Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Син җитмисең, әни!
24.08.2023

Син җитмисең, әни!

«Ничек кенә булса да, түзәргә кирәк, балам!» Син безне шулай дип өйрәтә идең, әнием. Әмма синең мәңгелек йортка китү ачысына ничек түзәргә була соң?! Безнең арадан бакыйлыкка күчүеңә дә бер елдан артык вакыт үтеп киткән. Йөрәк ничек сызлаганын белсәң иде, әни! Вакытны гына кирегә кайтарып булмый шул. Ә әйтеләсе сүзләр бик күп калган, соңга калганмын, әни…
2021 елның зәмһәрир суык февраль ае иде. Әллә нинди шомлы ай булды ул. Эшкә барганда-кайт­канда әнигә шалтырату гадәткә кергән. Бер шалтыратканда әни: «Әллә нигә хәлем бетеп тора, аяк­ларым шешенә, бик авырта», – дип әйтте. Олы абыйга әйтеп, тиз генә әнине авылдан алып килдек. Табиб­ларга күрсәтеп, тиешле даруларны алдык, уколлар кадый башладык. Аяк­ларының шеше кайтты, тик үзе генә савыкмады. Бик нык йөткерә башлады. «Табибларга йөрмим!» – дип, бер-ике көн карышса да: «Әни, болай ярамый», – дип, медицина тикшерүләре узарга күндердем әнине. Рентген нәтиҗәләрен карап, табиблар аңа: «Кичекмәстән хастаханәгә ятарга кирәк», – дип, кулыбызга юллама тоттырдылар. Ә ул вакытта коронавирусның котырган вакыты иде. Әни: «Кара капчык кигән килеш чыгасым юк. Үлсәм, өйдә үләм, тик хастаханәгә ятмыйм!» – дип, катгый рәвештә каршы торды. Үгетли-үгетли барыбер алып киттем. Хастаханәгә баргач, янәдән тикшеренүләр уздырдылар. Табиб әкрен генә мине үзенә чакырып алды да: «Сезгә безнең хастаханәгә түгел, балам, онкологиягә барырга кирәк» – димәсенме! «Нишләп без анда барырга тиеш инде», – дим, колагым ишеткәнгә ышанмыйча. Та­бибның: «Соңга калгансыз шул» дигән сүзләре әллә ни чак­лы кайтаваз булып килеп иреш­те миңа. Күз яшьләремне тыеп, йөземә ясал­ма елмаю ясап, әни янына кил­дем дә: «Кайтабыз, җаныкаем, ютәл генә булган. Тик тагын бер генә хастаханәгә барып, белешмә алырбыз да, авылга кайтырбыз», – дидем. Ә үземнең аяк­ларым мамык сыман, күзләрем ак-караны күрмәс булды, бөтен тәнемнән салкын тир бәреп чыкты. Әнием сизмәсен дип еламаска тырыштым. Әниемнең нур бөркеп торган күзләренә карыйм да: «Ничек инде соңга калганбыз? Юк әле, яшәтәбез сине, әни. Озакламый язлар җитә, җиләкле җәйләр көтә!» – дип уйлыйм, үземне тынычландырам. Өйгә кайтабыз, дигәч, күрсәгез әнинең ничек сөенгәнен, суырылып киткән йөзендә шатлык­лы елмаю балкыганын.
Җай табып, бу хәбәрне апа-абыйларым, туганнарыма да җит­кердем. Алар һәрберсе төрлечә кабул итте. Кемдер сүзсез калды, кемдер шундук елап җибәрде. Үзем дә аулак калганда, ачынып елап алам, аннары күзләремне сөртеп әнием янына килеп басам. «Өйдә рәхәтләнеп чәй эчәрбез, тәмле ризыклар әзерләрбез», – дип елмаям. Онкология хастаханәсенә барып кайттык. Анда мине бернәрсә белән дә аптыратырлык та, сөендерерлек тә хәбәр көтми иде. Ак кәгазьгә үзәк өзгеч диагноз язып, мөһер суктылар да. «Бар, авылга алып кайт, үз өендә, авыл һавасын сулап, суын эчеп, үз караватында ятсын. Кем белә, бәлки файдасы да тияр, ни дисәң дә үз өендә җиңелрәк булыр», – диделәр. Шулай итеп без озакламый авыл­га кайтырга чыктык. Мин әниемә карап-карап алам. Соңгы тапкыр үтәбез бит бу юлны, ул инде минем янга килә алмас. Кабатланмас минутлар, секундлар…
