булырга, ял итә белергә тиеш дип уйлыйм. Шуңа гаиләм белән ял итәргә чыгабыз. Балыкка йөрергә дә тырышам.
Авылга кайтып, әнисенә булышырга, туганнарының хәлен белергә, зиратка барып, әрвахларга дога ирештерергә, каберләрен чистартып, карап торырга да өлгерә әле ул. Монысын үзем күрәм. Янәшәсендә гел улы, туганнан туган балалары да була. Димәк, бу гамәлләрне үсеп килүче буын да үзләштерә тора.
«Кайтам әле…» концерты тәмам. Бер кайту, бер кич, бер очрашу, бер концерт… Никадәр хис, сөенеч, рәхмәт алкышлары, яңалык, танышу, табышлар! Рәхмәт сиңа, авылымның игелекле улы!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.