Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Койманы урлаганнар!
24.11.2022

Койманы урлаганнар!

Кечкенә чакта әби-бабайлар безгә: «Зираттан бернәрсә дә алып чыгарга ярамый», –дип әйтә иделәр. Гомумән, мәңгелек йортны тәртиптә, чисталыкта, каберләрне тәрбияләп торырга кирәклеген белеп, ишетеп үстек. Шуңа күрә Пугачево авылында мөселман зиратын әйләндереп алган профнастил коймаларның урлануы турында ишеткәч, сүзсез калдык. Авыл халкы белән очрашып, әлеге хәл белән якыннан танышып кайттык.

Бер төркем актив дин кардәшләребез бе­лән җирле хакимият бүлеге бинасында очраштык. Өлкән яшьтәге апалар күз яшьләрен яшермәделәр. «Йөрәк елый. Барыбызның да якыннары шунда ята бит. Зиратны койма белән әйләндереп алу өчен никадәрле көч, акча, вакыт кирәк булды», – дип, җан ачысы белән сөйләде Рәмзия Сибгатуллина.
627 метр озынлыктагы койманы тоту эше 2019 елда башлана. Зиратның бар ягын да койма белән әйләндереп алу өчен 4 ел вакыт кирәк була. Барлыгы 289 мең сум акча сарыф ителә. «Ул койманы безнең авыл кешеләре урлагандыр дип уйламыйм. Без 2019 елдан башлап, бөтен авыл белән акча җыйдык. Шул ук елны койманың бер ягын тоттык. Авылдашлар барыбыз да берләшеп эшләдек. Татарлар гына түгел, рус милләтеннән булганнар да ярдәм итте. Яшьләр дә бик актив катнашты. Ә өмәгә килгән иң өлкән кешегә 83 яшь иде. Без, хатын-кызлар, эшчеләргә кайнар чәй, ашау әзерләп тордык. Койманың соңгы ягын әнә шулай күмәк көч белән быелның октябрь аенда гына тотып бетереп, Аллаһка шөкер, дип сөенгән идек», – диде Рәмзия Әбләкимова.


Урланган койманың озынлыгы якынча 50 метр. Әле ярый, коймага дип әзерләнгән 21 данә профнастил була, авылның ир-атлары аларны инде барып урнаштырганнар. Тик урланган койманы тоту өчен бу гына аз. «Мондый хәлнең булганы юк иде. Мәчет ишегалдысыннан, зираттан бер генә кадакның да югалганы булмады. Ә монда саморезларына кадәр урлап алып киткәннәр. Җинаятьчене эзләүгә алынган полиция хезмәткәрләреннән үтенеп, бурны табуларын сорадым. Профнастилны сатып алып кайту артыннан үзем йөрдем. Алып кайтып бушатканда, тырналудан, сыдырудан да курка идек. Зыян килмәсен дип тырыштык. Ә хәзер, калган коймаларны да урламасыннар өчен, болгарка белән махсус зыян салдык. Йөрәгебез әрни. Урлаган кешегә үпкә, рәнҗешебез бик зур. Бөтен авыл халкы елый бүген», – диде Мансур Хаҗиев.
Сүзгә Дамир Хаҗиев та кушылды: «Зи­ратның элеккеге агач коймасы черек иде, маллар кереп йөрде. Барыбыз да уртак карарга килеп, шушы яңа койма белән уратып алырга булдык. Өмәләргә авылдашлар күпләп йөрде. Егермедән артык кеше килеп, бер көн эчендә без 130 метр озынлыктагы койманы тоткан идек», – диде ул.
Очрашуга Пугачево авылы идарәсе директоры Елена Бесогонова да килгән иде. Ул да бу хәл турында әрни-әрни сөйләде. «Койма тоту өчен мөселманнар берничә ел акчаны үзләре җыйды. Алар бик бердәм булып яшиләр. Салкын, кызу, яңгыр, дип тормадылар, эшне бергәләп башкардылар. Койма тоту өчен өмәләр ясап, зиратны агач-куак­лардан, чүптән арындырдылар. Бу коточкыч вакыйганы һәрберебез авырдан кабул иттек. Каракларны табарлар, дип ышанабыз», – диде ул.
Пугачево авылында дин кардәш­лә­ре­безнең дус-тату, бердәм булып яшәве сөенечле кү­ренеш, әлбәттә. Мәчеттә хатын-кызлар өчен дини укулар да оештырылган, остазлары – Марина Гомәрова. Тиздән ир-атлар өчен дә укулар башланачак, дип көтелә. Ел саен Корбан гаете, Ураза бәйрәме зурлап үткәрелә. Быел октябрь аенда имам Зиннур Гыймаевның вафаты гына авыл халкы өчен зур югалту була. Ә бер ай да узмый, зираттагы койманы урлыйлар. «Бу – аркага пычак белән кадагандай, бик әшәке, гөнаһлы гамәл. Авыл халкы хәләл малыннан өлеш чыгарып җыелган акчага куелган койма бит ул! Пугачево авылы идарәсе директоры Елена Бесогонова да мөселманнарга һәр эшләрендә нык ярдәм итте, аларны куәтләп торды. Аңа зур рәхмәт! Без инде Аллаһы Тәгаләдән шушы бурның тизрәк табылуын сорыйбыз», – диде Яган авылы имамы Сабит хәзрәт Шараев.
Без дә әлеге вәхшилекнең эзсез генә калмыйча, гаеплеләрнең табылып, үз җәзаларын алуына ышанабыз.
Эльвира Хуҗина.