Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Риза Шәфи кебекләр сирәк
1.02.2023

Риза Шәфи кебекләр сирәк

Аккан сулар кире кайтмаган сыман, үткән гомернең бер секунды да кире кайтмый. Шулай да кешенең халыкка эшләгән игелеге, эше, иҗаты гасырлардан гасырларга күчеп, халыкка аның исемен онытмас­лык итеп искәртеп тора. Андый кешеләр безнең татарлар арасында күп, тик мин бүген аларның берсе – Риза Закир улы Шәфиев турында язарга булдым. Аның тууына быел 100 ел, ә арабыздан китүенә инде унсигез ел вакыт узып киткән. Хәзерге башлангыч сыйныф балалары, яшүсмерләр танылган язучыбызны белмәскә дә мөмкиннәр. Шуның өчен дә сүзне мин аның автобиографиясеннән башларга уйладым.
Риза Шәфиев 1923 елның 20 февралендә Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләдә сәнгатькә, әдәбиятка игътибар зур булган, шуңа да әтиләренең балаларын гыйлемле итеп күрәсе килгән. Балачактан аларга китаплар сатып алган, үзе дә күп укыган, Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан белгән.
Урта белем алган Риза Казан педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Тик аңа укытучы булырга язмаган, күрәсең. Сугыш башлана һәм аны Ульяновск шәһәренә хәрби училищега укырга җибәрәләр. Соңрак Риза Шәфиев, 1947 елны, Томск шәһәрендә хәрби академия тәмамлый.
1949 елны ул Римма исемле Яр Чаллы кызы, Казан медицина институты студенты белән гаилә корып җибәрә. Алар бер кыз, бер малай үстерәләр, аларга югары белем алырга ярдәм итәләр.
Хәрби инженер эшен Риза Шәфиев башта Новосибирскиның фәнни- тикшеренү институтында, аннары Саратовның авиаприборлар заводында дәвам итә. Ә 1958 елда гаиләсе белән Воткинскига килеп урнаша һәм машиналар төзү заводында эшли башлый. Аларга зур булмаган шәһәр, нарат урманнары, саф сулы чишмәләргә бай булган табигать бик ошый. Эш урыныннан башта шәһәр уртасындагы күл буенда, соңрак Березовка бистәсеннән өч бүлмәле фатир бирәләр.
Риза Закир улының 30 ел гомере хәрби эштә уза. Воткинск машиналар төзү заводында эшләгән елларын язучы яратып, горурланып искә ала иде. Тик шунысы кызганыч, ничә еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре яннарында язучы утыруын хәтта белмәгәннәр дә. Риза Шәфинең беркайчан да мактана торган гадәте булмады.
Әдәбиятка беренче адымнарын Риза Шәфиев үткән гасырның 50 елларында ясый. Аның беренче шигырьләре «Яшь Сталинчы» газетасында басылып чыга, кайбер язмалары «Үсү юлы», «Идел» альманахларында, «Чаян» журналларында дөнья күрә. Риза Шәфинең 1962 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган «Каен, Чыршы һәм Кисәү» исемле китабы дөнья күрә. Казан, Уфа, Ижау шәһәрләрендә бер-бер артлы шигъри әсәрләре, мәкаләләре, китаплары басылып чыга. Шагыйрь елдан-ел шигъри иҗат камиллеген үстерә.
2001 елны шагыйрьне Татарстан Язучылар берлегенә кабул итәләр.

Басылган китаплары: 1981 ел – «Синең җылы кулларың», шигырьләр, Казан, Татарстан китап нәшрияты; 1983 ел – «Иң матур чагың», шигырьләр, Казан Татарстан китап нәшрияты; 1989 ел – «Җан җылысы», шигырьләр, Казан, Татарстан китап нәшрияты; 1991 ел – «Җомак әйтәм, җавап көтәм», табышмаклар, Казан, Татарстан китап нәшрияты; 1999 ел – «Офыклардан офыкларга», шигырьләр, Ижау полиграфкомбинаты; 2004 ел – «Тауларым иңендә таулар», шигырьләр, Ижау полиграфкомбинаты.

