Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Машинаны күреп, егетләр «Ура!» кычкырдылар»
16.03.2023

«Машинаны күреп, егетләр «Ура!» кычкырдылар»

Республика халкы махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Шушы көннәрдә можгалылар тарафыннан җыелган акчага сугышчылар өчен «УАЗ» автомобиле сатып алынып, махсус операция зонасына җибәрелде. Мондый ярдәм оештыруның инициаторы милләттәшебез – Рамил Галиев.

Аның дусты үз ихтыяры белән моби­лизацияләнгән. Рамил Рафил улы аның белән элемтәдә тора һәм нинди ярдәм кирәклеген сораша. «Сугышчылар бик тыйнак һәм үзләре гадәттә беркайчан да берни сорамыйлар, зарланмыйлар. Бары тик аралашкан чакта гына тел төпләреннән аңлыйсың. Без кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. «УАЗ» белән дә шундый хәл. Алар аны бездән сорамадылар», – диде Рамил Галиев. Күптән түгел телефоннан сөйләшкән чакта, дусты: «Үз УАЗигың булса, яхшы булыр иде», – дип куйган. Шуннан Рамил дуслары белән сөйләшеп, машина сатып алырга булалар. Иң элек, ул социаль челтәрдә сугыш кырындагы якташларына ярдәм итү өчен акча җыю тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Һәм халык бу тәкъдимне күтәреп ала. «Минем картага 68 кешедән акча күчерелде. Кем күпме булдыра ала, шулкадәр җибәргәннәр: 4 меңнән 25 мең сумга кадәр. Биш көн эчендә 120 мең сум акча җыелды. 30 мең сум җитмәгән иде, чөнки машина 150 мең сум тора. Анысына Можга эшмәкәрләре ярдәм итте. Шулай итеп, тотыл­ган «УАЗ» машинасы сатып алдык. Машина сатып алганнан соң да халык акча җибәрүне дәвам итте. Җыелган 16 мең сумга багажник һәм фанера сатып алдык. Моннан тыш, Можгада яшәүчеләр автомобильне әзерләүгә ярдәм күрсәттеләр: запас тәгәрмәчләр бирделәр, төзекләндерделәр. Аны махсус хәрби операция зонасына үзем илтеп тапшырдым. Анда безнең егетләр машинаны күргәч, «Ура!» кычкырдылар. Бик сөенделәр, чөнки аларга машина бик кирәк булган. Машина эченә Можга һәм Сарапул халкыннан җыелган башка гуманитар ярдәм дә төягән идек. «Сугышчылар өчен маскировка сеткалары, кәрәзле элемтә кибете хуҗасы квадрокоптер өчен яңа смартфон һәм монитор, Сарапул татарлар автономиясе җитәкчесе Зөлфәт Арсланов бензогенератор, тагын бер эшмәкәр сугышчыларга кер юу машинасы тапшырды. Безнең халык бик ярдәмчел. Гуманитар ярдәм җыюдан читтә калмыйча, ир-егетләребезгә ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт», – диде Рамил Галиев.
Әлеге язманы әзерләп бетергән чакта Можга шәһәреннән тагын бер машина җибәрүләре хакында мәгълүмат килеп иреште. Әлеге машина Удмуртия полкының 1 нче батальонына озатылды (батальонда Можга егетләре бик күп). Машина шәһәр хакимияте ярдәме белән җибәрелгән. Сугышчылар шәһәр башлыгы Эрик Рәшит улы Уразовка, Ленар Латыйпов һәм Руслан Гарифуллинга, Рамил Галиевка һәм ярдәм иткән һәр кешегә чын күңелдән рәхмәт әйтәләр!

Гөлнара Вәлиева.