Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Бала күңеле – үзе бер китап
16.03.2023

Бала күңеле – үзе бер китап

Яңа уку елы башында Җәмигъ мәчете каршында Удмуртия мөфтияте ярдәмендә «Мирас» репетиторлык үзәге ачылды. Җитәкчесе — Әлфия Газизуллина. Алар узган елны тормыш иптәше Габдерәшит хәзрәт белән Можга шәһәреннән күченеп килделәр. Анда яшәгәндә дә дин кардәшләребез, балалар, яшьләр белән тырышып эшлиләр иде. Әлеге хезмәтләрен хәзер Ижауда дәвам итәләр. Әлфия ханым Можгада балаларга (церебраль паралич авыруы белән туучылар өчен) Монтессори методикасы буенча дәресләр оештырган иде. Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә белем алып, һәрвакыт тәҗрибәсен арттыру өстендә эшли.

— Әлфия ханым, «Мирас» үзәге кем тарафыннан һәм нинди максат белән ачылды?

— Без Можгада яшәгәндә, чыннан да, ата-аналар, балалар белән тыгыз эшли идек. Монтессори методикасы буенча дәресләр генә түгел, нәниләр өчен кечкенә балалар бакчасы да булдырган идем. Анда без татар, гарәп, инглиз телләрен өйрәттек, дин сабак­ларын укыттык. Минем педагогика буенча 20 еллык тәҗрибәм бар. Шуңа күрә, мөфтият тарафыннан Ижауда да шундый үзәк ачарга кирәк дигән тәкъдим яңгырагач, бик теләп риза булдым. Алар безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Ижауда мөмкинлекләрнең, мөселман гаиләләренең дә күбрәк булуы сөендерә, әлбәттә.

— Укыту ничек алып барыла?
— Көн саен иртәнге 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 4-7 яшьлек балалар өчен «Ислам мәктәбе» оештырыла. Хәзер әлеге дәресләргә 10 бала йөри. Балалар төрле проектлар, биремнәр аша динне генә түгел, ә җир шарының, галәмнең төзелешен, әйләнә-тирә табигатьне, төрле һөнәр ияләре, галимнәр, шагыйрьләр, язучылар һәм башка нәрсәләр турында өйрәнәләр. Мәсәлән, Нух Пәйгамбәр турында өйрәнгәндә, кәгазьдән кораб, җәнлекләр ясадык. Бала үзе ясап, үзе сүзләр төзеп, үзе тотып карап өйрәнсен, дип тырышам. Шулай хәтерләрендә дә ныграк кала. Кайсы намазда ничә рәкәгать фарыз, ничәсе сөннәт икәнен дә уен аша, магнит белән беркетелә торган саннар ярдәмендә өйрәнәбез. Балаларны ниндидер кысалар эченә алмыйм. Мәктәпләрдә укытучылар укучыларның хаталарын кызыл төс белән сызып төзәтәләр икән, бала үзенең мөмкинлекләрендә шикләнә башлый. «Мин булдыра алмыйм», – дип уйлый. Ә уртанчы кызым Казан мәдрәсәләренең берсендә укыганда, укытучы дәфтәр читенә яшел төс белән тамга куя иде. Димәк, бу юлда хата бар, игътибар белән кара дигән сүзне аңлата. Баланы начарлык түгел, ә яхшылыкны күрергә өйрәтергә кирәк. Начарлык күреп, урынсыз тәнкыйть сүзләре ишетеп үскән кеше аны башкаларда да эзли башлый: монысының күлмәге кыска, моның сакалы озын, тегесенең киеме килешсез һәм башкалар. Бала күңеленә кечкенәдән изгелек, игелек орлыклары чәчеп үстергәндә, ул башкаларда да матурлык күрергә өйрәнәчәк.

– Ата-аналар белән дә эш алып барасызмы?
– Кайбер балалар үзләренең хисләрен аңлата, таләпләрен әйтә белми. Шуңа күрә, төп максатым – ата-аналарга баланы, иң беренче чиратта, психологик яктан тәрбияләргә кирәклеген аңлату. Шул вакытта ул һәрьяклап та үсеш алачак. Дөрес, һәркайсына гомуми белемне алырга кирәк. Ә менә югары «планка» төрле була. Чөнки Аллаһы Тәгалә һәр балага сәләтләрне дә төрле итеп салган, холык­лары да аерыла. Кемдер иҗатка тартыла, икенчеләре математиканы яхшы аңлый. Кемдер бик актив, икенчеләр оялчан. Кайчагында 6 яшьлек бала тарихны өлкәннәрдән дә яхшырак белә. Психологлар, тәҗрибәле укытучылар баланың сенситив үсеш чорларына игътибар итәргә кушалар. Ягъни, туганнан алып өч яшькә, өчтән алты яшькә, алтыдан тугыз һәм тугыздан унике яшькә кадәр чорларда балага аның психологик таләпләренә карап тәрбия бирергә кирәк. Кызганыч, бөтен ата-ана да моны белми. Ә шушы яшькә карап бүленгән чорларның берсендә тәрбия бирүдә ялгышсаң, соңыннан аны куып җитү, баланың тормышта бар яктан да камил шәхес булып үсүе икеле. Шуңа күрә мәктәптә әниләр өчен дә семинарлар үткәрәм. Аларга сабыйларын тәрбияләүдә ярдәм итәсем килә. Ә психология, педагогиканы белгәндә, һәр баланы ачык китап кебек укырга була.

– Сезнең укыту программасы өчен кирәкле материалларның күплегенә таң калдым.
– Барысы да 20 ел дәвамында тупланган материалларым. Сатып та алам, үзем дә ясыйм. Мәсәлән, холык, хисләр турында өйрәнәбез икән, төсле рәсемнәр белән бизәлгән махсус китапларым бар. Мондый мәгълүмат татар телендә дә булса, тагы да яхшырак булыр иде. Укырга, санарга, уйларга өйрәтергә, моториканы үстерергә ярдәм итә торган әдәбият, стендлар һәм башка кирәк-яраклар да җитәрлек. Агачтан киселгән хәрефләрнең татарчалары да булсын иде. Ул вакытта балалар татар телендә сүзләр төзеп уйный, өйрәнә алыр иде.

– «Мирас»та тагын нинди түгәрәкләр эшли?
– Балалар ашарга пешерү серләренә төше­нәләр, инглиз, гарәп телен өйрәнәләр, робототехникага йөриләр, рәсем ясарга, төрле остаханәләрдә катнашалар. Хәзер Рамазан ае алдыннан изге айның хикмәтләре турында сөйләшәбез. Татар теле дәресләре дә оештырыла. Кызганыч, туган телне өйрәнергә бары тик 2-3 кеше генә йөри. Шулай ук агачтан кисеп-ясау өчен кирәкле җиһазларны алдык, өйрәтергә остаз да табылды. Балалар агачтан кисеп, беренче уенчык машиналар да ясадылар инде. Гомумән, укытучылар белән авырлыклар килеп чыкмады. Алар безнең үзәккә үзләре килделәр. Мәсәлән, инглиз телен Мисырдан Ижауга укырга килгән егет өйрәтә. Балалар белән эшләргә теләк белдерүчеләр күп. Хәзер үземнең командамны туплыйм, 6 кешене укытам. Алар тиздән укытучылар сафына басачак. Алга таба да үзебезнең үзәкне үстерү, тәрбия-укыту эшләрен җәелдерү өстендә эшләүне дәвам итәчәкбез.
– Әңгәмә өчен бик зур рәхмәт, уңышлар сезгә!

Эльвира Хуҗина.