Риза Шәфине язучы, шагыйрь, публицист буларак Удмуртиядә генә түгел, Башкортстанда да, Татарстанда да яхшы беләләр иде. Ул күп еллар укучыларына үзенең лирик шигырләрен, юмор-сатира үрнәкләрен, мәкальләргә тартым икеюллыкларын һәм хикмәтле сүзләрен, милләтебезнең узганнары белән горурланып, бүгенгебез, киләчәгебезне кайгыртып язган әсәрләрен бүләк итте.
Ул вакытта Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булган танылган язучы Шаһинур Мостафин, Риза абыйны Паганини белән тиңләп, болай дигән иде: «Риза Шәфи кебек шәхесләр 100 елга бер генә туа. Һәр сүзеннән, һәр шигъри юлыннан күңел җылысы саркып чыга аның. Паганини кебек бер кылда уйный белә ул». Ә икенче танылган язучы, бүгенге көндә «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Вахит Имамов Риза абыйның иҗатына карата: «Безнең татар элек-электән ат кебек эшләгән. Риза абый да гомер буе хәрби хезмәт иткән. 30 яшендә үк шигърияткә килгән булса, ул бу өлкәдә тагын да күбрәк файда китергән булыр иде», – дип әйткән иде. Ә Риза абыйның якташы, Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы Рим Идиатуллин аның шигырләрен укыгач: «Риза Шәфи иҗаты белән үзенә рухи һәйкәл коеп калдырган.
Ни таптым да, ни калдырдым
Мин килер дәверләргә?
Кайсы йолдыз көтә мине
Үз итеп кадерләргә! – дип язган Риза Шәфи бер шигырендә. Күренә, ул кайнар йөрәкле кеше, олы шәхес булып яшәгән. Ә андыйларның Удмуртия татарлары өчен генә түгел, якташлары — Башкортстан татарлары өчен дә кадере китмәс, исеме онытылмас икәнлегенә иманым камил.” Шагыйрь турында язылган һәм әйтелгән сүзләрдән тагын да бик күп мисаллар китерергә булыр иде әле.
Татарлыгым – барча-барча дәрәҗәдән өстенлегем!
Көтмәсеннәр – күрмәсләр һич өммәтемнең мескенлеген! – Бу сүзләр дә Риза Шәфи язганнардан. Аның иҗатына тагын бер тапкыр күз төшерик әле. Менә тагын бер шигырь:

Кызыкмадым бу дөньяның алтынына,
Санамадым мәрҗәннәрен байлыгыма.
Күз салмадым, табынмадым нахак малга,
Тир түккәнем җитә килде айдан айга.

Комсызланып тупладым мин фикерләрне —
Күңелләрдән күңелләргә күперләрне.
Хикмәт биргән зиһенлеләр иң бай заттыр,
И күңелем, күперләрнең санын арттыр.
(«Күперләрнең санын арттыр»)

Шагыйрь үзенең иҗатында укучыларны туган телне, туган илне яратырга, тынычлыкны, табигатьне, матурлыкны сакларга чакыра.
Риза Шәфи икеюллык, дүртьюллыкларында да бик күпне әйтә алган:
***
Җәйнең һәр гамәле изге:
Игеннәр серкә очырды….
***
– Ике әрем үскән каберенә…
– Ике кызы ятим калды.
***
Шагыйрь күңеле – кизләү комы:
Кайчан бакма – саркыр моңы.
***
Кичә бу гөлдә күбәләк иде…
Бүген – син дә юксың.
***
Килен килде: – Матурмы?
Кияү китте: – Кайтырмы?
***
Ир икәнсең – иңеңә ал ил язмышын!

80 нче елларда Риза Шәфи Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган композитор Рим Хәсәнов белән таныша. Ул дуслыктан аларның матурдан матур җырлары туа. Алар: «Татар вальсы», «Чияләрең чәчәк атканда», «Әнкәй җылысы», «Елмай», «Сандугачлар тирәктә» һәм тагын да күп кенә танылган җырлар.
Риза Шәфи Воткинскида яшәү дәверендә «Яңарыш» газетасы белән тыгыз элемтәдә яшәде. Аның шигырьләрен, шәһәребездә яшәгән һәм яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннары, заводның уңган эшчеләре турындагы мәкаләләрен газета битләрендә еш күрергә була иде. Әле ул вакытта гөрләп эшләп килгән татар сыйныфлары, «Тургай» ансамбле үзешчәннәре белән дә еш очраша иде язучы. Эчтәлекле публицистик әсәрләре, иҗади хезмәтләре өчен, ул күп тапкырлар республиканың, «Яңарыш» газетасы редакциясенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шагыйрьнең юбилейлары һәрвакыт бәйрәмгә әверелеп, зур мәдәният йортларында узды. 2004 елны узган «Тауларым иңендә таулар» китабын халыкка тәкъдим итү кичәсенә шагыйрь авыру сәбәпле килә алмады. Аннан соң озак та үтми, 3 декабрьдә вафат булды.
Шул ук елны Риза Шәфи яшәгән йорт диварына «Бу йортта 1976-2004 нче елларда татар шагыйре Риза Шәфиев яшәде» дигән мемориаль такта куелды. Һәр елны диярлек Муса Җәлил, Риза Шәфи туган февраль аенда «Тургай» халык ансамбле үткәргән чараларда язучыларның җырлары, шигырьләре яңгырамый калмый. Риза Шәфи «Тургай» дип исем кушкан коллектив язучыны онытмый. Ел саен без көзге көннәрнең берсендә зиратка барып, язучының каберен зиярәт кылабыз, белгән догаларны укып, чәчәкләр салабыз. Удмуртия Язучылар берлеге каршында эшләүче Татар язучылары бүлеге дә Риза Шәфи исемен йөртә. «Яңарыш» газетасы һәм аның каршында эшләүче «Балкыш» әдәби түгәрәк тарафыннан 2008 елда, иҗаттагы уңышлары өчен, язучыларга һәм журналистларга Риза Шәфи исемендәге премия булдырылган иде. Республикада һәм Татарстанда яшәүче унга якын язучы ул премиягә лаек булдылар.
2023 елның 20 февралендә шагыйрьнең тууына 100 ел тула, ә аның иҗаты, ши­гырьләре һәм җырлары халык күңелендә әле дә яши. Халык күңелендә яшәгән шагыйрь ул – үлемсез.

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре.