Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Самавырлы йорт»: тарих, мәхәббәт һәм дуслык йорты
17.08.2023

«Самавырлы йорт»: тарих, мәхәббәт һәм дуслык йорты

Арабызда милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне, үз нәсел тарихларын саклаучылар бар. Аларның яшьләр булуы икеләтә сөендерә. Юкамен районы Палагай авылында ачылган «Самавырлы йорт»та булып кайткач, анда алган хис-кичерешләрдән озак кына арына алмадым. Йорт хуҗабикәсе Кәримә апа, килене Ольга, улы Эдуард Спиридоновлар авылда буш торган хуҗалыкларын сатарга ашыкмаганнар, ә анда чып-чын милли музей булдырганнар.

Әлеге йорт турында безгә Мәрьям апа Арасланова сөйләде. «Күптән түгел генә кунаклар кабул итә башладылар, остаханәләр үткәрәләр», – диде ул. «Самавырлы йорт» Палагай авылының иң биек урынында урнашкан. Җырлап-биеп каршы алдылар безне:
«Урман буе, күл буе,
Урман буе, күл буе.
Кунаклар киләсен белгәч,
Йокламадым төн буе».
Ишегалдына керүгә үк, гүя узган гасырга эләгәсең. Монда һәр нәрсә әби-бабайларыбыз көнкүрешен хәтерләтә. Кое рәвешендә эш­ләнгән кул юу урыны, кар базы, сарай диварына эленгән эш кораллары, кайнап торган самавыр, элеккеге йортларга куела торган зур тәрәзә йөзлеге, ә ишегалдында үскән чирәмгә менә-менә каз бәбкәләрен чыгарырлар кебек.

Ул арада Кәримә апа өстәл артына дәште: «Юлдан соң, иң элек, чәй эчеп алырга кирәк». Сый-нигъмәт белән тулы өстәлне күргәч, исем акылым китте. Кош теле, бавырсак, мич коймагы, пәрәмәчләр, вак бәлеш – боларның барысын да аш-суга оста Кәримә апа үзе әзерли икән.
«Әнием тәмле итеп пешерә иде, мин дә алардан өйрәнеп калдым. Мәсәлән, коймакны мин бары тик алар өйрәткән рецепт буенча гына әзерлим. Күп кенә ашамлыклар безнең Юкамен районында гына шулай әзерләнә», – диде Кәримә апа. Ул үзе тумышы белән Палагай авылыннан. Хәзер Юкаменда яши. Ире Владимир белән 3 ул тәрбияләп үстергәннәр. Җир эшен, туган ягын, спортны яратып үскән. Мәктәптән соң, агроном һөнәрен үзләштергән. Укуын тәмамлагач, төрле урыннарда, хәтта балачак хыялын чынга ашырып, комбайн ярдәмчесе булып та эшләгән. Соңыннан сайлаган һөнәре белән язмышын бәйли. Лаеклы ялга чыккач та, тик утырмый. Олы улы Эдуард Палагай авылындагы йортта милли музей, ял урыны булдырырга теләк белдергәч, аның фикерен куатләп ала әни кеше. Алай гына да түгел, әлеге проектны тормышка ашыруда үзе дә теләп катнаша. «Әлеге йортны без 25 ел элек олы улыбыз Эдуард өчен салган идек. Ләкин ул авылда калмады, гаиләсе белән Глазов шәһәрендә яши. Улым белән киленем биредә музей, ял йорты булдырабыз дигәч, каршы килмәдем. Киресенчә, сөендем генә: йорт хәзер буш тормый. Үзем дә балалар һәм өлкәннәр өчен мич ашлары пешерү буенча остаханәләр оештыруда ярдәм итәм. Коймак, вак бәлеш һәм башка төрле милли ризыклар әзерлибез. Балалар гына түгел, олылар да яратып катнашалар. Декабрь аеннан башлап, районнан да, Глазов, Ижау шәһәреннән дә укучылар килде», – дип сөйләде Кәримә апа. Теләге булганнарны тал чыбыгыннан кәрзин үрергә дә өйрәтә әле ул.
Без Кәримә апа һәм бирегә җыелган кунак­лар белән аралашканда, йортның ху­җа­лары, проект авторлары Эдуард һәм Ольга тыйнак кына читтә басып тордылар.

