Флүр Сабиров: «Еллар бары тик паспортта гына»
Кече Пурга районында ачык йөзле, мәһабәт буй-сынлы, Флүр Сабировны кем генә белми икән? Флүр Мөхәммәтхан улы Сабиров белән элекке елларда күрешкәнем булса да, якыннанрак танышырга насыйп булмады. 6 март көнне Муса Җәлил исемендәге китапханәгә Кече Пурга районыннан «Ләйсән» ансамбле кунакка килде. Әлеге бәйрәмдә Флүр Мөхәммәтхан улы белән аралашып, аның балачакларына әйләнеп кайттык, тормыш юлына күз салдык.
Капитан Сабиров
Флүр әфәнде тумышы белән Әгерҗе районы Тирсә авылыннан. Әтисе сугыштан әйләнеп кайткач, дөньяга килгән бала ул. Ул кечкенә чакта ишле гаилә Пугачево авылына күчеп килә. Флүр мәктәпне һәм машина йөртүчеләр курсын тәмамлый. Хәрби частьтә хезмәт куя. «Мин анда хезмәт куйганда ук спорт буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтә идем. Хәтерлим: без еш кына янгын сүндерүчеләр белән ярыша идек. Ә аларның ул вакытта әзерлекләре көчле иде. Аларга да сер бирми идем мин. 400 метрга йөгерүдә миңа тиңнәр булмады. Армиядә Пензадагы ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Миңа спорт ротасында калырга тәкъдим ясадылар. Туган яклар тартты, кайтып киттем. Алга таба мине хәрби комиссариат һәм комсомол оешмасы юлламасы белән милициягә эшкә чакырдылар. Бераз курку да булды инде. Миңа 21 яшь, ул вакытта милициядә хезмәт кую җиңелләрдән түгел. Сарапулда механика техникумын, өстәмә курслар тәмамладым. Юл-патруль хезмәте инспекторы вазифасы ул вакытта әле районда юк иде. Үзем генә эшли башладым, шуңа күрә өстәмә дружиналар оештырдым, аларның ярдәме зур булды. Чөнки ул вакытта да юл фаҗигаләре шактый була иде. Фаҗигаләр булган җиргә медицина хезмәткәрләре, корреспондентлар белән бергә чыгып эшләдек. Дүрт елдан соң өлкән инспектор булдым. 1979 елда мине Пугачевога участок милиционеры итеп билгеләделәр. Аннан хезмәт юлым бүлектә оператив кизү торучы булып дәвам итте. 24 ел хезмәт куеп, 1992 елда лаеклы ялга киттем. Нинди генә хәлләр булмады инде эшләгән дәверләрдә. Җинаятьчеләрне тоткарлаганда, балта, монтировка белән дә өскә кизәнделәр. Хәтерлим: бервакыт машина белән таптатырга теләделәр. Спорт белән шөгыльләнүем, физик яктан көчле булуым җинаятьчеләрне тотарга, куркып калмаска ярдәм итте. Бервакыт кар ярып йөгереп, берүзем җинаятьчене тоттым», – диде ул.
Капитан Флүр Сабиров 3 тапкыр «Мактаулы, кимчелексез хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Эчке эшләр органнарының юбилей медальләре, Мактау грамоталары, «Эчке эшләр министрлыгының мактаулы ветераны» һәм башка күкрәк билгеләре бихисап.
Өйле уйнап, хатынлы булдым
«Тормыш иптәшем Вилә белән без Тирсәдә бергә уйнап үстек. Хәтеремдә: өйле уйный идек, ул – хатын, мин – ир. Без күчеп киткәч, юлларыбыз аерылды. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң эзләп таптым мин аны. Ул инде кечкенә Виләдән матур кызга әйләнгән иде. Туйдан соң Пугачевода яши башладык. Вилә Юськи санаториенда шәфкать туташы булып эшләде. Бераз вакыттан соң безгә Кече Пургада фатир бирделәр. Тормыш иптәшем Пургада да медицина юнәлеше буенча эшләде. Бер-бер артлы балалар туды, бер улыбыз, ике кызыбыз дөньяга килде. Тормыш матур гына бара, балалар үсә. Ләкин менә шундый матур чакта улыбыз Илфат вафат булды. Бөтен яктан килгән, эшкә дә, дөнья көтәргә дә оста иде. Язмыш шулай кушкандыр, балабыз безне калдырып китеп барды. Аны искә алмаган көн юк. Бала ярасы төзәлми икән шул. Аллага шөкер, бүгенге көндә гаиләбез бергә, оныкларыбыз бар, аларга сөенеп яшибез.
Спорт яратабыз
Улыбыз истәлегенә ел саен волейбол турниры үткәрәбез. Әлеге ярышта Әгерҗе, Кече Пурга районнарыннан командалар катнаша, бу үзара дуслыкны да ныгыта. Вилә белән икебез дә спорт белән шөгыльләнәбез. Әгерҗенең «Имәнлек» паркында чаңгыда йөрибез. Республикакүләм кышкы спартакиада да, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, авыл, район ярышларында да еш катнашабыз. Виләнең шашка һәм йөзү буенча призлы урыннар алганы да булды.
Үзем «Алангасар» спорт клубында шөгыльләнеп, гер буенча спорт мастерына кандидат булдым. Россия масштабында узган Сабантуйда да катнашып, спорт ярышларында катнашырга туры килде».
Иҗтимагый эш
Флүр Сабиров бик күп еллар мәктәпнең ата-аналар комитеты әгъзасы була, үзләре яшәгән урында утыз елдан артык ике йортның комитет җитәкчесе булып та хезмәт куя. «Берәр эш булса, халыкны өмәгә җыеп эшли идек. Балалар өчен уен мәйданчыклары ясап кына куябыз, ваталар. Тирә-якта тәртипсезлеккә битараф кала алмый идем. Шуңа күрә аларны табып, төзәттерү чарасын да күрә идем. 1 нче мәктәпкә Закир Солтанов исемен бирү чараларында катнаштым, бүгенге көндә инде ветераннар белән мәктәпләрдә патриотик дәресләр үткәрәбез», – диде ул.
Җырлый да, уйный да
Вилә ханым белән Флүр әфәнде Кече Пургада оешкан «Ләйсән» ансамбленә инде 35 елдан артык йөриләр. Ансамбль район, республика һәм башка өлкәләрдә узган Сабантуй, Гырон быдтон бәйрәмнәрендә чыгыш ясый, бик күп бәйгеләрнең лауреаты. 19 мартта Нократ аланында үткәрелгән «Татар моңы мәңге яңгырар» Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашып, II дәрәҗә дипломга ия булды, ә Флүр Сабиров исә вокал буенча I дәрәҗә дипломга лаек булды. «Элек гармунда да уйный идем, ләкин улыбыз вафат булгач, күңел үсми. Шулай да ансамбльгә теләп йөрибез, яшьләр килмәве генә борчый. Яганда үткәрелгән Сабантуй бәйрәмнәрен сагынып искә алабыз, киләчәктә бәйрәмнең элекке дәрәҗәсен кайтарасы килә. Аллага шөкер, яшибез, еллар бары тик паспортта гына», – диде ул.
Кече Пурга татарларын берләштереп торучы ирле-хатынлы Вилә һәм Флүр Сабировларга, «Ләйсән» ансамбленә уңышлар теләп калабыз.
Рәфилә Рәсүлева.