Рөстәм Гомәров: «Акча артыннан куу әхлакны какшата»
Ватан, халыкның куркынычсызлыгы сагында торучы хәрби хезмәткәр нинди булырга тиеш? Җәмгыятьне яхшы якка үзгәртеп буламы? Кешенең әхлагын нәрсә какшата? Транспорт полициясе, Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үткән көннәрдә полиция подполковнигы, Транспорт полициясенең Ижау бүлеге җитәкче урынбасары Рөстәм Фәрит улы Гомәров белән аралашып, шундыйрак җитди мәсьәләләр турында фикер алыштык.
– Рөстәм әфәнде, сез кайда туып үстегез, һөнәр үзләштердегез һәм ни өчен хәрби хезмәтне сайладыгыз?
– Мин – Ижау егете. Шәһәребезнең 89 нчы мәктәбен тәмамлаганнан соң, хәрби юлны гомерлек юлдашым итеп сайладым. Үзем генә сайлаган һөнәр түгел, әти-әни белән киңәшләшеп, йөз кат уйлап, үлчәп атланган адым. Әнием – медицина хезмәткәре, әти гомер буе полициядә эшләде. Мин бу һөнәрнең бар кыенлыкларын да, нечкәлекләрен дә күреп үстем. Шулай да әти юлын сайладым. Беренчедән, ул миңа таныш, икенчедән, әти белән әни юкка гына халыкка ярдәм күрсәтү юлын сайламаган бит. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем. «Ир-ат физик яктан сәламәт, нык, көчле булырга тиеш», – дигән фикерне әти-әниемнең кечкенәдән аңыма сеңдерүенә рәхмәтле мин. Полиатлон һәм Морское многоборье буенча спорт мастеры кандидаты. Әлеге шөгыльләрем хезмәттә генә түгел, сәламәтлегемне сакларга да ярдәм итә. Бүген дә спортны ташламыйм, йөзү, чаңгыда йөрү, йөгерү һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнәм. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Түбән Новгород академиясенең Ижау филиалында югары белем алдым. Оешкан җинаятькә каршы көрәш буенча практика тупладым, аннары экстремизмга, террорчылыкка каршы көрәш үзәгендә, икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсендә хезмәт куйдым. Узган елның июленнән биредә.
– Эшегезне яратып башкарасызмы?
– Һәр эшнең үз үзенчәлеге, үз кыенлыгы, үз җае. Һәр җирдә дә күңел биреп эшләргә кирәк, шушы вакытта гына хезмәт үз нәтиҗәсен бирә.
Кул астында күпме хезмәткәр эшләвенә карап, җаваплылык та үсә, эшне оештыра белергә, хезмәткәрләр белән уртак тел табарга кирәк. Аларның сәламәтлеге һәм куркынычсызлыгы өчен дә җаваплы булу, беренче чиратта, үз өстеңдә эшләргә этәрә.
– Бу киштәдәге бихисап медальләр, кубокларның үз тарихлары бардыр инде…
– Монысы – Экстремизм, террорчылыкка каршы көрәш үзәгендә (2012 ел) хезмәт иткән чакта һөнәри осталык бәйгесендә алган медаль. Ә монысы – 2019 елда икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсендә эшләгәндә һөнәри бәйгедә икенче урын алгач бирелгән кубок… Ул бүләкләрнең һәрберсе турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Ә мин әлеге бүләкләр артында күпме хезмәт ятуын уйлап, әңгәмәдәшемә сокланып карадым.
– Авыр җинаятьләр саны артамы, әллә кимүгә табамы?
– Авыр җинаятьләр саны кимеде. Бөтен җинаятьчелек IT- технологияләр өлкәсенә күчте. Элек 80-85 нче елларда зур җинаятьләр күп ясалса, хәзер барсы да Интернет аша эшләнә. Сезгә дә бик еш телефоннан таныш булмаган номерлардан шалтыратып, төрле сәбәп табып, карта номерларыгыз, парольләрегезне сорыйлардыр бит?!
– Мондый җинаятьләрне ачыклау ягы ничек?
– Интернет җинаятьләрне ачыклау, дәлилләү бик авыр. Шуңа күрә халыкка телефон шалтыратуларына бик сак, уяу булуларын сорап мөрәҗәгать итәр идем.
– Гомумән, җинаятьләр саны артамы, кимиме?
– Ул илдәге социаль-демографик вәзгыятькә карый. Мисал өчен, коронавирус пандемиясе көчәеп киткән мәлләрне күпчелек халык өйдә утырды. Бу вакытта җинаять тә кимеде. Ә аннары хәлләр үз тәртибенә кайткач, тагын артты.
– Бу урында «Җинаять кайдан барлыкка килә?» – дигән фәлсәфирәк сорау туа.