Сөйләшергә түгел, эшләргә ярата алар. Андыйлар турында: «Күзләре янып тора», – диләр. «Менә карагыз, бу сандыкка – 100 ел. Анда безнең ерак әби үз бирнәләрен – тукымалар саклаган. Ул тегәргә яраткан. Заказга костюмнар, күлмәкләр тегүе дә билгеле», – дип сөйләде Эдуард, йорттагы экспонатлар белән таныштырганда. Мондый тарихи ядкарьләрне ул район, республика буенча туплый. Теләге – ишегалдында халкыбыз тарихын, көнкүрешен яктырткан аерым музей да булдыру. «Бу – күптәнге хыял. Башлангычы гаиләдә алган тәрбиягә барып тоташа. Безнең гаиләбез бик зур. Нинди генә бәйрәм булмасын, туганнарыбыз белән бергәләшеп җыелабыз. Бер генә очрашуыбыз да самавырдан башка узмый. Гомумән, татарлар – элек-электән кунакчыл, дус халык. Безнең гаилә дә нәкъ шундый. Һәм халкыбыз гореф-гадәтләрен, әби-бабайларның ничек яшәгәнлекләрен, аларның көнкүрешен башкаларга да, аеруча балаларга күрсәтәсе килде. Барысын да үз көчебез белән ясадык. Тормыш иптәшем Ольга белән «Тур акселератор»да махсус укыдык, әлеге юнәлештә белемебезне арттырдык, милли музейларда булдык. Тарихи ядкарьләрне туганнарыбыздан да, бөтен республика буенча да җыябыз», – диде Эдуард. Сүзгә Ольга да кушылды. «Безнең йортыбыз күбрәк гаиләләр өчен эшләнгән. Чын мәхәббәтне, туганлык җепләренең ныклыгын күрсәтәсебез килә. Хәзер кешеләр ничек яши? Күбесе дүрт стена артына яшеренергә ярата. Барлык туганнар бергә җыелып, безнең музейга килергә, ял итәргә була», – диде ул.
Тарихи ядкарьләр белән танышып, оста­ханәләрдә катнашырга гына түгел, ә Юкамен районында гына сакланган уеннарны уйнарга, әби-бабайларыбыздан калган җырларны башкарырга да була биредә.

Безне каршы алган «Яшьлек моңы» ансамбле фольклор иҗатын яхшы саклаган. «Безнең Палагай авылында татарлар гына түгел, руслар да, удмуртлар да бар. Аңа карамастан, татарлар үзләренең телләрен, үткәнен, уен-җырларын онытмыйлар. Алар бездә нык сакланган. Элек бит клубларда узучы бәйрәмнәргә әби-бабайлар гына түгел, яшьләр дә җыелган. Яшьләрнең каннарына сеңеп калгандыр инде ул уеннар. Мин үзем Шәфи авылыннан. Кечкенә чакта өлкәннәрнең уйнауларын, җырлауларын качып-качып карап, тыңлап тора идек. Палагайга күченгәч, 40 ел мәктәптә эшләдем. Шул уен-җырларны балаларга да өйрәтә идек. Хәзер үзебезнең ансамбльдә дә шул иҗатны сакларга тырышабыз. Ул җырлар каян килеп чыккан, күбесен белеп тә булмый. Кайчагында «Татарстан- Яңа Гасыр» каналын карыйм. Анда борынгы җырларны ишетергә була әле, ә мондый уеннар беркайда да юк. Алар – җырлы уеннар. Ягъни һәр уенның үз җыры бар. Мәсәлән, «Чабата» биюен бездәге кебек беркайда да биимиләр. Шулай ук бездә «Чүпләшү», «Кыштыр-кыштыр» һ.б. уеннар бар. «Самавырлы йорт»ка кунаклар килгәндә, бик теләп балаларга да, өлкәннәргә күрсәтәбез, өйрәтәбез», – диде ансамбльгә йөрүче Таһира апа Абашева.
«Самавырлы йорт», чыннан да, гаҗәеп урын. Һәм аның безнең Удмуртиядә булуы аеруча сөендерә. Биредә тарихка кулың белән кагылырга, борынгы фольклор белән якыннан танышырга мөмкин. Әле тәмле итеп милли ризыклар пешерергә дә өйрәтәчәкләр! Үз милләте сагында торган Кәримә апага, Эдуард белән Ольгага зур рәхмәтләр әйтеп, уңышлар теләп, саубуллаштык.

Эльвира Хуҗина.