Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Шундыда яңа парк булачак
1.12.2022

Шундыда яңа парк булачак

Ижау шәһәренең Ленин районы елдан-ел үсә: юллар тө­зек­ләндерелә, ял итү, спорт белән шөгыльләнү урыннары барлыкка килә. Күптән түгел редакциябезгә Марат Касимов исемле егет килеп керде. Ул Шунды микрорайонында теннис уйнау мәйданчыгы булдырырга теләве турында сөйләде. Без районда яшәүчеләр белән очрашып, булачак проектның урыны белән танышып кайттык.

2023 елда Шунды микрорайоны үзенең 35 еллыгын билгеләп үтәчәк. Поселокның тарихы 80 нче еллар ахырына барып тоташа. Ул чорда КПСС һәм СССР җитәкчелеге, торак проблемасын хәл итү һәм предприятиеләргә яшь кадрларны җәлеп итү максатыннан, торак төзелешен үстерүне хуплый. 1987 елда Ленин районы җитәкчелеге шәһәрнең Башкарма комитетына «Ижмаш» заводына 16,5 гектар җир бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Тиздән, торак йортлар төзү өчен җир бүленеп бирелә. Шулай итеп, 1988 елның 29 сентябрендә шәһәрдә беренче тапкыр предприятие хезмәткәрләренә коттеджлар төзү рөхсәт ителә. Әлеге датаны районда яшәүчеләр поселокның туган көне дип саныйлар.
Хәзерге вакытта Шунды — заманча район. Биредә яшәүчеләр актив булулары, спортны сөюләре белән аерылып торалар. Үсеп килү­че яшь буынга аеруча игътибар зур. «Кызганыч, еллар узган саен төрле спорт чаралары, бәйрәмнәр, гаиләләр арасында уздырыла торган ярышлар үткәрелми башлады», — дип сөйләде Марат. Шуңа күрә, халыкның бердәмлеген арттыру һәм онытыла баручы традицияләрне торгызу өчен, микрорайонда инициативалы төркем оеша. Җитәкчесе итеп Марат Касимов билгеләнә. Алар «Безнең инициатива-2023» инициативалы бюджетлаштыру кон­курсында катнашырга булалар. Проектның I этабы – теннис уйнау мәйданчыгын төзекләндерү. «Без үскән чакта монда теннис уйнау, спорт белән шөгыльләнү өчен махсус мәйданчык бар иде. Хәзер ул ташландык хәлгә килде: агач­лар, куаклар үсте, асфальт тузды, яктырт­кычлар юк… Әлеге территорияне төзекләндерү сораулары буенча 2 тапкыр микрорайон халкы белән җыелыш үткәрдек. Барысы да әлеге проектны тормышка ашыру өчен бертавыштан риза булдылар. Конкурста катнашу өчен гариза яздык», — дип, эш барышы белән таныштырды Марат. Проект ике этаптан торачак.

«Беренче этапта без 10 сутый җирдә теннис уйнау мәйданчыгын төзекләндерәчәкбез: яңа асфальт түшәләчәк, чүп савытлары куелачак, яктырткычлар урнаш­тырылачак, киемне алыштыру урыннары булдырылачак. Моның өчен барлыгы 1 млн 721 296 сум акча кирәк булачак. Конкурста җиңү өчен шуның 180 меңен халыктан җыярга тиеш булабыз, ә тагын 180 меңне иганәчедән алырга. Шунысы сөендерә, иганәче табылды инде. Ә икенче этапта Шунды микрорайонында парк төзү күздә тотыла», — диде Марат. Үрнәк алыр кешеләр барлыгы турында да сөйләде ул. «Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин районыбызны үстерү өчен бик күп төрле проектларны тормышка ашыра («Сәламәтлек сукмагы», Солдатская урамында футбол уйнау мәйданчыгы), тырыша, үзе янына көчле команда туплый. Безнең барыбызның да максатыбыз уртак — үзебез яшәгән урынны тагы да уңайлырак һәм матуррак итү, чис­талыкта тоту», — ди Марат.
Очрашуга килгән Флюр Гайна­нов Шунды микрорайонында яши. Тиздән төзекләндерү эшләре баш­ланачак мәйданда кайчандыр ба­ла-чаганың шат көлү тавышлары яңгырап торуын хәтерли әле ул. «Бу – бик кирәкле проект. Хәзер бит кешеләр, шул исәптән балалар, яшьләр дә өйдән чыкмыйлар. Телевизор, Интернет артында көннәрен уздыралар. Төрле яңалыклар карап, бик күп тискәре хис-тойгылар туп­лыйлар. Ә шушы мәйданчыгыбыз барлыкка килсә, алар монда ял итәрләр, сәламәтлекләрен ныгытырлар иде», – диде ул. Проектны тормышка ашыручыларга уңышлар теләп калыйк!

Эльвира Хуҗина.