– Мин аны кешенең балачагы белән бәйләр идем. Кешенең бәхетсезлеге бүген эчеп, аунап яткан мохиткә туа яки наркотиклар тарату белән бәйләнгән җинаять төркеменнән дә түгел, баланың туып-үскән гаиләсеннән, тәрбия алган мохитеннән башлана. Тәрбиянең нигезен ул нәкъ шунда ала. Игътибар иткәнем бар: җинаять юлына басучыларның күпчелегенең әтиләре юк, аларны әниләре ялгыз гына тәрбияләгән. Әни кеше әти вазифасын да үз өстенә алып, баласына тәрбия бирермен дип ышанса да, әти кешенең ныклы терәге, сүзе җитеп бетми, күрәсең… Андыйларның тышкы кыяфәтенә дә игътибар итәм, әйтик, кызылга буялган чәчле, колагына алка таккан яшүсмерләр…
Җинаять юлына басучылар – гадәттә, әти-әнисе тарафыннан мәхәббәт, таяныч күрмәгән, беркемгә кирәкмәвенә инанган балалар, яшүсмерләр. Алар эшләгән җинаятьләре өчен ирегеннән мәхрүм ителә. Аннары утырып чыккач, тагын да беркемгә кирәкмәвен, аннан кешеләрнең читләшүен аңлый, тагын җинаять юлына баса…
– Начар юлга басучылар арасында менә дигән хәлле, тигез яшәүче гаиләләрдән дә кешеләр бар бит…
– Бар, әлбәттә. Караклык, Интернет юлы белән хокук бозучы яшь кешенең әти-әниләре белән аралашканда, кем булып хезмәт итә, гаиләсен тәэмин итә аламы-юкмы – шуны күзәтәм. Карап торышка, акчалы, яхшы шартларда яшәүче гаилә күренә. Ә ничек таба ул акчаны? Әле бер фирма, әле икенче фирма ачып, акча әйләнешендә табыш алучы, төрле махинацияләр белән эш итүче, алар өчен беренче урында табыш, кәсеп, файда төшенчәләре торган гаилә икәнен аңлыйсың. Димәк, бу гаиләдә үскән балада кечкенәдән акчага карата дөрес караш тәрбияләнми. Гомумән, базар икътисады шартлары, кешеләрнең төп яшәү кыйммәтен акча табудан күрүе әхлак, гуманизм төшенчәләрен нык какшатты.
– Әхлак төшенчәләре какшый баруын сез җәмгыятьтәге үзара мөнәсәбәтләрдән дә күрәсезме?
–
– Халыкның шулай салкын канлыга әверелә баруында кем гаепле икән соң?
– Минемчә, массакүләм мәгълүмат чараларының да гаебе күптер, чөнки кайдадыр аталар, үтерәләр барысын да тәфсилләп күрсәтеп торалар. Мондый эчтәлектәге күпме фильмнар, сериаллар пәйда булды. 24 каналны ачсаң, криминал яңалыкларны энәсеннән җебенә кадәр тәфсилләп, күрсәтеп торалар. Кешелек шундый явызлыкларга тәмам күнегеп бетте, алар аңа көндәлек гадәти хәл кебек тоела башлады.
– Гаиләдә сезне ничек тәрбияләделәр?
– Әти-әни бер-берсенә булган җылы караш, эшкә җитди мөнәсәбәт, җаваплылык, кыскасы, үз мисалларында тәрбияләделәр. Күңелгә якыннарны кадерләү, үзара ярдәмләшү, әти-әнине олылау кебек кыйммәтләрне сеңдерделәр дияр идем. Аннары акчаның эшләп кенә табылганын, аның өчен көч куярга һәм аңа лаеклы булырга кирәклеген, шул чакта гына кадерле булуына төшендерделәр.
– Балаларыгызның сезнең юлдан китүләрен теләр идегезме? Сез аларны ничек тәрбиялисез?
– Үзләренең күңелләренә яткан һөнәрне сайласыннар, ярдәм сорасалар, булышачакмын. Әмма алар өчен үзем юл ярып, җиңел юлны әзерләп бирү яклы түгел мин. Балаларның тал кебек сыек, тормышка яраксыз булуларын теләмим.
Миңа күп вакытны эшемә багышларга туры килә. Тормыш иптәшем дә хокук саклау системасында эшләгәч, гаиләдәге вазифаларны тигез бүлдек. Алар белән бергә бассейнга йөрибез, йөгерәбез. Балаларга тиешле игътибарны, җылылыкны бирергә тырышабыз.
– Полиция хезмәткәре нинди булырга тиеш?
– Белемле, үз эшенең нечкәлекләрен белүче, физик яктан чыныккан. Иң мөһиме – кешеләргә ярдәм итәргә әзер булырга тиеш ул. Безнең төп бурыч – кешеләрне яклау, иминлеген саклау.
– Сездә кадрлар мәсьәләсе бармы?
– Бу яктан авыррак дияр идем. Яшьләр биредә эшләргә ашкынып тормый. Шуңа карамастан, вәзгыять бик үк начар түгел. Һөнәри яктан әзерлекле, тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. Юкка гына безнең Түбән Новгородка караган Транспорт полициясе идарәсе җинаятьләрне ачыклау, профилактик чаралар үткәрү һәм башка хезмәт нәтиҗәләре белән икенче урында тормый.
– Сезне яңа гына булып узган һөнәри бәйрәмегез һәм дә якынлашып килгән Ватанны саклаучылар көне белән котлап, тыныч күк йөзе, иминлекне тәэмин итүдә бетмәс көч, уңышлар телим!
– Рәхмәт!
Эльмира Нигъмәтҗан.