Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Татар яшьләре Удмуртиядә җыелды
27.07.2023

Татар яшьләре Удмуртиядә җыелды

Шимбә көнне күкне кара болытлар каплап, яңгыр менә явам-явам дип торса да, иртәдән үк юлга кузгалдым. Җомга кичендә слетка җыелган яшьләрне төнлә һава торышының бозылуы да, явым-төшеме дә куркыт­маган. Хәер, палаткалардан кала, яңгырдан качар урыннары да бар. Быел слет Можгадан ерак түгел урнашкан Горняк авылы янындагы ял базасында узды. Биредә ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Базаның хуҗалары – Айгөл һәм Марат Каюмовлар. Үзләре дә кайчандыр «Иман» татар яшьләре берлегенең активистлары булгач, хәзер алар слетны оеш­тыруда актив катнашалар.

Мин барып җиткәндә, яшьләр командаларга бүленеп, шау-гөр килеп «Батырлар ярышы» дип аталган конкурста катнашалар иде. Конкурсның да ниндие бит әле! Егетләр-кызлар көймәгә утырып, буаның икенче ярына чыгуга, каршылыклар башланды. Аларга баулар аркылы йөрергә дә, биеклеккә менәргә дә, егылмыйча, ауган агач буйлап үтәргә дә, комда үрмәләп барырга да туры килде. Урманда көлү тавышы бер генә мизгелгә дә тынып тормады. Әйтерсең лә, һәркем балачагына кайтты. «Пычранып, аунап бетсәк тә, конкурслар шулкадәр кызыклы, монда бик  күңелле», – дип, катнашучыларның күбесе үз хисләре белән уртаклашты.

Конкурслар барган арада аланда ике Рәфис (Корбангалиев һәм Мөбәрәков) берничә зур казанда төшке аш әзерлиләр иде. «Бүген 4 тапкыр пешерәчәкбез. Иртән коймак кыздырдык. Хәзер күркә ите, бәрәңге салып, куырдак (жаркое) әзерлибез. Кичкә – пылау, төнлә шашлык булачак», – диде алар. Ир-егетләр булсалар да, бәрәңгесен дә үзләре чис­тарталар, тиз арада итен дә турыйлар, чәен дә кайнатып алырга  җитешәләр. Ул арада конкурсның бар этапларын да үткән яшьләр әкренләп табын артына җыела, үзара таныша, аралаша башладылар. Араларында бер егетнең рус телендә сөйләшкән яшьләргә: «Татарча әйтегез, татарча сөйләшегез», – дип, кисәтү ясавына игътибар иттем. Илнур Хәбибуллин Салагыш авылыннан, хәзер Түбән Камада яши. Слетта 3нче тапкыр катнашуы. «Минем өчен слет – ул танышу, аралашу урыны. Монда үткәргән көннәр бик матур хатирә булып, күңелләрдә сакланып кала. Татар теленә килгәндә, күпләр әллә туган телләрен белмиләр, әллә сөй­ләшергә оялалар. Мин андыйларга аңламасалар да, татар телендә әйтергә тырышам. Шулай әкренләп телне өйрәнә башлыйлар», – диде ул, уенын-чынын бергә кушып.

Ул арада оештыручыларның я ризык пешергән урында, я конкурста катнашучылар янында бөтерелеп йөрүләрен, я булачак остаханәләрне, конкурсларны үт­кәрергә әзерләнүләрен читтән генә күзәтеп тордым. Кунакларны каршы алу өчен, бирегә берничә көн алдан килеп урнашканнар. Слет башлангач, гомумән, йокладымы икән алар? Әле күбесе бирегә гаиләләре, кечкенә балалары белән дә килгән. Тик бер генә мизгелгә дә үзләренең арганлыкларын күрсәтмәде алар. «Без  чираттагы слет бетү белән, алдагы елга ничек үткәрергә кирәклеген планлаштыра башлыйбыз. Әзерлек менә шунда ук башлана. Бер-ике ай калгач, футболкаларга заказ бирәбез, якынча ничә кеше булачагын саныйбыз, бүләкләр алабыз. «Идел» яшьләр үзәге һәр елны да безгә китаплар, блокнотлар җибәрәләр иде. Теге елны һәм быел оештыру эшендә ярдәмнәре тагын да зур булды. Алар безне палаткалар, йокы капчыклары, браслетлар, су шешәләре белән тәэмин иттеләр. Калганы барысы да взнос акчаларына оештырыла», – дип сөйләде оештыручыларның берсе Ләйлә Шәймөхәммәтова.

