Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Укытучы булып туган
9.03.2023

Укытучы булып туган

Мин һәрвакыт язмаларымда гади һәм тыйнак кына гомер кичерүче шәхесләрнең үрнәк яшәү рәвешен чагылдырырга тырышам. Шундыйларның берсе – авылдашым, күршем, хөрмәтле Шамил абый һәм Фәйрүзә апаның кече кызлары Илзидә Герасимова. Ул мәктәпне уңышлы тәмамлап, Алабуга педагогика институтына укырга керде. Бүгенге көндә дә безнең юллар янәшә. Без икебез дә мәгариф өлкәсендә эшлибез.

Укытучы булып туарга кирәк, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бар шул. Укытучы булу өчен күпме түземлек, сабырлык, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу һәм алар белән дөрес аралашу күп көч таләп итә. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһә­миятле. Илзидә Шамил кызы бу сыйфатларның барысын да үзенә туплаган. Ул Әгерҗе шәһәренең 3нче мәктәбендә туган тел, рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Мәгариф системасында эш стажы – 22 ел.
Укучыларга тирән белем бирү белән бергә, күренекле якташыбыз Таҗи Гыйззәт музеен җитәкли, сыйныф җитәкчесе дә, профсоюз лидеры да ул. Илзидә Шамил кызы район, мәктәп күләмендә узган чараларда актив катнаша. Мөгаллимә – 2019 елда «Ел укытучысы» һөнәри конкурсының мәктәп этабы җиңүчесе һәм «Ел укытучысы» район этабы призеры. «Авыл укытучысы» республика конкурсының беренче турында катнашучы. Семинарлар, методик берләшмә утырышларында, конференцияләрдә уңышлы чыгышлар ясый.
Җиде ел профком рәисе һәм муниципаль олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясе әгъзасы, мәктәп аттестация комиссиясе әгъзасы булып тора. Укучылары да үзе кебек активлар, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек. Хезмәтен дә югары бәялиләр. «РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Респуб­лика комитеты Мактау грамотасы, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган республика профсоюз пат­риотик акциясе җиңүчесе дипломы, Әгерҗе районы мәгариф идарәсе грамотасы белән бүләкләнә. Әдәбият елына багышланган чараларда актив һәм нәтиҗәле катнашканы өчен Әгерҗе районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Илзидә Шамил кызы «Яңарыш» һәм «Әгерҗе хәбәрләре» газеталарының актив хәбәрчесе буларак, әхлак һәм тәрбия темаларына кызык­лы тирән эчтәлекле мәкаләләр яза. Мин үзем авылдашымның язмаларын көтеп алам. Язмаларын гына түгел, үзен авылда очратсам да, сөй­ләшеп туя алмыйбыз.
Ул – искиткеч кешелекле, акыллы, уңган хатын, хуҗабикә, яраткан әни. Тормыш иптәше Эдуард белән бергәләп, алар бик матур, акыллы балалар тәрбияләп үстерәләр. Олы кызы 11 нче сыйныфта, кечесе алтынчы сыйныфта укый. Кызлары аэробика, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Илзидә өлкәннәрне, якыннарын бик хөрмәтли. «Нечкә күңелле, туган җанлы сеңлем ул минем», – ди апасы Рузидә. Илзидә иманлы, халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәтләп яши. Әти-әнисенә һәрвакыт изге догада, якыннары белән бергәләп, Коръән ашлары уздыралар. Аның бер үзенчәлекле сыйфаты бар: туры сүзле дә, гадел дә ул, кешене беркайчан да ярдәменнән ташламый.
Бүгенге көндә Илзидә гаиләсе белән ата-ана нигезенә эзен суытмый. Әти-әнисенең өен тәрбияләп, карап торалар алар. Бәрәңгесен, бакчасын утырталар. Яз көнендә әти-әнисе нигезендә шаулап алмагач һәм чия чәчәк ата. Яңадан-яңа алма агачлары алып кайтып утырттылар, хәтта бакчаларында виноград та үстерәләр. Көзен бакчадан бай уңыш җыеп алалар. Менә шундый ул безнең авылдашыбыз, күршебез Илзидә. Әле күптән түгел аның матур юбилее булып узды. Юбилеен ул матур эшләр, изге гамәлләр белән каршылады. Аның барыр юлы туры, тормышы мәгънәле, гамәлләре һәркемгә үрнәк.

Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.