Без авылга кайтып җиткәндә, көн кичкә авышкан иде инде. Кайтышлый ук апаларга кердек, чәйләр эчеп, чөкердәшеп утыр­гач, кабат кайтырга чыктык. Апа­ның да күзләре елап шешенеп бет­кән. Тик сиздермәскә тырыша­быз. Бергәләшеп туган нигезгә юнәл­дек. Анда инде олы апа көтә иде. Күрсәгез иде әнинең ничек сө­енгәнен. Үз өенә кайтты бит! Кызганычка каршы миңа икенче көнне үк кире китәргә кирәк иде. Өйдә – гаилә, балалар, эш… Бик үкенечле булды ул. Нишләп мин бердәнбер газиз әниемнең соңгы көннәрен яшәвен белә торып калдырып киткәнмен? Бу юньсезлегемне гомеремдә киче­рәсем юк. Күрәчәктер инде, моның аңлатмасы юк.
Шулай тырыша-тырмаша март аена да кердек. Беркөн апа видео­элемтә аша шалтыратты. Әниемнең биленнән түбән ике якка үрелгән толымын кисеп алганнар. Шуны күреп, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Ябыгып киткән, күзләрендә соңгы өмет чаткылары. Мин һаман да кәе­фен күтәрергә тырышам. «Әни, әле каен җиләге җыясы бар, син әйдә, хәлләнә башла», – дигән булам. Ә ул, бахыркаем: «Эх, тын җитми шу-у-л, әллә нәрсә бу!» – ди. Түзәр хәлем калмады, бар нәрсәмне ташлап, авыл­га әнием янына кайтып киттем. Өч кызы көнне-төнгә ялгап, алмашлап әни янында. Әнием янына ятсам, ул: «Бәгырькәем, мине кочаклама, хәлем бетә», – ди. Минем аны кысып кочаклыйсым килә, тик ярамый шул. Көннәр үткән саен әниемнең хәле начарланганнан-начарлана гына бара. Гомер буе биш вакыт намазын укып, ел саен уразасын тоткан, Коръән китабын кулыннан төшермичә яшәгән минем кадерлем нишләп шулай интегергә тиеш?» – дип, мин Ходайны тиргим. Минем орышканымны ишетеп туган апам: «Алай димә, сеңлем. Аллаһы Тәгалә: «Изге кешеләр бу дөньядан интегеп китәр, әмма ләкин оҗмахка керер», – дигән. Мин бу сүзләрнең дөрес­легенә ышанмыйм, ипләп кенә әнием­нән сорыйм. Ул миңа шушы ук фикерне раслый.
Тырыша торгач, мартның 13енә дә җиттек бит. Юмарт нурларын сибеп, кояш карый. Тик әни бик хәлсез инде. Көн шундый матур, аяз, яп-якты дөнья. Әни йоклый. Йоклар алдыннан: «Балалар, мине уятмагыз яме, мин йоклыйм, әмма шулай да сезне ишетеп ятам», – диде. Йок­ла, йок­ла әни, дип, тып-тын гына янында утырабыз. Кичкә таба шәһәрдән олы абый да кайтып җитте. Төнгә каршы әни чак-чак тын ала, су да эчә алмый башлады. Төнге 12дән соң апа миңа: «Өчләргә тикле йок­лап ал, аннары мин сине уятырмын», – дип, ятарга кушты. Әнинең битләреннән үбеп, урыныма башымны терәүгә, апа: «Әни әллә нишләде, килегез әле», – дип эндәште. Бу вакытта әниебез соңгы сулышын алды. «Әни, китмә, зинһар», – дигән үзәк өзгеч тавышыбыз да, сулкылдап идәнгә сыгылып төшүебез дә вакытны туктата алмады. Безнең кадерле әниебез мәңгелеккә күзен йомды. Әкрен генә күз кырыеннан яшь тамчылары агып чыкты. «Бәхил булыгыз, газизләрем» дигәндер инде – ирен читләре белән елмаеп, дөньялыкта булмаган йөзеннән нур сирпелде. Оҗмах нуры иде бу!

P.S. Әниемне югалту, юксыну хисләремне тәфсилләп язуым һәм аны «Яңарыш» газетасына юл­ла­вымның сәбәпләре бар. Без, балалар, әниләребез исән чакта җитәрлек дәрәҗәдә аларны хөр­мәтләп, тиешенчә игътибар биреп җиткерә алмыйбыз. Бу дөньяга мәңге килгән кебек яшибез. Вакыт юклыкка сылтап, әти-әниләрнең хәлен белүне киләчәккә калдырып яшибез. Әти-әни ул берәү генә. Аны беркем алыштыра алмый. Синең шатлыгыңны да, кайгыңны да йөрәге аша уздырып яши. Үткәннәрне кире кайтарып булмый, әниләрне исән чакта кадерлик!

Энҗе Имамова, Ижау шәһәре.