Төбәкара дип аталырга тулы хокукы булган мондый чараның бары тик Удмуртиядә генә үткәрелүен «Идел» яшьләр үзәгендә дә ассызыклап үттеләр. Бу юлы катнашучылар исемлегендә алар үзләре дә бар иде. «Татар яшьләр слетына ел саен килергә теләсәк тә, моңа кадәр ничектер килеп чыкмый иде. Быел бөтен состав белән беренче тапкыр килдек, безгә бик ошады. 11 регионнан килгән катнашучылар, 80гә якын кеше – миңа калса, бу – бик яхшы күрсәткеч », – диде, «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Наилә Галиева.

Слет төрле уеннар, конкурслар, остаханәләр белән, баян, гитарада уйнап, татарча җырлап-биеп, күңел ачып дәвам итте. Дөресен генә әйткәндә, катнашучы түгел, ә журналист буларак барсам да, үземнең дә кайтып китәсе килмәде. Биредә – башка мохит.

«Иман» татар яшьләренә әлеге чараны оештырганнары өчен чын күңелдән «Афәрин» дип, ә катнашучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Киләсе елда слет 10нчы тапкыр үтәчәк. Яшьләр бу юлы да сынатмас, ә чараның масштабы тагы да киңәер, дип ышанам.

Эльвира Хуҗина.

Фикерләр

Айгөл Каюмова, оештыручы: «Теге елны 36 кеше катнашса, быел яшьләр 80гә якын җыелды. Киләсе елда 10нчы тапкыр үтәчәк, 100дән дә артык кеше булыр, дип өметләнәбез».

Рүзәл Фәйзрахманов, Казан шәһәре: «Слетка мине дустым чакырды. Бирегә килүемә бер дә үкенмәдем. Оештыручыларга һәм бу чараны үткәрү эшенә үз көчен керткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә! Киләчәктә мондый файдалы очрашулар булып торсын иде. Чөнки алар берләштерә. Шулай ук үзеңнең татарлыгыңны хис итү өчен дә кирәк алар. Киләсе елга да килермен дип уйлыйм. Гел дә шулай дус булыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк».

Алмаз Бәдертдинов, Ижау шәһәре: «Минем өчен слет – ул мәхәббәт. Монда яшьләр танышып, күпме яңа парлар барлыкка килә! Күбесенең хәзер гаиләләре, балалары да бар. Алар хәзер бирегә бергәләп киләләр».

Диана Сафина, Омск шәһәре: «Мин үзем төзелеш өлкәсендә эшлим, гел офиста утырам. Слетка табигатькә якын булу, яшьләр атмосферасын тою, үз мәдәниятемә якынрак булу өчен килдем. Биредә искиткеч шәп! Теләгән бар хис-тойгыларымны татыдым. Тагын очрашырга язсын!»

Лилия Гумерова, Мәскәү шәһәре: «Татар яшьләре слетында мин беренче тапкыр. Монда барысы да ошый дип әйтер идем. Конкурслар авыр булсалар да, бик кызыклы. Ә гомумән алганда, слетка килүемнең максаты – татар яшьләре белән танышу һәм телне өйрәнү өчен мотивация табу иде. Теләгемә ирештем дип уйлыйм».

Анна Быстрова, Екатеринбург: «Җаннарга рәхәтлек бирә торган слет булды бу. Киләсе елда оештыручылар һава торышы белән дә сөйләшеп куйсыннар иде. Кофемашинада кайнатылган кофе, карбыз, шашлык – егетләребез искиткеч тәмле ризыклар әзерләде. Конкурс, уеннар арасында аукцион аеруча ошады. Ә учак артында утыру үзе бер рәхәт могҗиза кебек иде».